Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кичә 07.03.2017

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 8, 10 сыйныф укучылары "Аучы Мәргән һәм Болан кызы" дип исемләнгән җырлы-биюле музыкаль кичә күрсәттеләр.
-
Участие во II (региональный) этапе Зимнего фестиваля ВСФК "ГТО" 04.03.2017

Сегодня наши ученики (Нуретдинов Р., Аюпов И., Буланова А., Шайдуллина Р.) приняли участие во II (региональный) этапе Зимнего фестиваля ВСФК "ГТО". Были проведены соревнования по плаванию, стрельбе, подтягиванию, отжиманию, наклону вперед стоя, подниманию туловища из положения лежа на спине и прыжкам в длину с места. Наши спортсмены выступили достойно! Молодцы!
-
Авыл мәктәпләре арасында укучыларның районкүләм чаңгы ярышлары 04.03.2017

Бүген Кызыл Чишмә "Алмаш" спорт-комплексында авыл мәктәпләре арасында укучыларның районкүләм чаңгы ярышлары узды. Безнең мәктәп данын якларга Нуретдинов Р. , Шайдуллина Р. (11 сыйныф), Аюпов И. ( 8 сыйныф) һәм Буланова А. (9 сыйныф) барды. Шәхси беренчелектә Буланова А. - 2 урын, ә кызлар командасы урта мәктәпләр арасында 3 урынны алды. Афәрин, укучылар!
-
Ялгыз әби-бабайларга ярдәм 28.02.2017

"Доброе сердце - добрые дела" отряды волонтерлары үз эшчәнлекләрен дәвам итеп бүген кабат ялгыз яшәүче, өлкән яшьтәге әби-бабайларның хәлләрен белешеп, капка төпләрен кардан чистарттылар.
-
Хайваннардагы котыру авыруы. Профилактика чаралары 28.02.2017

Бүген башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгате "Хайваннарда котыру чире һәм аны кисәтү" темасы астында үтте. Сыйныф җитәкчеләре презентация ярдәмендә укучыларны хайваннарда котыру чиренең билгеләре, профилактикасы белән таныштырдылар.
-
Бөтенрәсәй тыюлык дәресе 27.02.2017

Бүген 1 сыйныфта "Бөтенрәсәй тыюлык дәрес"е үтте. Сыйныф җитәкчесе укучыларны милли-төбәк компоненты буларак "Түбән Кама милли парк"ы белән таныштырды.
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены 22.02.2017

Бүген хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгын йомгаклап 5 -11 сыйныф укучылары арасында "Аҗаган" (Зарница") хәрби-спорт уены үткәрелде. "Кызыллар" һәм "Яшелләр" командалары бер-берсе белән мина эзләүдә, граната атуда, учак ягып савытта кар эретүдә, бау тартышуда, яралыларны эвакуацияләүдә һәм карта буенча байрак эзләүдә үзләренең көчләрен сынадылар.
-
Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм концерты 22.02.2017

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2-4 сыйныф укучылары бәйрәм концерты күрсәтеп мәктәптә укучы малайларны һәм укытучы ир-егетләрне котладылар.
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2017

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан бүгенге иртә Туган тел көненә багышланган кичә белән башланып китте. Бәйрәм барышында туган телебездә җырлар, шигырьләр яңгырады, 5 сыйныф кызлары катнашында татар халкының "Әпипә" биюе күрсәтелде , ә 6 сыйныф малайлары тел турында скетч куйдылар. Кичә сөекле шагыйребез Г.Тукайның гимнга әйләнгән, барыбыз да яратып җырлый торган "Туган тел"е белән төгәлләнде.
-
Нафиков Илгиз - Россия чемпионы! 21.02.2017

11 сыйныф укучысы Нафиков Илгиз Мәскәүдән зур җиңүләр белән кайтты. Ул 60 кг га кадәрге үлчәүдә 18 яшькә хәтле юниорлар арасында армрестлинг буенча абсолют РОССИЯ ЧЕМПИОНЫ булды. Аны алда кул көрәше буенча Европа һәм дөнья чемпионатлары көтә. Аңа зур уңышлар теләп калабыз!










