Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
27 cентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре көне. 27.09.2022
Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт, зур осталык, күңел җылысы, тырышлык һәм түземлелек таләп итә. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч, энергия һәм зур сабырлык сорый.
Бала өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына бала теләп бакчага бара. Ә ата-ана өчен кечкенә сабыйның үзе киенеп-җыенып бакчага баруы һәм бер мәшәкатьсез калуы — зур куаныч. Ул гына да түгел, сезнең яшьлек-матурлык, үз-үзегезне гел шулай гүзәл йөртүегез дә безне куандыра. Чөнки сабыйлар сездәге ямьне, гүзәллекне күреп үсәләр, шуңа ияләшәләр, үзләренә шундый таләп куялар, матурлыкка омтылалар. Без исә боларның барысына сөенәбез, нәниебезнең Кеше булуга ясаган беренче адымнарында, киләчәккә салынган нигезендә тырышлыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбияченең төп бурычы. Тормыш тәрбиячеләр алдында һәрвакыт югары таләпләр куя. Замана үзгәрә, аның белән бергә мәгарифкә яңа стандартлар кертелә.
Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сабыйлар дөньясында куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәк көннәрегезнең дә матур нәтиҗәләр алып килүен, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
-
Семинар-практикум "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән башлангыч һөнәри юнәлеш бирү буенча эш формалары" 26.09.2022
82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы тагы да ямьләнде. Ә бу гүзәллекне педагогларбыз үз куллары белән булдырдылар.
Бүген тәрбияче Кузнецова Махим Шукуровна флорист һөнәре белән таныштырды.Корыган чәчәкләрдән һәм үләннәрдән эшләнгән стена панносын ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
Флорист һөнәре - үзе бертөрле гүзәллеккә ия булган, иҗади кешеләрнең фантазияләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган һөнәр ул. Семинар вакыты сизелми дә үтеп китте, педагогларга бик ошады.
Очрашу тәмамланганнан соң Махим Шукуровнага кызыклы чыгышы өчен, мастер-класс өчен тәрбиячеләребез рәхмәт белдерделәр -
Полилингваль төркемнәрдә эшләүче тәрбиячеләр өчен шәһәркүләм семинар. 22.09.2022
82 нче "Көнбагышкай" катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында "Полилингваль мөхит шартларында белем бирү эшчәнлегенә заманча якын килү" темасына шәһәркүләм семинар булып узды.
Семинарның максаты балаларга белем бирү сыйфатын үстерүдә төрле оештыру формалары һәм ысуллары белән уртаклашу.Заманча технологияләр кулланып, полилингваль төркемнәрдә эшләүче тәрбиячеләрнең һөнәри белемнәрен үстерү.
Семинар Яр Чаллы шәһәре, мәгариф идарәсе мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең баш белгече Мөхәмәтова Алия Фәрит кызының кереш сүзе белән башланып китте.
Тәрбияче Муллагалиева А.А.шәһәребезнең төрле бакчаларыннан килгән тәрбиячеләргә 3 нче мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Без булдырабыз" исемле белем үстерү шөгылен күрсәтте. Сагдеева А.А.2 нче санлы икенче кечкенәләр төркеме белән кызыклы уеннар аша режим моментларында инглиз телен өйрәтүе белән уртаклашты.
Укытучы-логопедларыбыз Тухбатуллина Г.Г."Биоэнергопластика" и "Сказкотерапия" в условиях полилингвального воспитания"; Халимова Г.Г. чек-лист:"Техника речи: голос, дыхание и дикция";Миндиярова Г.Р. "Формирование ритмико-интонационной стороны речи детей дошкольного возраста"исемле темаларга мастер-классларын күрсәттеләр.Балаларны рус теленә өйрәтүче тәрбиячебез Сабирова Л.Р., Шагалиева Э.Ф., "Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә "Иммерсив театр" эшчәнлеген кулланып балаларның сөйләм һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү" өчен осталык дәресләре белән уртаклаштылар. Квитковская Е.Ю. "Body percussion как средство развития речевой ритмопластики" темасына мастер-класс күрсәтте.Семинарны 82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы мөдире Исаева Резеда Салмановна йомгаклады.Яңа тәҗрибә белән танышу, коллегалар белән иҗади аралашу педагогик эшчәнлекне балаларга тәрбия һәм укытуның заманча алымнар белән тулыландырырга мөмкинлек бирә, һөнәри компетентлыкны үстерү өчен Читать новость -
Республиканский конкурс детских рисунков "Мой любимый дом" 21.09.2022
21 сентября ДОМКОР объявляет о начале республиканского конкурса детского рисунка.
Пришла пора дошколятам всерьез взяться за карандаши и кисти, ведь снова стартовал традиционный конкурс детского рисунка «Мой любимый дом»! Его ДОМКОР проводит аж с 2013 года. За это время участниками нашего творческого конкурса (он, к слову, имеет статус республиканского) стали многие тысячи юных художников, и организаторы надеются, что этот год также будет богатым на самобытные работы.
Тема конкурса все та же – дом в самых разных смыслах этого слова. А вот номинации изменились, но их по-прежнему 8.
1. «А у нас во дворе». В номинации участвуют рисунки с изображением особенностей, изюминки любимого места досуга ребенка.
2. «Наши дружные соседи». Выбравшим эту тему нужно будет изобразить общение, совместные дела, мероприятия с соседями по дому.
3. «Праздник в моей семье». Здесь рисуем подготовку семьи к празднику, угощения для гостей или любимого блюда семьи.
4. «Моя любимая игрушка». В этой номинации необходимо изобразить любимую игрушку, которую автор может нарисовать в разной ситуации: как играет с ней, момент ее покупки, место, где «живет» игрушка.
5. «Чему меня научили взрослые: родители/ бабушка/ дедушка». Рисунки на эту тему должны содержать дело, навык, игру, которому научили автора взрослые.
6. «Мой лучший друг!». Рисунки в этой номинации должны изображать общение, взаимодействие ребенка с его другом/ подругой/ домашним питомцем в самых разных ситуациях.
7. «Прогулка в моем городе (сквере, бульваре, парке)». Ребенку необходимо нарисовать впечатления от прогулки, наблюдения в любимом парке или сквере.
8. «Любимый музей (галерея) в моем городе». В номинации участвуют рисунки любимого музея, галереи, выставочного зала в родном городе, понравившиеся экспозиции, которые оставили сильное впечатление у ребенка.
В конкурсе участвуют дети в возрасте от 5 до 7 лет включительно из Набережных Челнов, Альметьевска, Елабуги и Нижнекамска. С требованиями к работам можно ознакомиться здесь.
Прием рисунков начинается 18 октября. Работы нужно передать воспитателю ребенка в детском саду.
ом саду.
Источник: https://www.domkor.com/press_center/novosti/moy-lyubimyy-dom-2022-nachinaem-risovat/ -
Көзге чисталык икеайлыгы башланып китте. 21.09.2022
Чисталык икеайлыгына кушылып бакча җирлегебезне тәртипкә китерсәк бик күркәм гамәл булыр.
Хезмәткәрләребез актив рәвештә әлеге эшкә алынды.
Бакчабызны чиста тотуда үз өлешен керткән һәрбер хезмәткәребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез! -
БУДЬТЕ БДИТЕЛЬНЫ! 19.09.2022
-
Йошкар-Ола шәһәренә сәяхәт
17.09.2022
Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Солтанова Ландыш Разиф кызы 82нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен Йошкар-Ола шәһәренә гәҗәеп матур сәяхәт оештырды.
Йошкар-Ола- Марий Эл Республикасының Идел-Нократ төбәге үзәгендәге колорит шәһәре һәм башкаласы.Марийчадан «Йошкар-Ола» «кызыл шәһәр»дигәнне аңлата.
Йошкар-Ола һәйкәлләр саны белән сокландыра. Яр буйлап йөргәндә, әйтерсең лә, Ауропа шәһәрчегенә эләгәсең. Брюгге яр буенда - фламанд стилендә төзелгән йортлар, биналарның матур төсле фасадлары сузылган, Монако кенәзе Ренье III һәм танылган актриса Грейс Келлиның никахлашу мизгелен сурәтләүче скульптура композициясе урнаштырылган. Ә Патриарх мәйданында Изге Петр һәм Февронье һәйкәле күтәрелә. Йошкар-Олада Мәскәү Спас манарасының күчермәсе бар.Оболенский-Ноготков исемен йөрткән мәйданда атаклы Патша пушкасының кечерәк күчермәсен күрергә мөмкин. Яр буе паркында шулай ук Россия императрицасы Елизавета Петровнага һәйкәл куелган, шәһәр үзәгендә яңа төзелгән искиткеч Благовещение соборын күрергә мөмкин, архитектурасы Италия традицияләрендә төзелгән.Галереяда зур сәгатьле манара урнаштырылган, сәгать саен, чиркәү җырлавы астында, сәгатьнең өске сул почмагында Мәрьям образы ачыла, ә аскы сул капкадан ишәк фигурасы чыга.Елганың сул як ярында урнашкан Патриарх мәйданында «унике Апостол»комплексы тора. Тышкы яктан ул әкият сараена охшаган.Музыка астында унике Апостал фигуралары балконнарның берсеннән барлыкка килә.Якында Мәскәү Кремленең Спас манарасының кечерәк күчермәсе бар.Сәяхәт шундый эчтэлекле, мавыктыргыч, искитмәле рәхәт, кунелле булды. Чыннан да чит илдә йөреп кайткан кебек булдык, шәһәр үзенең матурлыгы һәм "Ауропа" күренеше белән таң калдырды. Аны сөйлэп бетереп кенә булмый, ул матурлыкны барып күрергә кирәк.
Сәламәт булып барыбыз да , тагын шундый сәяхәтләргә барырга насыйп булсын!Ландыш Разиф кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Кросс нации-2022 17.09.2022
-
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә "Хезмәтне саклау буенча "Иң яхшы белем бирү оешмасы" смотр-конкурсы нәтиҗәләре 16.09.2022
Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча безнең балалар бакчасы 82 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Көнбагышкай" "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы Административ-иҗтимагый контроль "номинациясендә җиңүче дип игълан ителде."Хезмәтне саклау буенча җаваплы Төхбәтуллина Гөлнара Гайнелхак кызы , эш белән тәэмин итүче Сабитова Фирдәүсә Габдулла кызы, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Солтанова Ландыш Рәзиф кызы һәм административ хужалык эшлэре буенча мөдир урынбасары Искәндәрова Гүзәл Рамил кызы хезмәтне саклауга керткән өлешләре, һөнәри осталыклары югары бәяләяләнде.
Үз эшегезгә җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә яңа профессиональ җиңүләр, кызыклы идеяләр һәм аларны уңышлы тормышка ашыруыгызны телибез!
-
Тематические беседы на темы: «Что мы знаем о подозрительных предметах», «Действия при обнаружении подозрительных предметов. 15.09.2022
С 08 по 15 августа 2022 года с воспитанниками подготовительных групп № 3 и № 11 педагоги МБДОУ д/с № 82 "Подсолнушек" провели тематические беседы на темы: «Что мы знаем о подозрительных предметах», «Действия при обнаружении подозрительных предметов.