МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 72 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Сарман районы профилактика бүлекчәсе начальнигы Алсу Разиновна Ситдикова укучылар белән очрашуга килде/Встреча учащихся с начальником отделения профилактики Сармановского района территориального управления ГБУ "Безопасность дорожного движения" г. Альметьевска А. Р. Ситдиковой
30.12.2022
Киемдә яктылык кайтаручы элементлар - бүгенге көндә баланы яктыртылмаган юлда җәрәхәтләнүдән саклап калуның реаль ысулы. 22 декабрь көнне Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенә "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Сарман районы профилактика бүлекчәсе начальнигы Алсу Разиновна Ситдикова укучылар белән очрашуга килде. Ул 1-5 нче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмә үткәрде. Яңа ел каникуллары алдыннан балалар юл иминлеге турындагы сорауларга җавап бирделәр, белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы бүләкләр алдылар. Чара барышында мәктәпнең ЮИД отряды агитбригадасы “Юлда куренерлек бул!” дип исемләнгән чыгыш күрсәтте/Светоотражающие элементы на одежде-сегодня самый распространенный способ уберечь ребенка от травм на неосвещенной дороге. 22 декабря в Кубяковскую среднюю общеобразовательную школу прибыла на встречу с учащимися начальник отделения профилактики Сармановского района территориального управления ГБУ "Безопасность дорожного движения" г. Альметьевска Алсу Разиновна Ситдикова. Она провела беседу с учащимися 1-5 классов, посвященную правилам дорожного движения. В преддверии новогодних каникул ребята ответили на вопросы о безопасности дорожного движения, получили путеводители и подарки. В ходе мероприятия агитбригада школьного отряда ЮИД показала выступление “Будь виден на дороге!"
-
«Ел укучысы» муниципаль конкурсының зона этабы/Зональный этап муниципального конкурса "Ученик года" 29.12.2022

Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 4 нче сыйныф укучылары арасында «Ел укучысы» муниципаль конкурсының зона этабы узды. Укучылар үзләренең иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен, логика, фикерләү тизлеген күрсәттеләр. Конкурста 6 мәктәптән 6 укучы көч сынашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынга Күбәк урта мәктәбе укучысы Юсупова Зөһрә (укытучысы- Юсупова Л.М), 2 нче урынга Мари Бүләр мәктәбе укучысы Мухдин Вадим (укытучысы-Абдулаева Г.А.) 3 нче урынга Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укучысы Хәертдинова Айгөл (укытучысы - Нургалиева Т.З.) лаек булды. Юсупова Зөһрә «Ел укучысы» муниципаль конкурсының финалында катнашачак. Барлык укучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз! Зөһрәгә уңышлар телибез!
-
Кышкы каникуллар. Халыкара кино көне/Зимние каникулы. Международный день кино 28.12.2022

Кышкы каникул планы буенча 28.12.22 - Халыкара кино көнендә 1-6 нчы сыйныф укучылары Россия мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбия институты тәкъдим иткән "Ныгытма: калкан һәм кылыч" мультфильмын карадылар/В рамках зимних каникул в день Международного кино обучащимся 1-6 классов организован просмотр мультфильма “Крепость: щитом и мечом” (по реком. ФГБНУ «Институт изучения детства, семьи и воспитания Российской академии образования»)
-
Яңа ел бәйрәме
27.12.2022
Көтеп алынган Яңа ел бәйрәме килеп тә җитте. 1-11 нче сыйныф укучылары Яңа елга багышланган стена газеталары чыгардылар, "Кышкы вернисаж" дип аталган рәсемнәр конкурсында катнаштылар, концерт номерлары, чыгышлар, маскалар әзерләнде. Мәктәп директоры Мухамадиева Л.Р. уку алдынгыларына Рәхмәт хаты, төрле конкурсларда катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырды. Кыш Бабай белән Кар Кызын озатып, Яңа 2023 нче елны каршы алдык. Илебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, бәхетле мизгелләр, күп шатлыклар, зур уңышлар алып килсен Яңа ел!
-
Яңа ел йолдызнамәсе/Новогодний гороскоп
27.12.2022
27 нче декабрь көнне 1 - 6 нчы сыйныфлар өчен көтелгән Яңа ел бәйрәме булды. 5 нче, 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары кечкенә дусларына "Яңа ел йолдызнамәсе" дип исемләнгэн тамаша куйдылар (җитәкчеләре - Валиева Г.А., Низамова Д.Н.). Бәйрәм төрле уеннар, жыр-бию белән урелеп барды. Укучылар тамашачы гына булып калмадылар, узләре дә матур номерлар белән чыгышлар ясадылар/27 декабря состоялся новогодний праздник для учащихся 1-6 классов. Учащиеся 5, 6, 7 классов представили своим маленьким друзьям представление "Новогодний гороскоп" (руководители - Валиева Г. А., Низамова Д. Н.). Праздник сопровождался играми, песнями и танцами. Учащиеся стали не только зрителями, но и сами выступили с красивыми номерами. На новогоднем празднике были вручены благодарственные письма отличникам учебы, подарки учащимся, участвовавшим в различных конкурсах.
-
Гомуми линейка/Общешкольная линейка
26.12.2022
Гомуми линейкада Мәктәптән тыш эшләр узәге уткәргән конкурсларда жиңуче hәм призерлар булган укучыларга грамоталар hәм Дипломнар тапшырылды. «Солдатлар булып тумыйлар» V Республика иҗади бәйгесенең муниципаль этабы призерлары – Хаматшин Айзат, Каримов Нурислам, Абдуллин Нариман (җитәкчеләре – Гараева Р.Н., Баширова Р.Р.). «Чиста куллар-синең яклаучыларың» һәм “Боз өстендә сак булырмын” республикакүләм рәсем конкурсларының муниципаль этабы җиңүчесе һәм призерлары Сибгатуллин Булат, Султанова Айзирә (җитәкчеләре - Гараева Р.Н.). “Укытучым портреты” рәсемнәр конкурсы, "Бел һәм рөхсәт итмә!» коррупциягә каршы иҗади эшләр республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе – Закирова Эльза (җитәкчесе – Валиева Г.А.). Укучыларны һәм укытучыларын унышлары белэн котлыйбыз!
-
"Дәрес hәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда системалы якын килү үзенчәлекләре" темасына районара методик семинар узды/Прошел межрайонный семинар на тему "Особенности организации урока и внеурочной деятности в рамках системно- деятельностного подхода"
22.12.2022
Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Актаныш районы мөгаллимнәр катнашында башлангыч сыйныф укытучыларының "Дәрес hәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда системалы якын килү үзенчәлекләре" темасына районара методик семинар узды. Семинар барышында Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары үз тәҗрибәләр белән уртаклаштылар: дәресләр hәм дәрестән тыш эшчәнлек шөгыле күрсәттеләр; укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру, ОРКСЭ дәресләрендә укучыларны активлаштыру буенча мастер-класслар, онлайн сервислар куллану буенча эшлекле уеннар оештырдылар\На базе Кубяковской СОШ прошел межрайонный семинар на тему "Особенности организации урока и внеурочной деятности в рамках системно- деятельностного подхода" . В работе семинара приняли участие и учителя Актанышского района. Педагоги поделились опытом, были проведены открытые уроки и мастер-классы.
-
«Бингомат” дигән интеллектуаль бәйге үтте 20.12.2022

Математика атналыгы уңаеннан, мәктәбебездә «Бингомат” дигән интеллектуаль бәйге үтте. Анда 9 нчы класс укучылары үзләренең көчләрен сынадылар. Укучылар логик фикерләү, финанс һәм математик грамоталылык юнәлешендә биремнәр башкардылар. Игътибарлылыкны тикшерүче биремнәрне укучылар аеруча яратып эшләделәр.. Бәйге җанатар булган 8 нче класс укучыларына бик ошады. Җинүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйгене оештыручы - математика укытучысы Фәхртдинова Д.Н.
-
Традиция буенча яңа уку атнасы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләреннән башланды/По традиции новая учебная неделя началась с внеурочных занятий «Разговоры о важном» 19.12.2022

Традиция буенча яңа уку атнасы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләреннән башланды. Бүгенге дәреснең темасы - Ватан Геройлары көне. Төп максат: укучыларда төрле һөнәр ияләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында күзаллау формалаштыру, Ватанга бурыч һәм хезмәт итү, патриотизм кебек кыйммәтләргә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү; тарихи хәтерне һәм буыннар элемтәсен саклауга ярдәм итү. Дәресләр барышында һәр сыйныфта "Герой кем ул?« , "Батырлык нәрсә ул?» , "Без нинди геройларны беләбез?» , "Безнең һәрберебез герой була аламы?" һәм башкалар. Ватан Геройлары көне-Россиядә истәлекле дата, аны гадәттәгечә 9 нчы декабрьдә билгеләп үтәләр. Бу көнне без илебез геройларын, аларның батырлыкларын искә алабыз, шулай ук илебезнең иминлеген үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш керткәннәргә рәхмәт белдерәбез/По традиции новая учебная неделя началась с внеурочных занятий «Разговоры о важном». Темой сегодняшнего занятия стал День Героев Отечества. Главная цель: сформировать у обучающихся представления о подвиге и героизме, проявляемом людьми разных профессий, воспитывать позитивное отношение к таким ценностям, как долг и служение Отечеству, патриотизм; способствовать сохранению исторической памяти и связи поколений. В ходе занятий в каждом классе обсуждались такие вопросы, как «Кто такой герой?», « В чём заключается героизм?», «Каких героев мы знаем?», « Может ли каждый из нас быть героем?» и другие. День Героев Отечества - памятная дата в России, которую традиционно отмечают 9 декабря. В этот день мы вспоминаем героев нашей страны, их подвиги, а также благодарим тех, кто внёс огромный вклад в развитие и укрепление безопасности нашей страны.
-
«Мөһим әйберләр турында сөйләшәбез!»/«Разговоры о важном!» 12.12.2022

Бүген, гадәттәгечә, атна традицион линейка һәм Россия, Татарстан Республикасының гимннары белән башланды. 12 декабрь - Россия Конституциясе көне. Бүгенге класс сәгатьләрендә шул турыда сөйләштеләр/Сегодня, как обычно, неделя началась с традиционной линейки и гимнов России и Республики Татарстан. 12 декабря - День Конституции России. На классных часах сегодня говорили об этом.










