МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148
-
Яңа ел бәйрәмнәре. 25.12.2014

Яңа ел һәрвакыт шатлык, бәхет, яңа өметләр китерә торган бик күңелле бәйрәм.
23- 26 декабрь көннәрендә «Ләйсән» балалар бакчасында балалар өчен чыршы бәйрәмнәре уздырылды. Балалар янына кунак булып урман җәнлекләре белән бергә Шүрәле,Убырлы карчык та килгән иде. Кыш бабай һәм кар кызына балалар үзләренең ел буена өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр. Билгеле инде Кыш бабай белән Кар кызы да буш килмәгәннәр иде. Үзләренең зур капчыгыннан балаларга тәмле күчтәнәчләрен өләштеләр, һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
"Үз тавышыңны үзең тыңла!" 18.12.2014

Балалар бакчасында музыканы ярату хисләре, аны тыңлау теләген тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең бер максаты булып тора. «Үз тавышыңны үзең тыңла» дигән исем астында балалар бакчасында яңа ел җырларына конкурс оештырылды. Конкурста балалар микрофоннан үзләренең җырларын бүләк итеп, талантларын күрсәттеләр.
-
Гомум ата-аналар җыелышы.
09.12.2014
-
Без бергә! 05.12.2014

5 декабрь көнне “ Мизгел” яшьлэр үзәгендә инвалидларны яклау декадасына багышланган "Без бергә!" иганә марафоны уздырылды. "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы бу чарада актив катнашты.
-
Әниләр бәйрәме. 01.12.2014

1декабрь зурлар төркемендә әниләр көне узды. Бәйрәмгә кунак итеп әниләрне чакырдылар. Балалар әниләр турында шигырьләр сөйләделәр,яңа җырлар җырладылар һәм “Өч кыз”әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Музейга экскурсия. 12.11.2014

12 ноябрь көнне зурлар төркеме балалары,тәрбиячеләре Имамова Р.М. белән музейга экскурсиягә бардылар. Музейда балалар төрле экспонатлар карадылар. Музей хезмәткәрләре балаларны борынгы халыкларның көнкүреше, үзебезнең төбәктә иҗат итүче сәнгать осталары эшләре белән таныштырдылар. Балалар бу экскурсиядән бик канәгать калдылар.
-
Зурлар төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме . 31.10.2014

31 нче октябрь көнне зурлар төркемендә “Сөмбелә”бәйрәме узды.Бәйрәмгә кунак итеп әти-әниләр дә чакырылды. Балалар көз, көзге муллык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әти-әниләр белән оештырылган уеннар бәйрәмне тагын да ямьләде.
-
"Сөмбелә" бәйрәме. 27.10.2014

27 октябрь көнне «Ләйсән»балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә «Сөмбелә» бәйрәме үтте. Тәрбиячеләре Шаймурзина А., Сарварова Г.Р. һәм музыка тәрбиячесе Адиятуллина Г.И. балалар белән яңа җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләде.
-
Балалар бакчалары җитәкчеләре киңәшмәсе. 22.10.2014

22 октябрь көнне мәгариф идарәсе актлар залында балалар бакчалары җитәкчеләре киңәшмәсе булып үтте. Мәгариф идарәсе һәм балалар бакчалары арасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген бәяләү күрсәткечләренә ирешү буенча Килешү төзелде. Җитәкчеләр “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмат системасында “Электрон чират”, “Ата-аналар түләүе” бүлекләренең эшчәнлеген тормышка ашыруда хезмәттәшлек буенча киңәшләштеләр. Роскомнадзор реестрына үзгәрешләр кертүнең хокукый аспектлары каралды.
-
Патриотик тәрбия. 16.10.2014

Балаларны патриотик рухта тәрбияләү максаты белән 16 нчы октябрь көнне уртанчылар төркем балалары тәрбиячеләре Абдреева Гөлназ белән мемориаль паркка экскурсиягә бардылар. Тәрбияче апалары Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәнне балалар кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар.
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,
Һәйкәл булып калка батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.








