Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Кызыклы экскурсия / Интересная экскурсия 14.09.2023

Мәктәбебез укучылары Әлмәт шәһәренә "Кванториум" балалар технопаркына экскурсиягә бардылар.
Детский технопарк «Кванториум»-Дом пионеров г. Альметьевск посетили учащтеся школы. Для гостей была организована обзорная экскурсия по квантумам и лабораториям, где прошло знакомство с техническим оснащением, историей развития и успехами каждого из направлений -
Китапхнә дәресе / Бибилиотечный урок 14.09.2023

13 сентябрьдә бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның 195 еллыгына багышланган китапханә дәресе уздырылды. Уңайлы, кызыклы формада укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗат белән таныштылар, Казанда уздырылган балачак һәм яшүсмер еллары турында кызыклы фактлар белделәр. Укучылар Л.Н.Толстой турында күп яңа биографик мәгълүматлар тупладылар.
-
Сайлауга әзерлек / Подготовка к выборам 12.09.2023

14 нче сентябрь көнне Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбендә президент сайлаулары узачак. Бу атнада сайлау алды кампаниясе башланды. Һәр елдагыча, 9-11 сыйныф укучылары үзләренең кандидатураларын тәкъдим иттеләр. Комиссия әгъзалары мәктәп мөһере сугылган бюллетеньнәр әзерләде. Бюллетеньнәр салу өчен савытлар һәм тавыш бирү бүлмәсе дә булдырылды.
-
Батырлык дәресе / Уроки мужества 12.09.2023

Г.Тукай исемендәге Мөслим ута мәтәбенең 5а сыйныфы укучылары өчен “Терроризмга юк!” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте. Укучыларны терроризм төшенчәсе, теракт куркынычы барлыкка килсә һәм билгесез предметлар табылса, үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Музей хезмәткәре Бесландагы террорчылык акты турында сөйләде. Истәлекле дата терроризмга каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең теләктәшлек символына әверелүен ассызлыклады.
-
Экстремизмга - юк! / Экстремизму - нет! 12.09.2023

"Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында 11 сыйныф укучылары "Үзеңне аңла - башканы аңла!" исеме астында тренинг дәресендә катнаштылар, тренингны мәктәп психологы Л.М. Хәлиуллина үткәрде. Балалар конфликтларны профилактикалау, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, киләчәкнең уңай образын формалаштыру буенча күнегүләрдә һәм уеннарда катнаштылар.
-
ИТ - диктант 2023 12.09.2023

2023 елның 13 сентябрендә «ИТ-диктант 2023»гә чакырабыз. ИТ-диктант мәгълүмат технологияләре буенча Бөтенроссия Белем бирү акциясе, ул 2018 елдан башлап халыкның цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен билгеләү һәм арттыру максатыннан үткәрелә. Чара «Цифрлы икътисад» Милли программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
-
Кызыклы очрашу/ Интересная встреча 09.09.2023

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин югары сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуның максаты – булачак сайлаучыларның мәгълүматлылыгын арттыру һәм сайлауларда аңлы рәвештә катнашу өчен шартлар тудыру. Район башлыгы, яшь сайлаучыларга мөрәҗәгать итеп, башлык сайлаулар бик мөһим һәм җаваплы эш булуын ассызыклады, чөнки гражданнарның сайлау һәм сайлану хокукын гамәлгә ашыруга район, республика һәм илнең киләчәге бәйле.
Глава Муслюмовского района Альберт Хузин встретился со старшеклассниками. Цель встречи-повышение информированности будущих избирателей и создание условий для сознательного участия в выборах. Обращаясь к молодым избирателям, глава района подчеркнул, что выборы являются очень важным и ответственным делом, поскольку от реализации избирательного права граждан зависит будущее района, республики и страны.
-
Ул халык тарихын язган / Он писал историю народа 08.09.2023

8 сыйныф укучылары өчен бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел тулуга багышланган «Ул халык тарихын язган» танып белү тәрбия сәгате узды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре яраткан авторның юбилеена шул ук исемдәге китап күргәзмәсе әзерләгәннәр, шуңа күрә аның иҗаты турында җентеклекләп кызыксынган һәркем бу искиткеч һәм гадәти булмаган кешенең серле, каршылыклы шәхесе турында күбрәк белә алды.
-
"Шигырьләрне дөрес һәм матур укыйбыз"/ "Читаем стихотворения правильно и красиво" 08.09.2023

Тәрбия эше буенча киңәшче Алисә Илфат кызы Хафизова тарафыннан "Шигырьләрне дөрес һәм матур укыйбыз" дигән иҗади чара оештырылды, чарада 3б сыйныф укучылары белән берлектә балалар язучысы Мөзаһит Әхмәтҗанов, язучы Факил Сафин шигырьләрен укыдылар.Балалар табигать, йорт хайваннары турында гыйбрәтле, күңелле һәм игелекле шигырьләр тыңладылар.
-
Саклык беренче чиратта / Безопасность прежңде всего 06.09.2023

Куркынычсызлык иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булганлыктан, ул даими игътибар таләп итә. Шул максаттан, бүген барлык укучылар һәм педагоглар тревога сигналы буенча эвакуацияләнде. Кеше санын барлау барышында бинада беркемнең дә калмавы, тиешле нормативларның үтәлүе расланды.











