МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423975, РТ Муслюмовский район, с. Ташлияр, ул. Урожайная, дом 78б |
| Телефон: | +7(855)-563-66-40 |
| E-Mail: | DTash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Музипова Дамира Габдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Шәфкать туташлары көне". 12.05.2025

12 май көнне Россиядә шәфкать туташының һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.Балалар авылыбыз шәфкать туташы Насырова Рәмзия апа белән очраштылар,аның эше белән якыннанрак таныштылар.Рәмзия апа сәламәт яшәү рәвеше турында,чисталык,гигиена кагыйдәләре турында балаларга аңлатты.
-
"Җиңү көне". 07.05.2025

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү бакчабызның бурычы.Балалар Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләрен сөйләделәр.
-
"Янгыннан саклану". 06.05.2025

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен олылар гына түгел,ә балалар да белергә тиеш.Балалар янгын щиты һәм әйберләре белән таныштылар.
-
"Җиңү тәрәзәләре". 05.05.2025

1-9 май көннәрендә "Җиңү тәрәзәләре"Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә.Безнең бакчабыз да акциягә кушылды.
-
"Тукай безнең күңелләрдә". 25.04.2025

Балалар, Г.Тукайның иҗатын,тормыш юлын,әкиятләрен һәм шигырьләрен өйрәнүне дәвам иттеләр.Китапханәче Фатыхова Гюзәлия Г,Тукайның иҗаты белән таныштырды.Балалар бик яратып "Кәҗә белән сарык"әкиятен дә сәхнәләштерделәр.
-
"Китаплар илендә".
23.04.2025
Балаларны китапханәче һөнәре белән танышу максатыннан китапханәгә экскурсиягә бардык.Китапханәче Гюзәлия апалары үзенең һөнәре турында сөйләде,матур ,кызыклы китаплар белән таныштырды.Экскурсия балаларга ошады.
-
"Сәламәтлек -зур байлык". 22.04.2025

Бүген ,авылыбыз фельдшеры Насырова Рәмзия апа ,балаларга "Чисталык- сәламәтлекнең нигезе" исеме астында әңгәмә үткәрде,сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерде.Сәламәтлекне саклауда су,кояш,һаваның әһәмияте турында аңлатты.
-
"Уңышыбыз". 18.04.2025

Андриянова Карина "9 Май-Бөек җиңү көне" исемле конкурста катнашып диплом белән бүләкләнде.
-
"Г.Тукай әкиятләре". 15.04.2025

Балаларның Г.Тукай әкиятләре буенча булган белемнәре тирәнәйтелде,"Кәҗә белән сарык"әкиятен укыдык ,уен уйнадык.
-
"Галәм киңлекләре". 14.04.2025

Эшчәнлек балаларның галәм турында белемнәрен киңәйтү,зирәклекне,иҗадилыкны һәм сөйләм телен үстерү кебек бурычларны күздә тотып үткәрелде.





