Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида 64 " НМР РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423357, Республики Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Мира, 9 |
| Телефон: | +7(855)-536-53-06 |
| E-Mail: | Dou64.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад комбинированного вида №64" НМР РТ |
| Руководитель: | Мирхазова Нурзия Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 180 |
| У нас учат: | 26 |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида 64 " НМР РТ - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Тукай варисларын барладык! 25.04.2024

Бүген бакчабызда республикакүләм “ Мин - Тукай варисы” дип аталган бәйге булып узды. Бу бәйрәмнең максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларның патриотик тәрбия, милли үзаң, гражданлык хисләре тәрбияләү һәм аларны татар халкының гореф – гадәтенә, мирасына җәлеп итү тора. Бу бәйгедә Татастан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан балалар җыелган иде. Катнашучы балалар үзләренең тел байлыкларын, Тукай иҗатына мәхәббәтләрен, артистлык осталыкларын күрсәттеләр. Әти – әниләрнең үз газизләре – балалары янында булу, алар чыгышына ярдәм итү, бәйрәмебезне тагын да тулыландырып, баетып җибәрде. Аларның Тукай иҗатын гаилә тәрбиясендә куллану жюри әгъзалары ягыннан бик уңай, югары дәрәҗәдә бәяләнде.
Нәтиҗә түбәндәгечә билгеләнде:
1нче урын – 64нче балалар бакчасы Борисов Артем һәм Мамадыш шәһәре «Радуга» балалар бакчасыннан Нургалеев Кадир;
2нче урын – Яр Чаллы шәһәре 128 нче балалар бакчасыннан Гатауллина Әминә һәм Биектау районы «Көнбагышкай» Фатихова Камилә;
3нче урын – Түбән Кама шәһәре 49 нчы балалар бакчасыннан Магсумова Камилә, 1 нче балалар бакчасыннан Шайхетдинова Гөлназ һәм 93 нче балалар бакчасыннан Ахбаев Салават;
Калган балаларга төрле номинацияләрдә дипломнар һәм барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Киләчәктә дә Тукай телендә аралашучы сабыйларыбыз артыр, катнашучыларыбыз тагын да күбәер дип ышанып калабыз.
-
"Туган тел" фестиваль-конкурсы 19.04.2024

Чираттагы җиңү!
Бүген Гилазтдиновлар гаиләсе бакчабызга тагын бер җиңү алып кайтты!
83 нче балалар бакчасында оештырылган республикакүләм "Туган тел" фестиваль-конкурсында гаиләләре белән кактнашып, "Халык көйләре" номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр!
Туган телне үстерүгә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә! Котлыйбыз, тагы да зур уңышлар телибез!!! -
Отборочный тур фестиваля. 18.04.2024

Наши юные артисты сегодня участвовали в отборочном туре фестиваля детского творчества.
Дети сами получили удовольствие и заряд энергии от выступления и зарядили позитивом зрителей зала. Желаем успехов и побед нашим юным артистам!
Балаларның шат елмаюлары – үзе матур гадәт, ә сәхнәдән үзләрен зурларча тотып җырлаулары тагы да зур шатлык, минемчә. Күргәнегезчә сабыйларыбыз бүген, балалар фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясадылар. Матур, ягымлы тавышлары белән тамашачыларны таң калдырдылар. Нәни артистларыбызга уңышлар телибез! -
Татар телен белүчеләр! 17.04.2024

17 апрельдә74 нче балалар бакчасында елда үткәрелә торган “Татар телен белүчеләр” муниципаль викторинасы булып узды. Бәйгедә шәһәребезнең 7 бакчасыннан 21 бала катнашып, татар телендә төрле биремнәр үтәделәр: рәсем буенча җөмлә төзеделәр, татар әкиятләрен, аларнын нәрсәгә өйрәтүләрен сөйләделәр. Табышмакларга дөрес җавап әзләп үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Милли ризыкның исемен генә әйтеп калмыйча аның нинди ингрдиентлардан торганын һәм кайсы милләт ашы булуын да әйтеп бирә белделәр. Балалар үзләрен шагыйрь ролендә сынап, бирелгән предметлар турында шигырь төзеделәр. Безнең балалар бакчасыннан Сабирзянова Х.А. җитәкчелегендәге"Йолдызчыклар" командасы бу бәйгедә 1 нче урынга лаек булды. -
Мы за раздельный сбор! 12.04.2024




В детском саду все группы присоединились к акции раздельного сбора мусора и активно собирают макулатуру. Дети знают, что из бумаги можно сделать очень много хороших вещей, и собранная макулатура спасает дерево! Спасибо всем активным помощникам: детям, родителям, педагогам!
#ЭКОВЕСНА24 -
Отчётно-выборное профсоюзное собрание 08.04.2024

Сегодня в детском саду прошло отчётно-выборное профсоюзное собрание, на котором присутствовала председатель территориальной профсоюзной организации Фатыхова Альфия Азгамовна.
Утвердили доклад председателя профкома и ревизионной комиссии, признали работу первичной профсоюзной организации удовлетворительной. Педагогам, проявившим активность в работе профсоюза, были вручены почетные грамоты. Альфия Азгамовна, поблагодарила коллектив, пожелала дальнейших успехов и плодотворной, успешной работы.
Бүген балалар бакчасында, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе территориаль профсоюз оешмасы рәисе Әлфия Әзгам кызы Фатыйхова белән берлектә, профсоюз оешмасының хисап тоту-сайлау җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә каралган мәсьәләләр уңай хәл ителде. Профком рәисе һәм ревизия комиссиясе доклады бертавыштан расланды, беренчел профсоюз оешмасының эше канәгатьләнерлек дип табылды. Профсоюз эшендә активлык күрсәткән педагогларга мактау грамоталары тапшырылды. -
ВНИМАНИЕ! ВСЕМ!!! 04.04.2024

В целях снижения количества чрезвычайных ситуаций и пожаров, а также погибших и пострадавших на них, МЧС России проводит активную информационную работу, направленную
на повышение культуры безопасности населения, в рамках данной деятельности. Ознакомиться с информационными материалами можно
по ссылке https://clck.ru/38NksV. -
Сөйкемле бала - 2024 29.03.2024

Бүген, 29 март көнне Түбән Кама шәһәренең 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасында “Сөйкемле бала” бәйгесе уздырылды. 26 нчы мәртәбә, Республикабыз күләмендә уздырылган бәйгедә быел төрле шәһәр һәм районнардан 63 бала катнашты. Шуларның 12 се финалда көч сынашты. Гаилә елы уңаеннан конкурсантларыбыз үзләренең сәләтләрен әти-әниләре, әбиләре белән бергәләшеп күрсәттеләр, татар халык костюмнарын, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, туган телне һәм халык традицияләрен белүләрен исбатладылар. Яр Чаллы шәһәреннән килгән Салиховлар гаиләсе тамашачы мәхәббәте призына лаек булды, аларга “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызыннан махсус бүләк тапшырылды.
«Сөйкемле малай» титулына – Чаллы шәһәренең 114 нче балалар бакчасыннан Абдурахманов Хәким;
«Сөйкемле кыз» титулына – Мамадыш шәһәре «Салават күпере» балалар бакчасыннан Бикманова Диләрә ия булды.
1 урынга – Яр Чаллы шәһәренең 92 нче балалар бакчасыннан Салихова Алинә,
2 урынга – Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасыннан Хисамов Мәлик һәм Түбән Кама шәһәренең 44 нче балалар бакчасыннан Гыйләҗева Айлин;
3 урынга – Түбән Кама шәһәренең 8 нче балалар бакчасынан Шайхетдинова Әдилә һәм Мамадыш шәһәренең «Аленушка» балалар бакчасыннан Хайруллина Ясминә лаек дип табылдылар. -
Педагогик киңәшмә 26.03.2024

Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.
Әлбәттә, бу эшләрне башкару өчен материаль база да нык булырга тиеш. Бакчабызда бу юнэлешкэ зур игътибар бирелэ, Педагоглар кинэшмэдэ уз куллары белэн булдырылган эсбаплары белэн уртаклаштылар. Торле педагогик ситуациялэр чиштелэр. -
Нәүрүз бәйрәме! 22.03.2024

Сегодня в детском саду провели праздник «Навруз», символизирующий новое начало и приход весны. Празднование Навруза стало не только национальным, но и культурным событием, которое объединяет различные народы и вероисповедания на основе взаимного уважения и добрососедства.
И день выдался по настоящему весенним, ярким солнечным, теплым. Дети с элементами национальных костюмов пели, плясали, водили хороводы и играли в игры различных народов. На протяжении всего праздника с детьми вели диалог и создавали праздничное настроение Наврузбике и Карбике. Кульминационным моментом было угощение детей оладьями и сладкими призами от спонсора – председателя СТОС нашего микрорайона Архиповой Лилии Викторовны.







