МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 72 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Бүген мәктәбебездә "Белем бәйрәме" узды/День знаний 01.09.2023

Бүген мәктәбебездә "Белем бәйрәме" узды. Бәйрәмдә прокурор ярдәмчесе Бәхтиев И.Р., район башкарма комитет җитәкчесе Салихҗанов И.Ф., мәгариф бүлеге методисты Ибрагимов И.М., Иске Карамалы авылы җирле үзидарә башлыгы Кәримов И.Н., мәгариф ветераннары, әти-әниләр һ.б. катнашты. Алар укытучыларга, укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Яңа уку елы хәерле булсын!
-
«Татарстан Республикасында Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре" темасына сыйныф сәгатьләре үтте/Проведены классные часы по теме "Народные художественные промыслы Республики Татарстан" 01.09.2023

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 1-11 нче сыйныфларда «Татарстан Республикасында Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре" темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар татар халкының иҗаты үрнәкләре: чигү, агачтан кисү, нәфис керамика, күнне нәфис эшкәртү һ.б белән таныштылар/В рамках Года национальных культур и традиций 01.09.23 проведены классные часы по теме "Народные художественные промыслы Республики Татарстан"
-
"Куркынычсызлык айлыгы" кысаларында "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды/В рамках месячника безопасности дан старт акции "Внимание - дети!" 01.09.2023

Республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү.Белем бәйрәмендә Мөслим районы прокуроры ярдәмчесе Бәхтиев И.Р. беренче сыйныф укучыларына яктылык кайтаручы элементлар тапшырды.
-
«Киләчәк самолеты» акциясе кысаларында 1 нче сыйныф укучыларына матур теләкләр язылган самолетлар тапшырылды/В День знаний учащиеся 11 классов заложили традицию «Самолётик будущего» 01.09.2023

2023 елның 1 сентябрендә, «Балачак навигаторлары» Бөтенроссия проекты кысаларында, барлык мәктәпләрдә «Киләчәк самолеты» акциясе старт алды. Акциягә безнең мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары да кушылды. Алар беренче сыйныф укучылары өчен кәгазьдән самолетлар әзерләп, анда сабыйлар өчен үгет-нәсыйхәт сүзләре яздылар. Беренче сыйныф укучылары исә ул самолетларны "Вакыт капсуласына" салып куйдылар/На торжественной линейке, посвященной 1 сентября, мы запустили очень добрую традицию "Самолётик будущего". Выпускники написали для первоклассников пожелания на бумажных самолетиках - символах мечты и веры в светлое будущее! На своем первом классном часе первоклассники раскрыли самолетики с пожеланиями, после чего опустили их в "Капсулу времени". Она будет храниться целый год, и малыши смогут возвращаться к теплым словам в нужный час.
-
Федеральным законом №259-ФЗ от 13.06.2023 внесены изменения в статью 63 Трудового кодекса Российской Федерации 14.08.2023

Федеральный закон направлен на снятие избыточных барьеров при трудоустройстве несовершеннолетних в возрасте от 14 до 15 лет для выполнения ими лёгкого труда, не причиняющего вреда здоровью, в свободное от получения образования время. В частности, исключается обязанность получения согласия органа опеки и попечительства на трудоустройство такого несовершеннолетнего, при этом требование о наличии письменного согласия одного из родителей (попечителя) несовершеннолетнего сохраняется. При трудоустройстве детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей, требуется письменное согласие органа опеки и попечительства или иного законного представителя.
-
Файдалы һәм күңелле яллар... 27.07.2023

Укучыларыбыз Маликова М., Виноградова Э., Хабибуллина З. Түбән Табын интернат мәктәбе базасында оештырылган "Яшьлек" сәламәтлек лагеренда ял итте
-
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” исеме астында 2 көнлек күчмә утырышы булып узды 13.07.2023

13.07.23 Мөслимебездә бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” исеме астында 2 көнлек күчмә утырышы булып узды. Әлеге чарада чит төбәкләр – Австралия, Үзбәкстан, Казахстан, Кытай илләреннән, Россиянең 10 төбәгеннән һәм Татарстанның 29 районыннан һәм шәһәрләреннән, үзебезнең районнан 150 гә якын хатын-кыз – “Ак калфак”лылар катнашты. "Ак калфак"лылар районыбыз авыллары тормышы, күренекле шәхесләре, һөнәрчеләр мәйданчыгы, мастер класслар, күргәзмәләр белән танышты. Мәктәбебез укытучылары Низамова Диләрә һәм Вәлиева Гөлнара күргәзмәдә үзләренең кул эшләре белән катнаштылар.
-
Заявление на переход в 10 класс можно подать на «Госуслугах» 05.07.2023

Заявление на переход в 10 класс можно подать на «Госуслугах». Это займет всего несколько минут! Для этого:
Перейдите по ссылке https://digital.gov.ru/ru/events/45435/
Заполните и отправьте заявление
Принесите оригиналы документов в школу
Дождитесь акта о зачислении (издается в течение 5 дней после подачи документов) -
9 нчы сыйныф укучылары, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына аттестат алды 01.07.2023

01.07.23 көнне 9 нчы сыйныф укучылары, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына аттестат алды. Алар тормышның беренче баскычын уздылар. Бу - алар өчен беренче үр. Укучылар! Сезне кулыгызга аттестат алуыгыз белән котлыйбыз. Сәламәт булыгыз! Киләчәгегез якты һәм матур булсын! Яңа үрләр яуларга әзер булыгыз! "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә алган йолдызларыгыз сезгә юл күрсәтеп барсын!/Дорогие наши 9-классники! 9 лет назад вы пришли в школу с широко раскрытыми глазами, ожидая чуда. Девять лет назад первый звонок собрал вас вместе в нашей школе и позвал в дорогу. Дорога ваша была нелегкой, с ухабами, резкими поворотами, можно сказать «гонки на выживание». Самое важное испытание в этом году – экзамены. Каждый по-разному их перенес: кто-то с должным спокойствием, кто-то менее спокойно. Волновались и вы, волновались и родители, переживали за вас и учителя, но все волнения уже позади. Первый тайм, как говорят, вы уже отыграли. В добрый путь, дорогие ребята! И пусть завтрашний день несет с собой только добрые перемены!
-
Волейбол буенча иптәшләрчә матч 27.06.2023

Җәйге каникулга эш планы нигезендә "Спорт көне" нә багышлап, мәктәпнең спорт клубы җитәкчесе Гайров Ильяс З. волейбол буенча студент егетләр белән спорт клубына йөрүче укучылар арасында иптәшләрчә матч оештырды. Дуслык җиңде. Егетләргә һәм Ильяс Зинуровичка сәламәтлек телибез.










