Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Һөнәри белем алырга ният 07.11.2023

Көзге каникул чорында гимназия укучылары өчен кызыклы да, файдалы да экскурсияләр оештырылды. 8-11 сыйныф укучылары башкалабызда урнашкан уку йортлары белән танышу максатыннан, Казанга бардылар. Юлда күңелле булсын дип алган гитаралары кылларын Казанның Бауман урамында чиерттеләр. Афәрин, иҗади, кызыксынучан, тырыш укучылар үзләрен кайда да күрсәтә беләләр!
Фото1 Фото2
Кызыклы каникуллар
-
Һөнәрләр дөньясында 24.10.2023

Быелгы уку елы яңалыклар белән башланып китте, сизелмичә, бер чирек тә узды. Нинди яңалыклар дисәгез, ул , беренче чиратта, һөнәри үзбилгеләнү, һөнәри үсеш юнәлешендәге тәрбия эшчәнлеге. Уку йортлары, төрле көллиятләр үзләренә белемле , тәрбияле укучылар килүен телиләр, шуңа күрә дә мәктәпләр белән турыдан-туры хезмәттәшлек урнаштыру максатыннан укучылар белән очрашулар уздыралар.
Күптән тугел Яр Чаллы педагогия университеты хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары белән очраштылар, студентларның уку, яшәү шартлары , кызыксынуларына бәйле мөмкинлекләре хакында җентекләп сөйләделәр. Чыннан да, туган шәһәреңдә университет эшләп килә икән, ничек андый мөмкинлектән файдаланмаска?! Тик бернәрсәне онытмаска кирәк: үзеңә кирәк факультетны сайларга, бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшырырга һәм укырга!Фото1 Фото2
-
Буллинг
23.10.2023
Буллинг- бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе. Гимназиянең 8б сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе: Валеева С.В.) әлеге проблемага социаль ролик төшерделәр һәм эшләрен “Ышаныч балалар телефоны”
( “Детский телефон доверия”) региональ социаль видероликлар бәйгесенә тәкъдим иттеләр. Уңышлар телибез!Видео
-
“БумБатл” акциясе 21.10.2023

Безнең гимназия укучылары һәр елны кәгазь җыюда актив катнаша. Аны Гимназия Укучылар Советы (Спикер – Закирова Адилә) оештыра. Быел да “БумБатл” акцясе кысаларында бер тоннага якын кәгазь җыелды. Аеруча 1а сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Сәгыйтова Ә.Ә.), 1б сыйныфы (сыйныф җитәкчесе –Кадирова А.Х.), 2а сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Закирова С.М.), 2б сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Нәфикова Л.Х.), 2в сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Харисова Э.И.), 3а сыйныфы (сыйныф җитәкчесе –Хаматова Л.Б.), 3в сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Солтанова Р.Ф.), 4б сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Газизова Я.Г.), 4в сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Фәйзуллина Ф.Г.), 5а сыйныфы (сыйныф җитәкчесе –
Фатихова Н.Г.), 6а сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Старовайтова С.В.), 7в сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Габделвәлиева Г.Р.), 8б сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Валеева С.В.), 9в сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Ризванова Г.Ф.) үзләреннән зур өлеш керттеләр.Гимназиянең актив укучылары ун көн дәвамында макулатура җыюда катнаштылар. Афәрин, укучылар!
-
«Шәhри-Чаллы»
19.10.2023
Гимназиянең 7а сыйныф укучысы Салахова Эльвира, «Шәhри-Чаллы» редакциясенә барып , «Барыбыз бергә!» республикакүләм марафонда катнашты. Эльвинаның әтисе Украинада хәрби хезмәттә. Эльвина апасы Гөлшат белән әтиләрен матур хәбәрләр белән сөендереп торалар: тырышып укыйлар, спорт белән шөгыльләнәлр, әниләренең терәкләре, шуңа өстәп, гүзәл кызлар. Әтиләре Илшат тиздэн яраткан гаиләсенә кайтыр, кызлар сөенер дигән теләктә калабыз.
Фотогалерея
-
Ихлас котлау
19.10.2023
Зәй шәһәрендә милли көрәш буенча Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә багышланган Бөтенрәсәй ярышларында безнен гимназиянең 5 укучысы җиңү яулап кайтты. Аларның нәтиҗәләре югары: Мөхәмәтов Рамазан , Сибгатуллин Фаяз,
Вәлиев Булат, Дүәлетбаев Салават – беренче урын яулап, спорт остасы кандидатлары исеменә лаек булсалар, Сибгатуллин Фаяз, өченче урын яулап, спорт разрядына ия булды.
Батыр көрәшчеләрне гимназия укучылары алкышлап сәламләделәр. Ганиева Таңсылу әлеге чара буенча матур эчтәлекле видеоязма эшләде. Шунысы сөенечле : тырыш спортсменнар, креатив фикерле Таңсылулар булганда, гимназия үзенең
укучыларының уңышларын киң җәмәгатьчелеккә житкерә, татар милли көрәш тарихын яңа төсләр белән баета .Видео
-
"Яз" татарча диктант 16.10.2023

2016 нчы елдан башлап бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге, татар телендә грамоталы язуны пропагандалау, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, татарча диктант язу акциясен уздыра. Безнең гимназия, диктант яздыру мәйданчыгы булып теркәлеп, әлеге чарада бик теләп катнаша. Быел, әлеге акциядә катнашу, ягьни диктант яздыру өчен, гимназиягә танылган шәхесләр - Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Рафис Сәлимҗанов , журналист Резидэ Ганиева, , «Шәhри-Чаллы» газетасы хезмәткәре Сәрия Гарипова, җырчы, композитор Гөлназ Закирова, психолог-коуч Илузэ Әминова килде. Чара тантаналы рәвештэ башланды. Кунакларны сәламләгәч, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова әлеге акциянең уздырылу максаты, тарихы, эшләрне дөрес бәяләү юллары белән белән таныштырды. Аннан гимназия укучылары башкаруында берсеннән-берсе матур чыгышлар күрсәтелде: Әдилэ Ишалина башкаруында татар халык җыры, Сөембикә образында Таңсылу Ганиева чыгышы көчле алкышларга күмелде. «Мизаж» ансамбле кызлары стелизацияләнгән татар халык жырлары чарага ямь өстәде. Укучылар чыгышыннан соң, акциядә катнашучылар күтәренке күңел белән диктант язу эшенә керештеләр. Әлеге чара күңелле дә, файдалы да узды.
Фотогалерея
-
"Экозабег-2023" 14.10.2023

Гимназиябез укучылары "Орион Яшьләр Үзәге оештырган "ЭКОЗАБЕГ-2023" ярышында катнаштылар. Әлеге ярышның максаты - укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирәне төрле көнкүреш калдыкларыннан арындырып , үзебез яши торган шәһәребездә чисталыкны саклау. Ярышта шәһәр уку йортларыннан барлыгы 200 дән артык укучы катнашты. Алар ярты сәгать эчендә байтак кына чүп-чар җыеп тапшырды. Соңыннан аны йөк машинасына төяп озаттылар. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Һәр катнашучыны туңдырма, кайнар чәй белән сыйладылар. Әлеге чарада гимназиянең ин асыл егетләре: Тимур Ризванов, Илhам Гасанов, Фәрит Усманов, Адель Гайнуллин, Булат Нурисламов катнашты.
Фото
-
Очрашу 09.10.2023

Бүген гимназиягә яшүсмерләр белән эшләүче полиция хезмәткәре Милюкова Галина Ивановна килде. Ул укучыларга аларның хокуклары, бурычлары, административ тәртип бозу очраклары , интернет челтәре аша башкарыла торган жинаятьләр хакында аңлатты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Фото1 Фото2
-
Бездә бүген бәйрәм 05.10.2023

Бүген М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә берьюлы ике бәйрәмне - Укытучылар һәм Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Иртәдән Укучылар Советы егет-кызлары укытучыларны изге теләк теләп, үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Аннан соң, үзләрен укытучы һөнәре белән якыннанрак танышу өчен, дәрес биреп карадылар. Үзидарә укучылары укытып чыкканнан соң, укытучы хезмәтенең никадәр авыр һәм җаваплы икәненә тагын бер кат инандылар. Төш вакытына ветеран укытучылар чакырылды. Аларны 2в сыйныфы укучылары төсле шарлар белән матур итеп каршы алдылар (сыйныф җитәкчесе Харисова Эльмира Инсафовна). Укытучыларга һәм Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган кичәне гимназия директоры Нәбиуллина Лиза Рихман кызы котлау сүзеннән башлады. Әлфия Тәүфиковна җитәкләгән “Әллүки” вокал ансамбле “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән җыр бик тә урынлы булды. Лилия Вафирова Гатина җитәкләгән “Экспрессия” бию ансамбленең милли колорит белән сугарылган дәртле биюләре, гимназиядә эшләп килүче Энҗе Фрунзевна һәм Чулпан Рифкатовна җитәкләгән “Тылсым” студиясенең яшь артистлары чыгышы кичәгә ямь өстәде. Шәһәребезнең танылган артистлары: Нияз Хәмәтшин, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның җырлары кайнар алкышларга күмелде. “Резеда Ганиева шәһәрдәшләребезгә журналист буларак яхшы таныш. Ә менә аның аш-су остасы, оста тегүче, өсәвенә моңлы җырчы икәнен күпләр
белми дә торгандыр, - диде алып баручы Нияз Хаматшин. Моңлы да җырлый, һәр сүзен күңелгә үтеп керерлек итеп җиткерә дә белә Резеда Әсхәтовна. Бәйрәм кичәсен 8В һәм 9В сыйныфы укучылары Альзана Хаматшина, Таңсылу Ганиева, танылган журналист Резеда Ганиева һәм Нияз Хәмәтшин алып барды. Әлеге концерт күңелдә җуелмаслык хәтирәләре белән матур истәлек булып калыр, дип сүзен тәмамлады, кичәне зәвыклы итеп әзерләгән, тәрбия эшләре буенча директор
урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы. Ул кунакларны күмәк фотога төшкәннән соң, ашханәдә әзерләнгән чәй табынына чакырды. Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле укытучылар, хөрмәтле ветераннарыбыз!Фотогалерея














