МБОУ «Салауз-Муханская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423991, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Салауз-Мухан, ул. Кооперативная, д. 85А |
| Телефон: | +7(855)-563-13-60 |
| E-Mail: | ssmuh.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салауз-Муханская ООШ" |
| Руководитель: | Магалимов Динар Низаметдинович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 59 учащихся и 7 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Салауз-Муханская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ата - аналар җыелышы
19.11.2011
18 нче ноябрь көнне ата –аналар җыелышы булды. Монда җирле үзидарә рәисе Гайнетдинова Ф. Я., ГАИ башлыгы вазифаларын башкаручы Ногманов И. Г. катнашты. Гайнетдинова Ф. Я сайлаулар буенча чыгыш ясады һәм халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.
Ногманов И. Г. ата- аналарга юл йөрү кагыйдәләре һәм кич чыгу мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Җыелышта “ Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге” дигән темага Галиева Т.М. чыгышы булды. Укыту буенча директор урынбасары Гәрәева Р. М. беренче чирек йомгаклары белән таныштырды. Директор Ханнанов М.М. йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады һәм ата- аналарның сорауларына җавап бирде.
Әти – әниләргә укучылар көче белән әзерләнгән сәламәтлек театры күрсәтелде.
-
Олимпиадалар
19.11.2011
17 нче ноябрьдә Вәлеева А., Җиһаншин И. математикадан, 19 нчы ноябрьдә биологиядән, 21е көнне физикадан Җиһаншин И., 23 нче ноябрь көнне химиядән олимпиадага барды. Биология буенча 3 нче урын яулады
-
Казанга экскурсия
12.11.2011
11нче ноябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова Галия бер төркем татар телчеләре белән берлектә Казан шәһәренә экскурсиягә барды. Анда “Сөембикә”, “Мәгърифәт” редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булды. Кич Г. Камал театрында “ Гөргөри кияүләре” спектакле карадылар.
-
Сәламәтлек театры
12.11.2011
Драмтүгәрәк членнары белән оештырылган сәламәтлек театрын видеога төшереп, конкурска җибәрделәр. Чараны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Биккинина Р.Ф. һәм түгәрәк җитәкчесе Вәлиева Г. М. оештырды.
-
Бердәмлек көне
02.11.2011
2 нче ноябрьдә Бердәмлек көненә карата тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Башлангычлар семинары
28.10.2011
27нче октябрь көнне куст мәктәп - Иске Чакмакта - Шәрифуллина Нурия районның башлангыч сыйныф укытучыларына дәрес һәм чара күрсәтте. Шушында ук Сал. Мухан төп мәктәбенең өченче сыйныфлар укытучысы Гәрәева Рәйлә дә “Физзарядка ясый куян” дигән темага мастер- класс күрсәтте. Аның эшен конкурска җибәрергә тәкъдим иттеләр.
- Ярминкә 21.10.2011
- Сөмбелә бәйрәме 21.10.2011
-
Укытучылар бәйрәме
10.10.2011
8 нче октябрь көнне Укытучылар бәйрәмен район күләмендә билгеләп үттеләр. Көне дә бик матур, бәйрәм дә күңелле булды. Төрле уеннар, җыр- бию һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Парламент укулары
07.10.2011
6 нчы октябрь көнне мәктәп күләмендә парламент укулары үтте. Аны тарих укытучысы Насыйрова Люция үткәрде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Дәрес бик җанлы булды.









