Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
“Көзге фантазия” кул эшләре күргәзмәсе 12.09.2022
Бу атнада 82нче "Көнбагышкай" балалар бакчасында “Көзге фантазия” исемле көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләре күргәзмәсе үтә. Һәрбер төркемгә йөрүче балалар балалар бакчасына, әти-әниләре белән берлектә, көзге уңыштан, яфраклардан төрле композицияләр, аппликаяцияләр һәм башка оригиналь эшләнмәләр ясап алып килделәр. Барлык эшләрдә бик матур һәи зәвык белән эшләнгән.
Әти-әниләргә “ Көзге фантазия ” күргәзмәсендә актив катнашканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
«Һөнәрләр атналыгы» 09.09.2022
Бу атнада балалар бакчасында "Һөнәрләр атналыгы"кысаларында укытучы-логопед Тухбатуллина Гөлнара Гайнелхаковна 7 төркем балалары белән экскурсия үткәрде.
Максат: балаларны балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләр эше белән якыннан таныштыру.
Мондый экскурсияләр якты эмоциональ хисләр тупларга ярдәм итә. Экскурсия барышында балалар аш пешерү бүлмәсенә, медицина кабинетына, кер юк бүлмәсенә, тегү бүлмәсенә, хисабчылар кабинеты белән таныштылар. Балалар һөнәрләр белән кызыксыналар. Алар узләре ашый торган тәмле ашларның,боткаларның кайда пешүен күрделәр. Пешекче Әнисә апалары аларга тәмле ризыкларны ничек пешерүен аңлатып китте. Балалар чиста – пөхтә аш булмәсеннән бик шатланып кайттылар.
Медицина кабинетында өлкән шәфкать туташы Антонина Николаевна каршы алды.Хисабчылар кабинетында балаларны Эльвира Рашидовна, Наилә Фәнзилевна белән Фирдәүсә Габдулловна үзләренең һөнәрләре белән таныштырдылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәрләр белән таныштыруда балалар бакчасы беренче һәм төп баскычта тора, чөнки бакчада балалар әйләнә-тирә дөнья белән танышып дөньяга карашларын тирәнтен киңәйтәләр, беренчел тәҗрибә туплыйлар, яшьтән һөнәри юнәлеш алалар.
Бала яшьтән һәр һөнәр кешесен ихтирам итә белергә, һәр һөнәри хезмәт шатлык китерүен, башкаларга файдалы булуын аңларга тиеш. -
Ата-аналар җыелышлары атналыгы 07.09.2022
Бакчабызда төркемнәрдә планлаштырылган ата-аналар җыелышлары бара.
Тәрбиячеләребез актуаль темаларга чыгышлар ясыйлар:
«Балага сәламәтлеген саклап калырга булышыйк»,
«Балалар телен үстерүдә балалар бакчасы һәм гаиләнең хезмәттәшлеге»
«Көндәлек режим», «Бердәм эшчәнлек челтәре» белән таныштырдылар.
-
Яр Чаллы филиалынын Бөтендөнья татар конгрессының II сьезды 07.09.2022
Яр Чаллы филиалынын Бөтендөнья татар конгрессының II сьезды булып узды.
Конгрессның бурычлары булып:
-Татар халкының, аның иҗтимагый берләшмәләренең концепциясе;
-Татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм итү;
-Милли-мәдәни үсеш өлкәсендә максатчан программаларны эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнашу.
Бу сьезда төрле җәмгыять өлкәләре вәкилләре җыелган иде.Казаннан Бөтендөнья татар конгресының башкарма комитетының урынбасары Халимов Ильсур Ильдарович, Яр Чаллы филиалының Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Факил Сафин, Яр Чаллы шәһәренең муниципаль мәгариф башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Халимов Рамил Марванович, Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры Набиуллина Лиза Рихмановна, шулар арасыннан безнең бакчабыз мөдире Исаева Резеда Салман кызы да чыгыш ясады.Ул балалар бакчасында татар телен саклап калуда нинди төр эшлэре алып барылуы турында һәм киләчәктәге проектлар планы белән таныштырып үтте.
-
Педкиңәшмә №1 06.09.2022
Бакчабызда педагогик кадрларның педагогик утырышы узды.Узган уку елына нәтиҗәләр чыгарылды, педагогларыбызга дипломнар, истәлекле буләкләр тапшырылды. 2022-2023 нче уку елына бурычлар билгеләнде, программалар расланды. Борчыган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.
Мөдиребез тәрбиячеләребезгә алга таба да үзләренең зирәклекларенә, тәҗрибәләренә, талантларына таянып, алдагы уку елы яңа иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын, дип теләкләр теләде.
-
3 сентября - День солидарности в борьбе с терроризмом 05.09.2022
-
"1сентябрь-Белем көне" 01.09.2022
Бүген 1 сентябрь – Белем көне! Бүген барлык уку йортлары үз ишекләрен ача. Безнең бакчабызда тәрбияләнүчеләр өчен дә белем көне уңеннан зур бәйрәм үткәрелде. Әкият геройлары катнашында балаларның белемнәре ныгытылды.Балалар күңелендә озак сакланырлык күтәренке кәеф булдырылды.
-
"Татартан Республикасы көне" 31.08.2022
30 августта безнең республика үзенең туган көнен бәйрәм итә. Татарстан-Безнең Ватаныбыз. Без монда тудык, без монда яшибез. Безнең Республикабыз уңдырышлы җирләргә, елгаларга, урманнарга бай. Европаның иң зур елгалары- безнең елгалар: Кама, Идел. Безнең җирләрдә бодай, арыш бик яхшы үсә. Татарстанның иң зур горурлыгы-республикада яшәүче кешеләр. Монда яшәүче һәркем үз туган Татарстанын бик ярата, халыклар дус һәм тыныч яши. Без дә бакчабызда бүген Татарстанның бәйсезлек көнен бәйрәм иттек.
Мин яратам сине, Татарстан!
Ал таңнарың өчен яратам.
Җәлилләрең, Алишларың өчен,
Тукайларың өчен яратам.
-
"Юлда йөрсәң имин йөр, юл кагыйдәләрен нык бел!" 26.08.2022
Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.
Бакчабызда балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә зур игътибар бирелә.Бүген бакчабызда тар белгечләребез ярдәмендә "Юлда йөрсәң имин йөр, юл кагыйдәләрен нык бел!" темасына ачык һавада чара уздырылды. Әлеге чараның кунаклары булып юл иминлеген саклау бүлеге җитәкчесе Уйбекова Ләйсән Вакил кызы һәм Закирова Ләйсән Наил кызы булды.Балалар бәйрәмебезгә килгән Белмәмеш белән әңгәмәләр, төрле уеннар аша юлда дөрес йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналларына дөрес хәрәкәт итүне ныгыттылар, кагыйдәләрне дөрес үтәргә кирәклеген тагын да ныграк аңладылар.
-
«Туган тел fest — 2022» 24.08.2022
24 августта Казан шәһәренең «Бала-сити» полилингваль балалар бакчасында "Туган тел fest – 2022"татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен II республика фестивале узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Әлеге проектның максаты-балалар бакчасында татар телен укыту сыйфатын күтәрү. Тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныштыру, практик юнәлешле педагогик чаралар үткәрү;укытуның сыйфатын үстерү барышында туган проблемалар һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышу мөмкинлеген булдыру.
Очрашу барышында балалар белән дәресләрдә татар мөхитен булдыру һәм укытуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча актуаль мәсьәләләр кузгатылды. Балаларда татар телендә аралашырга теләк тусын өчен дәресне ничек алып барырга? Дәресләрдә татар мөхитен ничек булдырырга? Тренингның эффективлыгын һәм эффективлыгын күтәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк? - бу һәм башка сорауларга җавапларны фестиваль кунаклары һәм катнашучылары эзләде. Тәҗрибәле белгечләр белән әңгәмәләр һәм балаларның телдән сөйләмнәрен баетуга юнәлдерелгән заманча эш ысулларын һәм алымнарын чагылдыручы мастер-класслар үткәрелде. Кече яшьтәге балаларны укыту өчен файдалы укыту һәм интерактив проектлар, методик кулланмалар күрсәтелде. Фестивальдә республикабызның талантлы, идеяле һәм креатив педагоглары һәм күп төрле балалар бакчалары җитәкчеләре, шул исәптән безнең бакчабыздан балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбияче Сабирова Ләйсирә Рафаэль кызы, өлкән тәрбиячебез Шагалиева Эльвира Фикус кызы, мөдиребез Исаева Резеда Салман кызы да катнашты. Әлеге проект чираттагы мәртәбә анда катнашучылар өчен Хәзерге заман дәрәҗәсендә татар телен өйрәнү мәсьәләләрендә тәҗрибә һәм яңа идеяләр алмашу өчен менә дигән профессиональ база мәйданчыгы булды.
24 августа в полилингвальном детском саду «Бала-сити» города Казань прошёл второй Республиканский фестиваль для учителей и воспитателей татарского языка "Туган тел фест – 2022". Фестиваль организован при поддержке Комиссии при Президенте Республики Татарстан по вопросам сохранения и развития татарского языка, Министерства образования и науки Республики Татарстан. Цель данного проекта - повышение качества обучения татарскому языку в детском саду. В ходе встречи были затронуты актуальные вопросы по созданию татарской среды на занятиях с детьми и повышению эффективности обучения. Как вести занятие так, чтобы у детей возникло желание общаться на татарском языке? Как создать на занятиях татарскую среду? Что нужно сделать, чтобы повысить эффективность и результативность обучения? - ответы на эти и другие вопросы искали гости и участники фестиваля. Были проведены беседы с опытными специалистами и увлекательные мастер-классы, отражающие современные методы работы и приёмы, направленные на обогащение устной речи детей. Были продемонстрированы образовательные и интерактивные проекты, методические пособия, полезные для обучения детей младшего возраста. Гостями и участниками фестиваля стали талантливые, идейные и креативные педагоги и руководители полилингвальных садов нашей республики, в том числе с нашего сада воспитатель по обучению детей родному языку Сабирова Ляйсира Рафаэлевна, старший воспитатель Шагалиева Эльвира Фикусовна и заведующий нашего детского сада Исаева Резеда Салмановна. Данный проект в очередной раз послужил для всех его участников отличной профессиональной базовой площадкой для обмена опытом и новых идей в вопросах изучения с детьми татарского языка на современном уровне.