МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Тузганак чәчәк атты 23.05.2017

Балаларны туган як үсемлекләре белән таныштыру максатыннан икенче кечкенәләр төркеме балалары “Яшел әкият” түгәрәгендә тузганак чәчәген яфрагы буенча танырга өйрәнделәр һәм аның файдасы турында белемнәрен арттырдылар.
Вот и зацвел цветочек «Мать и мачехи»! Дети второй младшей группы в кружке «Зеленая сказка» знакомились с этим растением. Они изучали его, рассматривали со всех сторон, а также узнали о его лекарственных свойствах. Ребята пополняли свои знания.
-
Без- кечкенәләр 18.05.2017

“Ләйсән” балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә психолог уйлау сәләтен үстерү, балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан үстерешле һәм дидактик уеннар уйнатты.
В МБДОУ «Муслюмовский детский сад «Ляйсан» педагог – психолог провела занятие с детьми первой мл. группы на развитие мелкой моторики рук у детей и укрепления здоровья . Занятие проводилось в форме игры , участвовали все дети активно. Занятие было увлекательное и интересное.
-
Экскурсиягә бардык 17.05.2017

Полиция хезмәтенең җаваплы һәм катлаулы эш икәненә төшендерү максатыннан “Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мөслим районы эчке эшләр бүлегенә экскурсиягә бардылар. Анда безне бик җылы каршы алдылар һәм үзләренең мини - музеена алып кереп лаеклы ветераннары һәм тарихы белән таныштырдылар. Балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына җаваплар алып, кәнагать булып кайттылар.
Дети подготовительной группы нашего садика «Ляйсан» ходили на экскурсию в РОВД. Детей встретили очень тепло. Нас познакомили с историей, ветеранами и с музеем. Работа полицейского очень трудная, важная и очень нужная. Ребята познакомились с бытом участка, задавали разные вопросы , интересовались. Всем очень понравилась эта экскурсия.
-
Чыгарылыш кичәсенә әзерләнәбез 15.05.2017

“Ләйсән”балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Сау бул,бакча” чыгарылыш бәйрәм кичәсенә әзерләнәләр.Шигырь, бию-җырларын кабатлыйлар.
Мы готовимся к нашему выпускному вечеру. Повторяем стихи , песни и танцы.
-
Беренче кунагыбыз 12.05.2017

Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасы кабаттан матурланып, сабыйларны үзенә җыйды.Ә бүген бакчабызга беренче кунагыбыз Рамил Хәмзә улы Муллин килде. Ул балаларыбыз белән аралашып, хәлләрен сорап китте.
-
Ур-ра, без янәдән “Ләйсән” бакчабызга кайттык. 11.05.2017

Мөслим авылы “Ләйсән” гомуми үстерелешле балалар бакчасының бинасында төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләре бетте.Балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертелеп декабрь аенда ябылган иде. Яктырту һәм җылыту торбалары, электр чыбыклары алыштырылды, җылы идәннәр җәелде, стена-түшәмнәр, фасад яңартылды, пластик тәрәзәләр куелды.Бүлмәләр өлешчә яңа мебельләр белән тулыландырылды.Май аенда бакчабыз яңартылып,ачык төсләргә баеп,”матур күлмәк” киеп,үзенең сабыйларын каршы алды.Бакчабызны ремонтлауда зур көч керткән район хакимияте Рамил Хәмзә улы Муллинга,аның командасына,район-мәгариф бүлегенә,Мөслим төзекләндерү оешмасы җитәкчесе Илдар Гаяз улы Авзаловка,аның тырыш коллектив эшчеләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Семинар-практикум үтте 20.12.2016

20 декабрь көнне Мөслим районы “Ләйсән”балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү оешмаларында ФГОСны тормышка ашырып, экологик белем бирү процессында балаларның проектлы-эзләнү эшчәнлеген оештыру “ исеме астында семинар-практикум үтте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре “Танып белү” белем бирү һәм “физик культура” белем бирү өлкәләреннән интегральләштерелгән эшчәнлек күрсәттеләр.Педагог-психолог эмоциональ халәт тудыру, коллективны бергә җыю һәм эшләү максатыннан психологик тренинг үткәрде. “Ләйсән” һәм “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре экологик темага чыгыш ясадылар. Семинар ахырында эшләнгән эшләргә йомгак ясалды,килгән кунакларыбыз тәҗрибә алып китте.
-
19.12.2016

16 нчы декабрь көнне "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячелэре Муса Жәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә " әдәби туган як"дип исемләнгән фәнни - гамәли конференциядә уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
Чиста куллар 16.12.2016

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбиячеләр “Чиста куллар” көне уздырды. Балаларга кунакка шәфкать туташы Кадрия Набиевна чакырылды. Ул балаларга кулларның һәрвакыт чиста булуы-сәламәтлекнең нигезе икәнен аңлатты. Балалар бу көнне үзләренең кулларын гына түгел, курчакларның кулларын да сабынлап юдылар.
-
Конкурска нәтиҗә 14.12.2016

“Ләйсән” балалар бакчасы базасында кыш темасына багышланган лэпбукларга һәм экологик тирәлеккә конкурс үтте. База балалар бакчасы мөдирләре белән бергәлектә бу күләмле эшкә нәтиҗә ясалды.








