Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Бакчада Сабантуй 31.05.2017

Бүген бакчада Сабантуй бәйрәме узды. Балалар корәш, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзне бәйләп чулмәк вату, сәнгатьле итеп шигыръ сөйләү ярышларында катнаштылар. Күзне бәйләп әйбер кистеләр, әйлән-бәйлән уеннары уйнадылар. Бер бала да бүләксез калмады. Бүләкләрне әти-әниләр комитеты әзерләде. Бакча коллективы шундый матур бәйрәмне оештыруда ярдәм итүләре өчен әти-әниләргә бик зур рәхмәт белдерә.
-
Сау бул, бакча! 29.05.2017

Буген бакчада моңсу да, күңелле дә бәйрәм - Чыгарылыш кичәсе узды.Бәйрәм балаларның исендә калсын өчен тәрбияче апалары һәм әти-әниләр зур тырышлык куеп әзерләнделәр.Кичәгә бик күп кунаклар, балаларның булачак укытучылары чакырылган иде. Балалар бик матур итеп чыгыш ясадылар. Соңыннан урамга чыгып матур теләкләр теләп шарлар очырдылар. Ак юл сезгә, балалар!
-
Басуга экскурсия 18.05.2017

Бакчабызның җыр-биюгә оста балалары кырда эшләүчеләрнең төшке ялы вакытында чыгыш ясап кайттылар.Алар игенче һөнәре белән якыннан таныштылар, кыр ашы белән сыйландылар.
-
Мәктәпкә экскурсия 17.05.2017

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлеке төркеме балалары мәктәпкә экскурсиягэ бардылар. Алар классларны карадылар, парта артына утырып карадылар, мәктәп музеенда булдылар.
-
Нәни артистлар 12.05.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар ( тәрбиячеләре Хаматшина Р.В., музыка җитәкчесе Гарипова А.А.) "Урман мәктәбе " исемле спектакль әзерләделәр. Аларның чыгышыннан әти-әниләр бик кәнагатъ калдылар.
-
Җиңү бәйрәме 08.05.2017

Буген балалар белән Җиңү көненә багышланган митингта катнаштык. Балалар авыл халкы алдында чыгыш ясадылар, бакча коллективы исеменнән сугыш кырларында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә чәчәкләр салынды.
-
Чисталык икеайлыгы 06.05.2017

Бакча территориясен чистарту, матурлау эшләре дәвам итә. Бу атнада агачлар матурлап киселде, ишек алды тәртипкә китерелде, чуп түгү эшләре башкарылды.
-
Яшь бөре - 2017 28.04.2017

Талантлы балаларның Яшь бөре - 2017 конкурсының район турында безнең бакчадан ике бала вокал-соло номинациясендә 2 урын алдылар.
-
Тукай көне 26.04.2017

Авыл мәдәният йортында Тукай көне билгеләп үтелде. Мәктәпкә әзерлек төркеме "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Су анасы" әсәрләрен сәхнәләштерде.
-
Өмәләр дәвам итә 22.04.2017

"Чисталык икеайлыгы" кысаларында өмәләр дәвам итә. Шушы максаттан бакча территориясе чүп-чардан арындырылды, кар өемнәре таратылды, складлар тәртипкә китерелде.Алдагы көннәрдә чистарту эшләре дәвам итәчәк. Бакча ихатасында карт агачларны кисү, яңаларын утырту эшләре башкарылачак.










