МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148
-
Янгын куркынычсызлыгы буеча өйрәнүләр. 25.08.2014

21 август көнне "Ләйсән" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр оештырылды. Өйрәнүләрне оештыручылар Габдрахманов И.Х. һәм Фархутдинов Р.М. барлык бакча хезмәткәрләре алдында инструктаж үткәрделәр. Янгын сигналы буенча барлык балалар да эвакуацияләнде. Янгын сундерү хезмәткәрләре янгын чыгу урынын ачыклап, тиешле вазифаларын башкардылар. Өйрәнүләр тәмамлангач балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
-
Мөдирләрнең август секцион киңәшмәсе. 20.08.2014

20 нче август көнне “ Миләшкәй“ балалар бакчасында мөдирләрнең секцион киңәшмәсе узды. Киңәшмәнең теория өлешендә ФГОС буенча чыгышлар тыңланды ,эш тәҗрибәсе белән уртаклашу ,фикер алышулар булды.Мәгариф бүлеге методисты Р.Р.Шарифуллина яңа уку елына кулган максат-бурычлар, яңалыклар белән таныштырды.Л.М.Харисова узган уку елына нәтиҗә ясап,уңышларга ирешкән мөдирләргә грамоталар тапшырды,үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире А.И.Валиуллина яшь буынны тәрбияләүдәге уңышлары өчен грамота белән бүләкләнде.
Киңәшмәнең практик өлешендә Л.Р.Галимова, Сингапурча белем бирү стрктураларын кулланып, мастер –класс уздырды.
-
“Без оста төзүчеләр” . 20.06.2014

«Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның җәй айлары күңелле уза.Участокта балаларны аллы-гөлле чәчәкләр, әкият персонажлары каршы ала. Табигать кочагында, саф һавада оештырган уеннарны балалар көтеп ала. Без бүген тәрбиячеләре Адиятуллина Г.И., Сарварова Г. Р. балалар белән “Без оста төзүчеләр” – комнан төзү конкурсы оештырдык. Балалар ниләр генә ясамадылар: пирамидалар да өйделәр, машиналар, елга,ташбака, елан һәм башка бик күп уенчыклар ясадылар.
-
Лучший билингвальный детский сад. 19.06.2014

18 июня в Казани состоялась торжественная церемония подведения итогов Года дошкольного образования в Республике Татарстан и награждение победителей республиканских конкурсов «Лучший билингвальный детский сад» и «Детский сад 2013 года». Республиканская комиссия определила 15 лучших воспитателей по русскому языку, среди которых отмечена воспитатель по русскому языку нашего детского сада Зигангирова Диляра Илдусовна, которая была награждена Грамотой МО и НРТ и сертификатом.
-
1 июнь- балаларны яклау көне. 30.05.2014

Балалар- безнең киләчәк! Аларны яклыйк ,саклыйк!
Балаларнын шатланганын
Ишетсен Җир, тыңласын Җир!
Балаларның көлүеннән
Берчакта да тынмасын Җир!Балаларны яклау көне уңаеннан бакчабызда татар халкының милли бәйрәме -"Сабантуй" бәйрәме үткәрелде. Балалар ат чабышы,чүлмәк вату,капчык киеп йөгерү кебек милли уеннар уйнадылар,спорт ярышларында катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде,бәйрәм күчтәнәчләре тутырылган пакетлар өләшенде.
-
Сау бул,бакчам! 29.05.2014

-
Җиңү килде җиргә яз булып ! 07.05.2014

7 нче май көнне «Ләйсән» балалар бакчасы күләмендә Бөек җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан "Җиңү килде җиргә яз булып !" дип аталган бәйрәм иртәсе узды.Бәйрәмгә сугыш ветераны Хаят апа һәм хезмәт ветераны Гөлҗәннәт апа чакырылган иде..Ветераннар узләренен ачы тормыш юлы,сугыш авырлыклары хатирәләрен яңарттылар,узләре алып килгән күчтәнәчләрен тараттылар. Балалар ,үз чиратында, узләренең бәйрәм иртәсен һәм күчтәнәч пакетларын бүләк иттеләр.Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте, кунаклар бик сөенеп,изге теләкләрен теләп калдылар.
-
"Ачык ишекләр" көне. 09.04.2014

Бүген, 9 апрель көнне, “Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә “Ачык ишекләр” көне узды. Бу чарага, төркемдәге балаларның ата-аналары һәм мәктәптән башлангыч класс укытучылары килгән иде. Төркемнең төп тәрбиячесе Ризванова Сабира Махубрахман кызы килгән кунакларга сөйләм телен үстерү һәм грамотага әзерлек буенча эшчәнлек күрсәтте. Соңыннан ата-аналар килгән укытучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Китап- белем чишмәсе. 01.04.2014

1 нче апрель көнне“Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячеләре мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән китапханәгә экскурсиягә бардылар. Китапханәдә эшләүчеләр балаларга кошлар турында бик кызыклы чыгыш ясадылар, матур – матур балалар китаплары белән таныштырдылар. Ә балалар үз чиратларында, китапханә эшчеләренә үзләре өйрәнгән әкиятләрне, шигырьләрне сөйләп күрсәттеләр.
-
31.03.2014

31 нче март көнне “Ләйсән” балалар бакчасы рус телчесе Зигангирова Диләрә һәм тәрбияче Шаяхметова Зөһрә Минзәлә педагогия көллиятендә узган республика күләм тәрбиячеләр семинарында уңышлы чыгыш ясадылар һәм сертификатка ия булдылар.








