Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Түбән Кама индустриаль техникумы вәкилләре белән очрашу 08.02.2017

9 сыйныф укучыларын үзләренең уку йортлары белән таныштыру максатыннан бүген мәктәбебезгә Түбән Кама индустриаль вәкилләре килде. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына техникумга керү шартлары, тулай торактагы уңайлыклар һәм үзләрендә укып алырдай һөнәр төрләре турында аңлатып сөйләделәр.
-
Смотр строя и песни 07.02.2017

В рамках месячника по военно-патриотическому воспитанию сегодня в школе был проведён общешкольный Смотр строя и песни.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 07.02.2017

Гражданлык - патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында бүген 4 сыйныф укучылары (җит. Нуретдинова А.Р.) авыл китапханәсенә экскурсия ясадылар. Китапханәче аларны авыл тарихы, аның күренекле кешеләре белән таныштырды. Белем бирүнең Федераль дәүләт стандартлары буенча "Һәрбер бала үз халкы тарихын, җирле тарихны, үз төбәгенең милли үзенчәлекләрен белергә тиеш". Үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән , аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Патриотик тәрбия, ягъни туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим.
-
27 гыйнвар - Холокост корбаннарын искә алу көне 02.02.2017

27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Махмутова С.И. 4-8 сыйныфлар өчен "Холокост һәм балалар" турында фильм һәм презентация тәкъдим итте.
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла. Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була. Әнә шулар турында балалар кызыксынып тыңладылар, һәлак булган балаларны кызгандылар
-
Волонтерлар һәм юнармиячеләр хәрәкәте 02.02.2017

Бүген "Доброе сердце - добрые дела" отряды волонтерлары һәм юнармиячеләр дәресләрдән соң өйләренә кайтып ашап килгәннән соң авылыбызның мәдәният йорты янына сәгать 15.00 гә җыелырга сөйләштеләр. Максатлары: ялгыз яшәүче әби-бабайларның, тыл ветераннарының һәм сугыш чоры балаларының капка төпләрен кардан чистарту. Сөйләшенгән вакытка көрәкләр күтәреп 20 укучы җыелды. 2 сәгать эчендә алар 10 капка төбен чистартырга өлгерделәр. Юкка гына "Бердәмлектә - көч" димәгәннәр. Кайтканда һәр баланың кәефләре күтәренке, йөзләре шат иде. Әби-бабайлар аларның артларыннан рәхмәтләрен укып, изге теләкләрен теләп калдылар.
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында "Ленинград блокадасы" фильмын карау 01.02.2017

Бүген мәктәбебезнең актлар залында 1-11 сыйныфлар өчен "900 көнгә сузылган Батырлык. Ленинград блокадасы" фильмы күрсәтелде. Фильм күрсәтүнең максаты: Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү; сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру; сугыш чоры балаларына карата хөрмәт тәрбияләү
Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Лениград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә. Блокада башланганда Лениградтта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе - балалар.
-
Өстәл теннисында безнең уңышлар 30.01.2017

Кама Аланының 1 номерлы мәктәбендә авыл мәктәпләре Спартакиадасының өстәл теннисы буенча ярышлары булып үтте. Районнан барлыгы 11 мәктәп командасы килгән иде. Шулар арасында безнең мәктәп 2 урынны алды.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 27.01.2017

Ел да студентлар белән очрашу кичәсен үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Мәктәпне төрле елларда тәмамлап киткән укучылар әлеге кичәне сагынып көтеп алалар. Быел да 2014 – 2016 елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар укытучыларга, мәктәп коллективына рәхмәт белдерделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда киңәшләрен җиткерделәр. Кичә җыр – биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.
-
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур 27.01.2017

-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә сыйныф сәгатьләре 26.01.2017











