Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида 64 " НМР РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423357, Республики Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Мира, 9 |
| Телефон: | +7(855)-536-53-06 |
| E-Mail: | Dou64.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад комбинированного вида №64" НМР РТ |
| Руководитель: | Мирхазова Нурзия Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 156 |
| У нас учат: | 26 |
-
Тукай варислары берләште! 25.04.2026

Буген, 24 апрель көнне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап һәм Халыклар бердәмлеге елына бәйләп "Мин- Тукай варисы" бөтенрәсәй күләм бәйгебезнең финалы булып узды!
Тукай иҗатын сөйгән, туган телен данлаган сабыйлар, алар тәрбияләнгән гаиләләр, педагоглар белән бер рәттән мәртәбәле җюри әгъзаларын һәм түбән Кама шәһәре, башкалабыз Казанның почетлы кунакларын бергә җыйган бу бәйгенең 15 еллык юбилее да булды бит!!!

Чын мәгънәсендә икеләтә бәйрәм!
️
Бәйгедә катнашкан һәр гаиләгә тыныч тормышта акыллы, сау-сәламәт балалар тәрбияләргә насыйп булсын!
Бакчабыз данын 9 нчы мәктәпкә әзерлек төркеменнән Карамовлар гаиләсе яклады!
Аларны 1нче урын яулаулары белән котлыйбыз!
Алда да зур үрләр яуларга язсын!
-
Мин-Тукай варисы - 2026 бәйгесенә нәтиҗә ясалды! 24.04.2026

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән “Мин – Тукай варисы” дип исемләнгән Бөтенрәсәйкүләм бәйгенең бүген йомгаклау туры булып узды. 2011 елны – Тукай елында нигез салынган әлеге бәйгенең 15 еллык тарихы бар. Икеләтә юбилей, икеләтә бәйрәм төсмере чагылган эчтәлекле вә мәгънәле чараны быел унбишенче мәртәбә уздырдык. Башкалабыз – Казаннан да кунаклар килде. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге, “Ак калфак” ханымнары, “Татар гаиләләре” фонды белән берлектә уздырылган әлеге бәйгедә быел 58 бала (гаилә) катнашты, шуның 14 е финалга чыкты.
1 нче урын – Әюпов Айдан, Яр Чаллы шәһәренең, 128 нче балалар бакчасы;
Карамова Сәфинә, Түбән Кама шәһәре 64 нче балалар бакчасы;
2 нче урын – Гайнанов Камил, Түбән Кама шәһәре 44 нче балалар бакчасы;
Җаббаров Камил, Арча муниципаль районы 9 нчы балалар бакчасы;
3 нче урын – Хәметова Ләйлә, Түбән Кама шәһәре 1 нче балалар бакчасы;
Арсланов Самат, Түбән Кама шәһәре 93 нче балалар бакчасы;
Номинацияләр:
«Иң тыйнак Тукай варисы» - Кузьмина Азалия, Алабуга муниципаль районы, 1 нче гимназия;
«Иң ягымлы Тукай варисы» - Габдуллина Риана, Түбән Кама шәһәре 95 нче балалар бакчасы;
«Иң күркәм Тукай варисы» - Каюмова Илюзә, Түбән Кама шәһәре 39 нчы балалар бакчасы;
«Иң зирәк Тукай варисы» - Мурзаханов Кәрим, Яр Чаллы шәһәре, 35 нче балалар бакчасы;
«Иң мөләем Тукай варисы» - Шамсутдинов Аяз, Түбән Кама шәһәре 86 нче балалар бакчасы;
«Иң тырыш Тукай варисы» - Мадьяров Реналь, Түбән Кама шәһәре 96 нчы балалар бакчасы;
«Иң кыю Тукай варисы» – Сабирзянова Элина, Биек Тау районы «Ромашка балалар бакчасы»;
«Иң максатчан Тукай варисы» - Атыш Айсина, Алабуга муниципаль районы, 1 нче гимназия;
-
Поздравляем! 16.04.2026

Наш уважаемый руководитель Нурзия Рашитовна стала победителем в республиканском конкурсе «Тукай йолдызлыгы» (Созвездие Тукая), посвященного 140-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, в номинации «Потомки Тукая». И была награждена дипломом II степени и подарочным сертификатом.
От всего коллектива искренне поздравляем Нурзию Рашитовну с этим заслуженным признанием! Желаем дальнейших успехов, вдохновения и новых побед в воспитании будущих потомков Тукая! Пусть творческий поиск и дальше приносит радость и признание!
Гордимся Вами!







