• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт
Телефон: +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13
E-Mail: Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "СОШ №4"
Руководитель: Асаинов Айрат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 807 учащихся / укучы
У нас учат: 47 учителя / укытучы

Новости школы №4

Гомерем минем моңлы бер җыр иде...

Опубликовано: 15.02.2023

15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулды. Ул үз исемен үлемсез әсәрләре һәм сугышта кылган батырлыгы белән мәңгеләштерде. Коточкыч җәзалаулар да, үлем куркынычы да шагыйрьне дәшми калырга мәҗбүр итә, әлеге кешенең какшамас холкын сындыра алмаган.

Муса Җәлил...Бу исемнең символлары булып батырлык, каһарманлык, тугрылык, кебек сүзләр тора.Ул чыннан да ,бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес.Менә шуның өчен дә без, Җәлилнең милләтәшләре буларак, бу сыйфатларны яшьтән үк үзебездә тәрбияләргә тиешбез.

Шушы максаттан чыгып, ел саен бөек шагыйрьнең туган көне кысаларында бик күп чаралар үткәрелә. 13 февраль көнне мәктәбебездә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган класс сәгатьләре белән “Җәлил  атналыгы” башланып китте. 15 нче февраль  көнне 6”а” сыйныфы укучылары  Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил скверында урнашкан Муса Җәлил һәйкәленә чәчәчәкләр салу тантанасында катнашты. Мәктәбебездә герой шагыйрьгә багышланган әдәби викторина, кичәләр үткәрелә.

 “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”– , дип язган Муса Җәлил. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяда яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

 



К списку новостей