ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Анкета үткәрелде
12.02.2022
Яшь буында патриотизм хисен формалаштыру, укучыларның гореф-гадәтләр, мәдәният, тарих турында белемнәрен һәм күзаллауларын ныгыту, укучыларның "патриотизм" сыйфатына мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан педагог-психолог анкеталау үткәрде.
-
Онлайн экскурсия
11.02.2022
Туган телебезгә, Ватаныбызга мәхәббәт, татар телендә дөнья күрүче матбугат белән якыннан танышу максатыннан, укучыларыбыз Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче "Көмеш кыңгырау" редакциясенә онлайн экскурсиядә ясадылар. Балалар өчен чыгып килүче әлеге гәҗитенең чыгышы, ничек материал туплануы турында редактор һәм журналист кызлар балаларга кызыклы итеп бәян ителде.
-
"Наркотиклар алып килә торган бәла"
10.02.2022
Мәктәптә укучылар арасында наркоманияне профилактикалау буенча тәрбиячеләр тарафыннан профилактик чара үткәрелде. Чара "Наркотиклар алып килә торган бәла" исеме астында, әңгәмә формасында узды. Әңгәмә барышында наркотикларның кеше физик сәламәтлегенә һәм аның социаль иминлегенә тискәре йогынты ясавы, яшүсмерләрдә үз сәламәтлегеңә карата җаваплы караш формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше законнарын үтәргә әзер булу һәм наркотик куллануның теләсә нинди формаларыннан баш тартырга аңлы әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Укучыларга шулай ук «Хокук бозуларны профилактикалау» дигән наркотикларга каршы клип күрсәтелде, стенд ясалды.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы"
09.02.2022
"Мөслим егете, Мөслим кызы"муниципаль проекты кысаларында 3 нче сыйныф укучылары өчен тәрбияче Фархутдинова Г.В. "Баян"дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында педагог балалар белән баян өчен әсәрләр язган композиторларның иҗаты, жанрлары турында фикер алыштылар.
Проект кысаларында тәрбияче Баян уен коралының барлыкка килү тарихын да бәян итте. Балалар зур кызыксыну белән тәрбияченең уенын һәм әңгәмәсен тыңладылар, баянда әсәрләрне башкаруның алымнарына гаҗәпләнделәр.Әңгәмә бердәм сулышта узды һәм яшь тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. -
Парламент дәресләре
08.02.2022
Актив гражданлык позициясе тәрбияләү, патриотизм, укучыларның илнең дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын арттыру максатыннан 8 февраль көнне Түбән Табынның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат – мәктәбендә, Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан «Мин гражданин! Минем хокукларым һәм вазыйфаларым» темасына багышлап, Мөслим муниципаль районы Түбән Табын авыл җирлеге Советы башлыгы, 7 нче округ депутаты Кыяметдинова Р. Ш. катнашында парламент дәресе уздырылды.
Дәрес бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Парламент дәресе барышында Татарстанда парламентаризм тарихы һәм үсеше турында кызыклы сөйләшү алып барылды. Дәреснең максаты-укучыларның Россиядә закон чыгару хакимиятенең роле һәм урыны, аның функцияләре, законнар кабул итү механизмнары турында белемнәрен тирәнәйтү; укучыларның сәяси культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итү. -
Туган як музеена сәяхәт.
08.02.2022
"Мөслим егете,Мөслим кызы"проекты кысаларында укучылар онлайн рәвештә,районыбызның Туган як музеена сәяхәт кылдылар. Музей хезмәткәре Тимкин Равиль Ильдар улы укучыларны районыбыз тарихы белән таныштырды.
-
Минем гаилә солдаты
07.02.2022
Туган илен саклауга үз өлешен керткән ир – егетләргә хөрмәт тәрбияләү , батырларны барлау, яшь буынны, бабалары, әтиләре, абыйларының хәрби хезмәте белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү, хәрби хезмәт вакытында батырлык күрсәткән ир егетләрнең исемен мәңгеләштерү максатыннан, укучылар белән “Минем гаилә солдаты” исеме астында тәрбия сәгате уздырылды. Укучылар әтиләре фотолары ярдәмендә ясалган видеофильм карадылар, үз гаиләләре солдаты тарихы белән таныштырдылар.
-
"Кар десанты" акция
04.02.2022
Бу көннәрдә күп кар явуы өлкән яшьтәгеләр өчен авыр сынау булды. Кайсебер өлкәннәргә хәрәкәт итүе дә кыен, ә шушы көннәрдә булган кар явудан соң, өйләреннән чыгу да кыенлашты. Ярдәм итү йөзеннән мәктәп волонтерлары "Кар десанты" акциясе оештырдылар, аның кысаларында ялгыз пенсионерларга йорт яны территорияләрендә кар чистартуда ярдәм иттеләр. Укучылар көрәкләр белән коралланып, кышкы мәшәкатьләрне намус белән башкарып чыктылар.
Акциянең максаты-яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылу, җәмгыятьтә өлкәннәргә карата бердәмлек һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү. Ел әйләнәсендә укучылар әлеге категориядә яшәүчеләргә өй эшләрендә адреслы ярдәм күрсәтәләр.
Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкәннәр өчен мондый ярдәм бәяләп бетергесез. -
"Хәрби техника"
03.02.2022
Бүген, хәрби - патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында укучылар белән " Хәрби техника" исеме астында интелектуаль уен үткәрелде.
Әлеге уенның төп максаты- укучыларга Ватан төшенчәсен искәртеп узу, хәрби техника турында белемнәрне ныгыту.
Чара барышында балалар сугыш елларының хәрби техникалары белән танышып,искә төшереп уздылар , табышмаклар чиштеләр, бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзеделәр. Яшь артистларыбыз исә, "Катюша" җырын башкарып , вальс биеделәр. Викторина ахыры хәрби машиналар ясау белән тәмамланды. -
«Сталинград! Бөек батырлык кылган шәһәр!"
02.02.2022
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында бүген мәктәптә «Сталинград! Бөек батырлык кылган шәһәр!" исеме астында тәрбиячеләр тарафыннан тәрбия сәгате уздырылды.
Чараның максаты: Сталинград сугышының әһәмиятен укучыларга җиткерү, сугышта һәлак булганнарны искә алу, илебез тарихын барлау.