Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 25 обучающихся,12 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
ШКОЛЬНОЕ ПИТАНИЕ 16.10.2023
О ПРОЕКТЕ
Школьное питание - один из ключевых проектов Народного фронта, так как мы признаем важность качественного питания в школе в общем здоровье и благополучии наших детей. В 2020 г. Президент России Владимир Путин поручил обеспечить школьников младших классов бесплатным горячим питанием, на которое ежегодно теперь выделяется около 80 млрд рублей. Каждый день мы стремимся улучшить качество питания школьников по всей стране. Наша цель - сделать школьные столовые местом, где дети могут получить все необходимое для роста, развития и успешного обучения.
-
Әтиләр көне 14.10.2023
Әтиләр көне уңаеннан джут җептән картина ясау буенча мастер - класс.
-
Маршировка сәгате 13.10.2023
"Маршировка сәгате" дәрестән тыш эшчәнлеге
-
“Татарча диктант-2023” 13.10.2023
13 октябрь көнне мәктәбебез хезмәткәрләре “Татарча диктант” белем тикшерү акциясенә кушылды.
-
«Россия - Минем офыкларым» 12.10.2023
Бүген - 12 нче сентябрь көнне «Россия - минем офыкларым» дәрестән тыш эшчәнлеге берничә кызыклы тармакка багышланган иде: авиотөзелеш, судно йөртү, суднолар төзү һәм урман сәнәгате. Алар укучыларга тормышта уз эшләрен табарга булышырга, күңелләре нәрсәгә ятуын, илебездә нинди һөнәр таләп ителәчәген һәм ихтыяҗ белән файдаланачагын аңларга ярдәм итә. Дәрес укучыларны гаҗәеп төрле һөнәр дөньясы белән таныштыра.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 10.10.2023
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме Абдулла Алишның "Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр" әкиятен сәхнәләштерде.
-
Дәүләт флагларын күтәрү 09.10.2023
Дәүләт флагларын күтәрү тантаналы линейкасы.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү - Разговоры о важном 09.10.2023
"Мөһим әйберләр турында сөйләшү" дәрестән тыш эшчәнлегендә сүз ышаныч телефоны турында барды.
Кадерле балалар, бу мәгълүмат сезнең өчен!
Кайчакта тормышта үзең генә хәл итүе кыен булган вакыйгалар була. Син ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белмисең.
Гаиләдә бер-береңне аңлау булганда яхшы, үзеңне борчыган мәсьәләләрне әти-әниең, абый-апаларың белән уртаклаша аласың. Кайбер борчуларыңны дустыңа сөйләргә мөмкин.
Ләкин дусларга яки якыннарга белдерәсе килмәгән хәлләр дә була.
Синең, телефонга шалтыратып, үзеңнең хис-кичерешләрең, проблемаларың турында сөйләргә һәм профессиональ ярдәм күрсәтүче психологлар ярдәмен алырга мөмкинлегең бар.
"Балаларның ышаныч телефоны" - психологик хезмәт, анда балалар һәм ата-аналар үз проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Синең, әлбәттә, проблемаларың туган. Әйдәгез шуларның кайберләрен хәл итеп карыйк.
Кем ул психолог? Психолог - белгеч, аның төп бурычы кешеләргә шәхси проблемаларны хәл итәргә һәм күңел газапларын җиңеләйтергә булышу.
Ничек итеп ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә карар кылырга?
Мондый очракларда иң мөһиме - шалтыратырга, операторның тавышын ишеткәч, исәнләшергә... Алга таба берничә вариант бар. Сине нәрсә борчыганын турыдан-туры әйтергә мөмкин. Яки башка зат, ягъни дус егетең, дус кызың исеменнән ситуацияне аңлатырга, янәсе бу хәл башка бер кеше белән килеп чыкты дип. Син шул рәвешле дустыңа ярдәм итәсең.
Гадәттә үзеңә кагылышы булмаган хәл турында сөйләве җиңелрәк.
"Балаларның ышаныч телефоны" белгеченә нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә була?
- Теге яки бу хәлдә үзеңне ничек тотарга кирәклекне белмәгәндә ;
- сиңа берәр кыз яки малай ошый һәм син ничек итеп аны үзеңә каратырга белмисең;
- өлкәннәрдән кем белән булса да каршылык килеп чыга һәм шуның белән бәйле рәвештә сине борчу хисе биләп ала;
- мәктәптә укытучылар белән проблема;
- әти-әниләрең сине аңламыйлар һәм син алар янында үзеңне ничек тотарга һәм аларның ышанычын, хөрмәтен ничек казанырга икәнен белмисең;
- дустың белән ачуланышу;
- мәктәптә (урамда, өйдә) рәнҗеттеләр;
- берәүне дә күрәсең дә, аралашасың да килми;
- дустың тәмәке тарта (исерткеч эчемлекләр яки наркотиклар куллана); аңа бу бәйлелектән котылырга ничек булышырга? Ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә?
- син катлаулы хәлгә дучар булдың һәм аннан чыгу юлын таба алмыйсың;
- нинди һөнәр сайларга һәм киләчәктә кем булырга?
Шушы һәм үзеңне дулкынландырган башка сораулар буенча "Балалар ышаныч телефоны" (8-800-2000-122) белгечләренә шалтыратырга була. Шалтырату стационар яки кәрәзле телефоннан бушлай һәм аноним. -
Маршировка сәгате 06.10.2023
-
Мәрхәмәтлелек айлыгы 05.10.2023
Мәрхәмәтлелек айлыгы кысаларында, Югары Табын авылында, Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган бәйрәм кичәсен мәктәбебез укучылары үзләренең матур җырлары белән бизәде.