МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423975, РТ Муслюмовский район, с. Ташлияр, ул. Урожайная, дом 78б |
| Телефон: | +7(855)-563-66-40 |
| E-Mail: | DTash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Музипова Дамира Габдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
"Яшелчәләр файдалы витаминнар" 13.01.2020

Бүген без файдалы яшелчәләр дигән КВН ярышлары уздырдык. Яшелчәләр турында белемнәрне баеттык.
Кыш көне безнең организмыбызга витаминнар җитми. Шул сәбәпле иммунитет төшә, ягъни организнның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими.
Ә витаминнарны без төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ала алабыз!
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2019
Торле-торле утлар яна,
Без уйныйбыз эйлэнеп
Бигрэк матур, бигрэк ямьле
Безнен чыршы бэйрэме.Жырлый-жырлый эйлэнебез,
Чыршы тора уртада
Кунак булып ак сакалы
Бабай килгэн елкагаЧыршыдагы жем-жем утлар
Сунэлэр дэ яналар
Без жырлыйбыз, шатланабыз
Без сойкемле балалар! -
Чыршы бәйрәме 27.12.2019

Бүген Чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәм тамашасы җыр-бию, уен көлке белән үрелеп барды.
-
Кышкы әкиятләр 25.12.2019

Сезгә теләгем!
Ап-пак карлар ява салмак кына,
Ашыкмыйча уйнап, чайкалып
Табигатьнең олы бүләге бу,
Кабул итик эйдә куанып.
Ап-ак төскә күмеп җир-ананы,
Яшерә күк кара төсләрдән
Кешелекне аерырга теләп,
Начарлыктан, конче хисләрдән.
Күңелебез кардай чиста булып,
Яхшылыкны тойса җаныбыз
Гамәлебез торса изгелектән,
Күркәм итеп яши алырбыз.
Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар,
Иске елның соңгы бүләге
Карлар булып яусын бәхет сезгә
hәммәгезгә шундый теләгем.
-
Кышкы сыннар 24.12.2019

Мәктәп балалары белән берлектә кышкы сыннар ясадык.
Сыннар ТАССР вакытындагы hәм хәзерге заман мультфильмнары геройлары белән бергә үрелеп барды.
-
"Биючегә суз эйтмэгез!" 29.11.2019

Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагатьле аралашу. Җитәкче әкренләп биюнең сәнгать икәнен, бию башкаруга зур тырышлык, оешканлык кирәклеген төшендерә. Музыка, костюмнар, тигез хәрәкәтләр аша аның шатлык чыганагы булуына ирешә.
-
"Экият иленә сәяхәт" 27.11.2019

Әкиятләр һәм шигырьләр аша балаларның сөйләм телләрен үстерәбез.
Халык әкиятләре — бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр. ...
-
Тормыш дәресләре 23.11.2019

Бүген "Гөмер кешегә изгелек эшләү өчен бирелә" дигән Хәйрия чарасы узды.
Очрашу барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Чараның икенче өлешендә хэйрия ярминкәсе утте.
-
"Әниләр бәйрәме" 22.11.2019

Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
-
"Көзге балл" 27.10.2019






