Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1362 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Юбилей НКНХ 02.09.2017

Весь сентябрь 2017 будет посвящен празднованию юбилея химкомбината. Классные руководители 1-11 классов уже провели познавательные и интересные классные часы, посвящённые 50 летию НКНХ. Были приглашены родители - передовиков производства. А в кабинете химии 7 в класс рассматривали разные виды каучуков.
-
Белем бәйрәме 01.09.2017

1 сентябрь - Белем бәйрәме булып узды. Матур итеп киенгән, бер кулында — портфель, икенчесендә — чәчәкләр тоткан 1-11 сыйныф укучыларына җыр, бию, театральләшкән өзек кергән бай эчтәлекле сценарий әзерләнгән иде. Бәйрәмнең матур һәм истә калырлык мизгелләре - тынычлык символы - күгәрченнәр җибәрү һәм гимназиянең юбилеена багышлап, 25 санын күккә очыру булды. Линейка ахырында, гадәттәгечә, беренче кыңгырау чыңы яңгырады. Тантана һәркемнең күңеленә хуш килде, ел буена җитәрлек көч һәм энергия бирде.
-
30.08.2017

29 нчы август милли мәгариф директор урынбасарларының август киңәшмәсе узды. Узган уку елы нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм яңа уку елында милли мәгариф алдында торган план һәм бурычлар белән таныштырылды.
-
29.08.2017

29 нчы августның яңгырлы иртәсе гимназия укучылары өчен сынау җыены (пробный сбор) белән башланып китте. Көн кояшлы һәм көләч булмаса да, яраткан укытучыларын һәм сыйныфташларын сагынып бик күп балалар килгән иде. Сынау җыенында 1нче сентябрьнең кайда һәм сәгать ничәдә үткәреләчәге хәбәр ителде. Белем бәйрәме - 1 нче сентябрь сәгать 10.00 башланып китәчәк. Һава торышы яңгырлы яки башка үзгәрешләр булса, алдан хәбәр ителәчәк!
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" 25.08.2017

Республика күләмендә "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе бара. Бу акциянең төп максаты - авыр хәлле, күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм күрсәтү. Хәйрия акциясенә безнең гимназия коллективы укытучылары һәм укучылары да битараф калмады. Хәйрия акциясендә җыелган мәктәп кирәк-яракларын 1 нче сыйныфка керүче укучыларга һәм авыр хәлле гаиләдән булган балаларга өләшү күздә тотыла. Бу изге чарада барыбыз да актив катнашыйк!
-
Август конференциясе 24.08.2017

24 нче август көнне мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды. Ул «Дәүләт белем бирү стандартларының базис компоненты буларак әхлакый һәм этнокультур тәрбия: яңа эчтәлек, технологияләр, идарә итү карарлары» дигән темага багышланды. Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә уңышлары өчен гимназиябезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Кинзябулатова Энҗе Илдус кызы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаҗиева Зилия Гали кызына Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе бүләкләре тапшырылды.
-
Хөрмәтле укытучылар һәм кадерле укучылар! 23.08.2017

29 нчы август көнне сәгать 10.00 сынау җыены (пробный сбор) була.
Администрация
-
“Татарстанның иң яхшы 100 белем бирүче уку йорты” 15.08.2017

Уку елында ирешкән уңышлар һәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча безнең гимназия ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән рейтингының “Татарстанның иң яхшы 100 белем бирүче уку йорты” исемлегенә керде. Алга таба да югарырак уңышларга ирешергә!
-
Гимназия - яңа уку елына әзер! 11.08.2017

11 нче август көнне мәктәпләрне кабул итү комиссиясе гимназиянең яңа уку елына әзерлеген “5” ле билгесенә бәяләде.
-
Гимназиябез аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра 07.08.2017

Иртә яздан көзге суыкларга кадәр гимназиябез аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Әлеге матурлык аерым өлкәләрдән мактау сүзләре ишетү өчен генә тудырылмый. Гүзәллек барлык кешеләрне дә сокландырырга һәм шатландырырга тиеш.











