Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Куркынычсыз каникуллар 22.03.2024

Язгы каникуллар алдыннан полиция хезмәткәре Замалиев Булат белән очрашу булды. Укучыларыбыз тагын бер кат сулыклар янында сак булырга, юл аша бары тик тиешле урында гына чыгарга кирәклеген искә төшерделәр.
-
Куркынычсыз каникуллар 22.03.2024

Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышында полиция хезмәткәре Замалиев Булат белән очрашу узды. Ул хезмәткәрләр, ата-аналар, 9 нчы сыйныф укучыларына наркоманиянең кешелек тормышына коточкыч зур зыян китерүе, аның халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып торуы турында әйтте. Укучыларга бу начар юлга керүдән саклану ,тәртипсезлек очраклары белән туры килгәндә тиешле урыннарга хәбәр итергә тиешлекләре турында сөйләп аңлатты.
-
Нәүрүз 2024 22.03.2024

Мәктәптә "Нәүрүз" бәйрәме үтте. Физкультура укытучысы Шафигуллина Э. Д. саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырды. Укучылар, хезмәткәрләр, ата-аналар тәмле коймак, пылау белән сыйланды. Шулай ук, "Һәр сыерчыкка - оя" конкурсында катнашкан гаиләләргә мактау грамоталары тапшырылды. Укучылар күтәренке кәеф белән каникулларга таралышты.
-
ОГЭ 2024 22.03.2024

9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар имтихан көннәре һәм тәртибе, укучыларның сынап карау эшләре нәтиҗәләре белән танышты.
-
Язгы каникулларда куркынычсызлык кагыйдәләре 21.03.2024

Язгы каникуллар алдыннан тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Шафигуллина Э.Д. куркынычсызлык кагыйдәләре турында инструктаж үткәрде. Инструктажда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре, электр приборлары белән сак эш итү, янгын куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, караңгы вакытта киемнәргә махсус яктылык кайтаргычлар кую; сулыклардагы боз өсләренә бармау, кар ишелә торган өемнәр һәм яр кырыйларында йөрмәү, боз сөңгеләреннән сак булу турында әйтелде.
-
Гаилә елы 21.03.2024

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә "Гаилә бәйрәме" узды.
-
Һөнәри юнәлеш бирү айлыгы 21.03.2024

Гаилә елы уңаеннан, һөнәри юнәлеш бирү айлыгы, "Беренчеләр хәрәкәте"нең һөнәри тәрбия бирү юнәлешен гамәлгә ашыру макcатыннан, укучыларыбыз үзләре ясаган сыерчык ояларын түбә кыекларына беркеттеләр. Бу эшне алар әтиләре, абыйлары, бабайлары ярдәме белән башкардылар.
-
Профориентационное занятие 21.03.2024

Россия умная: узнаю о профессиях и достижениях в сфере образования. На протяжении всей истории человечества люди хотели познавать новое, развиваться, не останавливаться на достигнутом. Наша эволюция, техническая и научная революции были бы невозможны без постоянного желания человека учиться и совершать новые открытия. На Руси система образования начала формироваться ещё в 10 веке, когда стали появляться школы и училища, и до сегодняшнего дня она продолжала и продолжает развиваться.
На этом уроке обучающиеся узнали о системе российского образования, о возможностях получения и перспективах образования в нашей стране, о профессиях, без которых сфера образования не представляется возможной, о проектах будущего и многое другое.
-
Һөнәри юнәлеш бирү айлыгы 20.03.2024

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме Югары Табын авылы китапханәсендә кунакта булдылар. Кызыклы китаплар карап, китапханәче хезмәте белән якыннан таныштылар.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 19.03.2024

Гаилә елы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме "Минем гаиләм" темасына рәсемнәр ясады.










