муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт |
Телефон: | +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13 |
E-Mail: | Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ "СОШ №4" |
Руководитель: | Асаинов Айрат Абдулхаевич |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 807 учащихся / укучы |
У нас учат: | 47 учителя / укытучы |
Новости школы №4
Туган тел көне
Опубликовано: 21.02.202321 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Бу максаттан мәктәбебездә бик күп чаралар оештырыла.20 февараль көне Халыкара туган тел көненә багашланган сыйныф сәгатьләре белән башланып китте. 4 а, 6 а сыйныфы укучылары Халыкара Тугантел көненә багышланган проект эшләре башкардылар. 7, 8 нче сыйныфлар туган тел көненә багышланган стенгазета чыгардылар. 6 нчы сыйныф укучылары “Туган тел(ләр)турында сөйләшәбез” мниципаль видеороликлар бәйгесендә катнаштылар. Традиция буенча мәктәбебездә 21 февраль-Халыкара Туган телләр көне”нә багышланган кичә узачак..
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбыз! Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.
К списку новостей