Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
-
"Мөслим кызы" 07.06.2026

Бүген Сабантуй мәйданында укуда, спортта, мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән бер төркем укучыларыбыз бүләкләнде. Аларга Мөслим башлыгы Хуҗин Альберт Робертовичның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң зур бүләккә: "Мөслим кызы" титулына 9а сыйныфы укучысы Багауова Ләйлә ия булды! Җиңүчеләрне котлыйбыз, остазларына зур рәхмәт белдерәбез, алдагы уку елларында да зур уңышлар теләп калабыз!
Сегодня на майдане Сабантуя состоялось награждение отличившихся в учебе, спорте, культуре учащихся. Им были вручены благодарственные письма главы Муслюмовского района Хузина Альберта Робертовича. Самый большой приз: титул "Мөслим кызы" получила ученица 9А класса Багауова Лейла! Поздравляем победителей, выражаем огромную благодарность их наставникам, желаем больших успехов в дальнейшей учебе!
-
Уңышыбыз/Наши успехи 04.06.2026

Безнең ЮИДлыларны республика конкурсының финалына чыгулары белән котлыйбыз! Без сезнең нәтиҗәләрегез белән горурланабыз һәм алга таба да уңышлар һәм илһам телибез! Сезнең остазыгыз-физик культура укытучысы Айгилдин Эльмир Мансур улына аерым рәхмәт. Аның ярдәме сезнең уңышыгызның нигезе булды!
Поздравляем наших ЮИДовцев с выходом в финал республиканского конкурса! Мы гордимся вашими результатами и желаем дальнейших успехов и вдохновения! Особая благодарность вашему наставнику — учителю физической культуры Айгильдину Эльмиру Мансуровичу. Его поддержка стала залогом вашего успеха!
-
Уңышыбыз/Наши успехи 03.06.2026

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең физкультура укытучысы Эльмир Айгилдин «Мәктәптә футбол» бөтенроссия конкурсының призеры булды һәм Россиянең иң яхшы 300 укытучысы исемлегенә керде, 35 мең сумлык акчалата бүләккә лаек булды.
Россия футбол берлеге тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Мәктәптә футбол» федераль проекты кысаларында үткәрелгән һөнәри конкурсның дүртенче сезонында илнең 78 төбәгеннән 1137 гариза кабул ителгән.
Конкурсның төп этабы нәтиҗәләре буенча Россия футбол берлеге экспертлары иң яхшы 300 катнашучыны билгеләде. Алар арасында Россиянең иң яхшы 50 педагогы да бар. Әлеге укытучылар Мәскәүдә узачак бүләкләү тантанасына чакырылды һәм FONBET Россия Кубогы Суперфиналын тамаша кылу мөмкинлеге алды.
13 майда футболчылар, журналистлар, медиашәхесләр һәм РФС вәкилләреннән торган жюри «Мәктәптә футбол» проектының символик җыелмасына кергән 11 иң яхшы педагогны сайлап алды.
«Мәктәптә футбол» проекты 2021 елдан башлап Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның төп максаты – балаларны футбол белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. 2025–2026 уку елында проект 6000 мәктәпне һәм 288 балалар бакчасын колачлады, анда 2 миллионнан артык бала катнашты.











