МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165
-
Ачык дәрес газетасында 02.08.2013

Музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовнаның Ачык дәрес газетасының 7 нче санында "Күңелемнең нечкә кыллары" дигән эссе язмасы басылып чыкты.
-
Күңелле балачак
03.06.2013
Балалар яклау көне уңаеннан "Күңелле балачак" дигән сабан туй бәйрәме булып узды.Балалар төрле ярышларда көч сынаштылар,уеннар уйнадылар,күңел ачтылар.
-
Сау бул бакча
31.05.2013
31 нче май көнне балалар бакчасында "Сау бул балачак" дигән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бәйрәм төрле матур җыр-биюләр белән үрелеп барды.Быел "Миләшкәй" балалар бакчасыннан 30 га якын бала мәктәпкә озатылды.Бәйрәмне музыка җитәкчесе Заянова Лилия ,тәрбиячеләр Ситдикова Гөлнур,Гайфиева Алсу әзерләделәр.
-
"Ачык ишекләр" көне
23.05.2013
23 нче май "Миләшкәй"балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Ачык ишекләр"көне үтте. Тәрбиячеләр Заялова Сирина Амирзяновна һәм Адиатуллина Гөлүзә Галимзяновналар әти-әниләргә балаларның ел буена алган белем дәрәҗәләрен,активлыкларын күрсәтү максатыннан шөгыльләр үткәрделәр.
-
Безнекеләр җиңүче 16.05.2013

Район мәктәпкәчә яшьтәге учрежденияләренең тәрбиячеләре арасында "Ел тәрбиячесе-2013"бәйгесе узды. Бәйгедә "Миләшкәй"тәрбиячеләренә тиңнәр булмады: Гран-прига Гайфиева Алсу Зөфәр кызы,1 нче урынга Шарафутдинова Гүзәлия Фәнис кызы лаек булды. Гайфиева Алсуга башкалабыз Казанда узачак бәйгедә катнашып,зур уңышларга ирешүен телисе генә кала.
-
Г.Тукай 25.04.2013

25 апрель конне "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән музыкаль-әдәби кичә булып узды.Аны зурлар торкеме балалары белән тәрбияче Сафиуллина Фанисә алып бардылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр,җырлар башкардылар.Презентация аша Габдулла Тукай иҗаты белән таныштылар.Бәйрәмнең икенче өлешендә Тукай әсәрләреннән мультфильмнар карадылар.Бәйрәмне музыка җитәчеләре Лилия Ландыш Заяновалар әзерләделәр.
-
Яшь борелэр-2013 18.04.2013

18 апрель конне балалар сәнгать мәктәбендә сәләтле балаларны үстерү уңаеннан "Яшь бөреләр-2013" фестивале узды. Анда "Миләшкәй" балалар бакчасыннан Яхин Алмаз нәфис сүз номинациясендә "1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Заялова С.А), җыр номинациясендә Сабирова Азалия (җитәкчесе Заянова Л.Р.) белән уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Салихҗанова Д.Р.) 2 нче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары"Балалайка" биюе белән (Султанова Адиля,Хабипова Софья,Буркова Ралина,Юлдашева Зәйнәп,Вилданов Шамиль,Каюмов Амир,Мугсимов Ислам,Ахметов Нияз) 3 нче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар(җитәкчесе Заянова Л.Р.). Габибуллина Азалия белән Зигангирова Адиля җыр номинациясендә уңышлы чыгыш ясаган өчен диплом белән бүләкләнделәр.
-
Экскурсия 10.04.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Ситдикова Голнур, Шарафутдинова Лилия,тәрбияче ярдәмечесе Шайхуллина Руфия белән элемтэ үзәгенә һәм "Туган як" музеена экскурсиягә бардылар. Алар анда почта,телеграф бүлекләрен карадылар.Балалар элемтә хезмәте белән таныштылар. "Туган як" музеенда балалар элек сакланган әйберләр белэн таныштылар,күргәзмә карадылар.
-
Ачык дэрес
22.03.2013
Бүген 22 нче март көнне 2 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Чернова Рәмзия бакча күләм ачык дәрес күрсәтте. Рәсем дәресен яңа ТРИЗ алымнарын кулланып күрсәтте. Дәреснең темасы: " Чәчәк ясау" иде.
-
Нәүрүз мобәрәк булсын 21.03.2013

Нәурүз ул – Яна ел, яңа кон дигән сүз.
Бу бәйрәм – борынгыдан килгән бәйрәм
Нәуруз –кон белэн тон тигезлэшкән
Чакка - 21-22 мартка туры килгэн
Шулай ук бу бэйрэм безнен төбәкләрдә
Язны коршылап, язгы чәчү
Эшлэре алдыннан уткәрелә торган
Халык бәйрәме булып санала
Бүген 21 март көнне Нәүрүз бәйрәме булып узды.Балалар бәйрәмдә җыр-биюләр башкардылар, төрле уеннарда күңел ачтылар. Кыш бабай белән Нәүрүз кызы көч сынаштылар. Шүрәле образы бәйрәмне тагында ачып җибәрде.






