МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423975, РТ Муслюмовский район, с. Ташлияр, ул. Урожайная, дом 78б |
| Телефон: | +7(855)-563-66-40 |
| E-Mail: | DTash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Музипова Дамира Габдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Җиңү тәрәзәләре" 05.05.2026

Безгә җиңү бүләк иткән батырларыбызны хөрмәт итеп,Җиңү бәйрәме алдыннан,бакчабызның тәрәзәләрен бизәдек.Илебезгә тыныч уүк йөзе алып килгән һәркемгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
"Тынычлык күгәрчене" 04.05.2026

Бүген кисеп-ябыштыру шөгылендә балалар тынычлык символы булган-күгәрченнәр ясадылар.Илләребез тыныч,күкләребез аяз булсын.
-
Финал"Мин -милләтемнең горурлыгы". 30.04.2026

30 апрель көнне Мизгел яшьләр үзәгендә "Мин-милләтемнең киләчәге,горурлыгы" конкурсының финал этабы үтте.Безнең балалар бакчасына йөрүче Андриянова Карина "Иң романтик"номинациясендә җиңү яулады.Каринаны бу зур җиңүе белән котлыйбыз.Чарада башлангыч сыйныфларда белем алучы һәм балалар бакчаларына йөрүче 16 бала катнашты.
-
"И туган тел!"бәйгесе. 29.04.2026

"Татмедиа"АҖ филиалы"Мөслим- информ" Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "И туган тел!" исемле видеоязмалар бәйгесе үткәрде.Бу бәйгедә безнең балалар бакчасына йөрүче Гайсина Наилә җиңүче дипломы белән бүләкләнде . Наиләбезне бу зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
"Балалар фестивале" 27.04.2026

Бүген ,районда үткән "Яшь бөреләр-2026"балалар фестиваленең гала-концертында,бакчабыз данын яклап чыгыш ясаган яшь талантларыбыз Валеева Азалия һәм Нуретдинов Раян зур нәтиҗәләргә ирешеп 1 урын яуладылар.Бу зур җиңүләре белән балаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.Балаларга ярдәм иткән әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
"Без Тукай оныклары" 24.04.2026

Безнең балалар бакчасында татар шагыйре Г.Тукайныңтууына 140 ел тулуга багышланган төрле чаралар үткәрелде.Балалар белән әкиятләр буенча рәсемнәр дә ясадык,шигырьләр дә өйрәндек.Бүген шушы бәйгеләрдә җиңүче балаларыбызга дипломнар тапшырдык.
-
"Тукай яши безнең күңелләрдә" 23.04.2026

Татар халкы булган җирдә Тукай бар,татар халкы яшәгәндә Тукаебыз да яшәячәк.Бүген ,безнең балалар бакчасында боек татар шагыйре Г,Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатында шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган"Тукай яши безнең күңелләрдә" исемле чара үтте.Бу бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.Балалар бөек шагыйребезнең әсәрләрен яттан сөйләделәр,кунакка килгән әкият геройлары Шүрәле һәм Куян белән биеделәр,уйнадылар.Бәйрәм "Туган тел "җыры белән тәмамланды.
-
"Туган көн". 21.04.2026

Бүген, бакчабызга йөрүче Назиләбезне туган көне белән котлап, матур теләкләребезне әйтеп "Ак калач" җырын җырладык.
-
"Яшь бөреләр"фестивале 20.04.2026

Балалар бакчасына йөрүче Валеева Азалия,Нуретдинов Раян,Андриянова Карина районда үткән "Яшь бөреләр"фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясадылар.Уңышлар сезгә балалар.
-
"Бергәләп Тукайны укыйбыз" 16.04.2026

Һәр ел саен апрель аенда без татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.Балалар белән шагыйрьнең китаплары белән танышуны дәвам иттек.Г.Тукайның әкиятләре,шигырьләре кечкенәдән белем алырга,эш сөяргә,табигатьне яратырга һәм аны сакларга өнди.





