муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт |
Телефон: | +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13 |
E-Mail: | Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ "СОШ №4" |
Руководитель: | Асаинов Айрат Абдулхаевич |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 807 учащихся / укучы |
У нас учат: | 47 учителя / укытучы |
Новости школы №4
Без Тукайлы халык
Опубликовано: 26.04.2022Халкыбыз күңеленә үлемсез шигырьләре белән кереп урнашкан бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Габдулла Тукайны безгә язлар бүләк итте һәм язлар аны безнең арабыздан мәңгелеккә алып та китте. Язгы ташкын булып әдәбиятка килеп кергән Тукай бары 27 ел гомер кичергән. Габдулла Тукайның туган көне - 26 апрель. Быел җәмәгатьчелек бөек татар шагыйренең тууына 136 ел тулуны билгеләп үтә.
Бу уңайдан мәктәбебездә бик күп төрле чаралар үткәрелә. 26 апрель “Без Тукайлы халык” ачык микрофон рубрикасы белән башланып китте.Теләк белдергән һәр укучы бөек шагыйребезнең яки аңа багышланган шигырьләрне укыдылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Чара көн дәвамында барды.
Бүген 5 а һәм 5 б сыйныфлары арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган “Без-Тукай оныклары” исемле КВН узды. Укучылар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча үзара белемдә көч сынаштылар. Әсәрләренә иллюстацияләр ясап, шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләренең тапкырлыгын, зирәклеген күрсәттеләр. Ярыш мавытыргыч һәм күңелле узды. Һәр командага грамота һәм бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей