ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
" Юл билгеләре дөньясында" 11.10.2021

Бүген икенче төркем тәрбияләнүчеләре өчен ПДД дәрестән соң эшчәнлегенең " Юл билгеләре дөньясында"исеме астында дәресе узды .
Чара барышында укучылар барлык бурычларны да уңышлы үтәделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын һәм юл билгеләрен искә төшерделәр.
Укучылар белән светофор сигналларын белү буенча уеннар уздырылды, юл билгеләре турында табышмаклар искә алынды. -
"Мөслим төбәге" 05.10.2021

Бүген, башлангыч сыйныф укучылары белән "Мөслим кызы, Мөслим егете " муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында "Мөслим төбәге"дигән темага тәрбия сәгате узды. Тәрбия сәгатендә тәрбиячеләр укучыларны "Мөслим төбәге" китабы белән якыннан таныштырдылар, районыбыз турында видеофильм күрсәттеләр.
Тәрбия сәгатенең максаты-укучыларның Туган як турындагы белемнәрен киңәйтү һәм системалаштыру; балаларда туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү. -
04.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, өлкәннәр ункөнлеге, "Мөслим егете" "Мөслим кызы" проекты кысаларында кечкенәләр төркемендә "Мой замечательный дет" "Моя любимая бабушка" исемле фотокүргәзмә үткәрелде. Укучылар үзләренең әби- бабайлары турында бик теләп сөйләделәр. Төп максатыбыз- өлкән буынга мәхэәббәт тәрбияләү, аларны хөрмәт итү.
-
"Күңелле стартлар" ярышы 29.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, сәламәт тормыш рәвешен алып баруны пропогандалау максатыннан спорт мәктәбе тренерлары,укучылар өчен "Күңелле стартлар" ярышы үткәрде.
-
27.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, китапханәче Халимова Г.М. башлангыч сыйныф укучыларын, балалар өчен нәшрият итә торган басмалар белән таныштырды.
-
27.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучыларыбызга бүген “Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге"нең дизайнеры,педагог Линария Алберт кызы мастер класс күрсәтте. Әлеге мастер класс Zoom платформасы аша үткәрелде. Укучыларыбыз "Китап механикасы"проект нигезендә универсаль модуль ясадылар. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министырлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
-
Куян кызы 24.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәбебез укучылары "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Сәламәтлек көне 23.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы","Мөслим егете"проекты кысаларында 23 сентябрь мәктәбебездә Сәламәтлек көне буларак үткәрелде.
Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә спорт эстафеталарында катнашып, тизлек, җитезлек һәм бердәмлектә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде. -
“Татарстан - безнең уртак йортыбыз” 23.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,"Мөслим егете","Мөслим кызы" проекты кысаларында, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим муниципаль районының Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә “Татарстан - безнең уртак йортыбыз” дип исемләнгән толерантлык дәресләре оештырдылар. Чара барышында балалар өчен хәрәкәтчән һәм интеллектуаль уеннар һәм төрле иллюстратив китаплар белән китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Сугыш авазы. 22.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” социаль-проект кысаларында музей хезмәткәрләре Түбән Табын мәктәп-интернатында тәрбияләнүче укучылар өчен “Сугыш авазы ...” исеме астында музей дәрес үтте. Балаларга хатын-кызларның сугышта үлемсез батырлыгы һәм баш өстендә тыныч күк өчен көрәшкән якташларыбыз турында сөйләделәр. Дәрес ахырында балалар сугыш чоры экспонатлары белән таныштылар.







