• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт
Телефон: +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13
E-Mail: Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "СОШ №4"
Руководитель: Асаинов Айрат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 807 учащихся / укучы
У нас учат: 47 учителя / укытучы

Новости школы №4

Гомерем минем моңлы бер җыр иде...

Опубликовано: 15.02.2025

15 февраль көнне татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 

 М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле  әдәбиятның кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек..

      Ел саен бөек шагыйрьнең туган көне кысаларында бик күп чаралар үткәрелә. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган класс сәгатьләре белән  “Җәлил  атналыгы” башланып китте. 14 нче февраль  көнне 5”в” сыйныфы укучылары  Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил скверында урнашкан Муса Җәлил һәйкәленә чәчәчәкләр салу тантанасында катнашты. 9 б сыныфы укучысы Хамидуллина Айсылу Үзәк китапханәдә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Моңлы ягым-Татарстан”региональ нәфис сүз остасы бәйгесендә катнашып,  1 урын яулады. Мәктәбебездә герой шагыйрьгә багышланган әдәби викторина, кичәләр үткәрү дәвам итә.

 “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”– , дип язган Муса Җәлил. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяда яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.



К списку новостей