Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Новости
Уңышыбыз/Наши успехи
Опубликовано: 03.06.2026Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең физкультура укытучысы Эльмир Айгилдин «Мәктәптә футбол» бөтенроссия конкурсының призеры булды һәм Россиянең иң яхшы 300 укытучысы исемлегенә керде, 35 мең сумлык акчалата бүләккә лаек булды.
Россия футбол берлеге тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Мәктәптә футбол» федераль проекты кысаларында үткәрелгән һөнәри конкурсның дүртенче сезонында илнең 78 төбәгеннән 1137 гариза кабул ителгән.
Конкурсның төп этабы нәтиҗәләре буенча Россия футбол берлеге экспертлары иң яхшы 300 катнашучыны билгеләде. Алар арасында Россиянең иң яхшы 50 педагогы да бар. Әлеге укытучылар Мәскәүдә узачак бүләкләү тантанасына чакырылды һәм FONBET Россия Кубогы Суперфиналын тамаша кылу мөмкинлеге алды.
13 майда футболчылар, журналистлар, медиашәхесләр һәм РФС вәкилләреннән торган жюри «Мәктәптә футбол» проектының символик җыелмасына кергән 11 иң яхшы педагогны сайлап алды.
«Мәктәптә футбол» проекты 2021 елдан башлап Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның төп максаты – балаларны футбол белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. 2025–2026 уку елында проект 6000 мәктәпне һәм 288 балалар бакчасын колачлады, анда 2 миллионнан артык бала катнашты.
К списку новостей











