Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №56»
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, Новый город, ул. Нариманова, д. 44 |
Телефон: | +7(855)-258-93-95 |
E-Mail: | S56.Nc@tatar.ru; sch56_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ "Средняя общеобразовательная школа № 56" |
Руководитель: | Зайнуллина Рамзия Наримановна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1425 учеников |
У нас учат: | 66 учитель |
НОВОСТИ ШКОЛЫ
"Су анасы"
Опубликовано: 30.08.2021Сезнең игътибарыгызга шәһәребезнең 56 нчы мәктәбе ясаган иҗади эшне тәгъдим итәбез. Аның авторы Тагариева Ләйсән Рөстәмовна. Әлеге картина панно татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятенең күренешләренә нигезләнеп эшләнелгән. Рәсем "Тукай халыкларны - берләштерә" дип атала.
Ул Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Шәһәребездә төрле милләт кешеләре үз телләрендә иркен аралашып бердәм халык булып яши. Аларның һәркайсы саф татар телендә язылган әлеге әкият белән таныш. Алар аны балалар бакчасыннан алып мәктәп елларында өйрәнә яки дөньяви яшәештә - үзләренең туган телләренә тәрҗемә ителгән китаплар аша аны укып, ишетеп белә.
Мифологияда "Су анасы" табигать сагында торучы образларның берсе булып санала. Елга, күлләрнең сакчысы. Ә безнең паннода бу образ һәр милләтнең туган тел сакчысы. Шулай ук төрле милләткә һәм аларның туган телләренә карата, игътирам-хөрмәт тудырып торучы образ буларак сурәтләнгән.
"Тел – уйлауның коралы, уйның калыбы... Миллият бинасының нигез ташларыннан иң ныклысы – тел... Телнең эчендә халыкның рухы, моңы, уй һәм тойгысы яшеренгән", - ди Галимҗан Ибраһимов.
Сүземне халык мәкале белән тәмамлыйсым килә: "Теле барлар - халык булган, теле юклар - балык булган. "
К списку новостей