МБОУ «Салауз-Муханская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423991, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Салауз-Мухан, ул. Кооперативная, д. 85А |
| Телефон: | +7(855)-563-13-60 |
| E-Mail: | ssmuh.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салауз-Муханская ООШ" |
| Руководитель: | Магалимов Динар Низаметдинович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 59 учащихся и 7 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Салауз-Муханская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
КВН
31.01.2012
Бүген, ягъни 31 нче январь көнне мәктәптә инглиз теленнән "Зирәкләр һәм тапкырлар" кичәсе булды. Бәйгедә "Оптимист "һәм "Эрудит" командалары инглиз теленнән алган белемнәре буенча көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Эрудит" командасы җиңү яулады.
-
Инглиз теле атналыгы
26.01.2012
26нче гыйнвардан мәктәптә инглиз теле атналыгы башланып китте. Шул кысада 26сы көнне 4нче сыйныфларда укытучы Вәлеева Гөлүсә инглиз теленнән “Отрицательные и вопросительные предложения” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды.
-
Спартакиада
19.01.2012
19нчы гыйнвар көнне спартакиада кысаларында безнең мәктәптән дә өч укучы- Сәйфиев Ф, Имаметдинов Д., Мәгалимова Д.лар чаңгы ярышында катнашты. Усы җирлегендә үткән ярыш бик мавыктыргыч булды.
-
Педсовет
12.01.2012
12нче гыйнварда педсовет үтте. Яртыеллык эшкә нәтиҗә ясалды. Алга таба эшләнәсе эшләр, куелган бурычлар хакында сөйләшү булды.
-
Алда имтиханнанр
11.01.2012
11 нче январь көнне 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән диагностик тест үтәргә бардылар.
-
Кышкы лагерьны ябу тантанасы
07.01.2012
7 нче январь көнне укучылар белән лагерьны ябу тантанасы булды. Тантанага әти-әниләр кунак итеп чакырылды. Барлык укучылар да үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Музыкаль марофон
05.01.2012
5 нче январь көнне Музыкаль марафон, дискотека үткәрелде. Лагерьда үткәрелгән чаңгы, чана ярышлары да балалар күңеленә хуш килде
-
Кар патшалыгына сәяхәт
04.01.2012
4 нче январь көнне Кар патшалыгына сәяхәткә бардык, “Таш калада – башкала” дигән уен уйнадык, укучылар бик канәгать калдылар.
-
Кышкы лагерь
30.12.2011
Кышкы каникул чорына мәктәп яны лагере оештырылды. Укучылар бик теләп ял итәргә килделәр. Алар саф һавада уйныйлар, төрле кызык тамашалар оештыралар.
30 нчы декабрь көнне “Көлегез-көл, файдасы күп- белегез” дигән тема астында көлке көне үткәрелде. Бу көннең лидеры итеп Шәехов Нурлан билгеләнде.
-
Яңа ел белән
29.12.2011
29 нчы декабрь көнне мәктәп буенча Чыршы бәйрәме үтте, бәйрәмгә әти – әниләр, әби –бабайлар да килгән иде. Ветеран укытучылар үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Кичә бик күңелле һәм эчтәлекле булды.









