МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | с. Старый Варяш, ул. Чишма, д. 10, к. а |
| Телефон: | |
| E-Mail: | DStvar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Былбыл" |
| Руководитель: | Шаяхметова Резеда Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 1 |
Муса Җәлил-герой шагыйрь.
Опубликовано: 11.02.2026Муса Җәлил-олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында кече яшьтән таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе. “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч” “Күке” шигырьләре әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә. Уртанчылар төркеменнән алып җитдирәк әсәрләрен өйрәнә башлыйбыз, чөнки балалар инде бу яшьтә яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәнә, батырлык һәм куркаклык сыйфатлары белән таныш була . “Сәгать “, “Каракпеси”, “Чишмә”, “Кызыл ромашкалар”, һ.б. шигырьләре эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди. Балалар М.Җәлил геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр. Без бүген авыл клубында шагыйрьне искә алдык, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләдек. Ә ахырдан шигырьләренең эчтәлеге буенча рәсемнәр ясадык.
К списку новостей









