Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1368 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
06.09.2017

Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми. Сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китермәсен өчен бүгенге сыйныф сәгатьләрендә 2,7,10 классларда янгын куркынычсызлыгы инспекторы белән әңгәмә оештырылды.
-
05.09.2017

В рамках 50-летия ПАО "НКНХ" в гимназии продолжаются мероприятии посвященные этой дате. В 4В классе ребята путешествовали по океану, и один из островов был посвящен НКНХ и 50-летию градообразующего предприятия Нижнекамскнефтехим. А мама Мингатиной Алины рассказала о своей работе на предприятии и о подготовке к празднованию 50-летия. В 5г классе выпускник гимназии Скворцов Рустем рассказал о предприятии Танеко и о профессии химика.
-
04.09.2017

4 сентябрь көнне гимназиянең ишек алдында 1- 4 сыйныф укучылары шәһәребезнең иң зур предприятесе – Түбән Кама нефтехим заводының 50-еллыгына багышланган чаралар кысаларында рәсем бәйгесе оештырдылар. Һәрбер сыйныф рәсемнәрен матуррак, төгәлрәк һәм оригинальрәк итеп ясарга тырышты. Нәрсә килеп чыкканын сез үзегез белем йортыбызның каршысында күрә аласыз! Бәйрәм рухы әллә кайдан сизелеп тора!
-
Юбилей НКНХ 02.09.2017

Весь сентябрь 2017 будет посвящен празднованию юбилея химкомбината. Классные руководители 1-11 классов уже провели познавательные и интересные классные часы, посвящённые 50 летию НКНХ. Были приглашены родители - передовиков производства. А в кабинете химии 7 в класс рассматривали разные виды каучуков.
-
Белем бәйрәме 01.09.2017

1 сентябрь - Белем бәйрәме булып узды. Матур итеп киенгән, бер кулында — портфель, икенчесендә — чәчәкләр тоткан 1-11 сыйныф укучыларына җыр, бию, театральләшкән өзек кергән бай эчтәлекле сценарий әзерләнгән иде. Бәйрәмнең матур һәм истә калырлык мизгелләре - тынычлык символы - күгәрченнәр җибәрү һәм гимназиянең юбилеена багышлап, 25 санын күккә очыру булды. Линейка ахырында, гадәттәгечә, беренче кыңгырау чыңы яңгырады. Тантана һәркемнең күңеленә хуш килде, ел буена җитәрлек көч һәм энергия бирде.
-
30.08.2017

29 нчы август милли мәгариф директор урынбасарларының август киңәшмәсе узды. Узган уку елы нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм яңа уку елында милли мәгариф алдында торган план һәм бурычлар белән таныштырылды.
-
29.08.2017

29 нчы августның яңгырлы иртәсе гимназия укучылары өчен сынау җыены (пробный сбор) белән башланып китте. Көн кояшлы һәм көләч булмаса да, яраткан укытучыларын һәм сыйныфташларын сагынып бик күп балалар килгән иде. Сынау җыенында 1нче сентябрьнең кайда һәм сәгать ничәдә үткәреләчәге хәбәр ителде. Белем бәйрәме - 1 нче сентябрь сәгать 10.00 башланып китәчәк. Һава торышы яңгырлы яки башка үзгәрешләр булса, алдан хәбәр ителәчәк!
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" 25.08.2017

Республика күләмендә "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе бара. Бу акциянең төп максаты - авыр хәлле, күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм күрсәтү. Хәйрия акциясенә безнең гимназия коллективы укытучылары һәм укучылары да битараф калмады. Хәйрия акциясендә җыелган мәктәп кирәк-яракларын 1 нче сыйныфка керүче укучыларга һәм авыр хәлле гаиләдән булган балаларга өләшү күздә тотыла. Бу изге чарада барыбыз да актив катнашыйк!
-
Август конференциясе 24.08.2017

24 нче август көнне мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды. Ул «Дәүләт белем бирү стандартларының базис компоненты буларак әхлакый һәм этнокультур тәрбия: яңа эчтәлек, технологияләр, идарә итү карарлары» дигән темага багышланды. Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә уңышлары өчен гимназиябезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Кинзябулатова Энҗе Илдус кызы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаҗиева Зилия Гали кызына Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе бүләкләре тапшырылды.
-
Хөрмәтле укытучылар һәм кадерле укучылар! 23.08.2017

29 нчы август көнне сәгать 10.00 сынау җыены (пробный сбор) була.
Администрация











