МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
"Беренче очрашу" 22.06.2017

“Беренче очрашу”
Әле күптән түгел кечкенәләр төркеме балалары беренче тапкыр бакча бусагасын атлап керделәр. Беренче көннәрдә алар әти-әниләре артына тизрәк качарга тырыштылар, шулкадәр шаулы тоелды аларга яңа тормыш.
Иртән иртүк елаган һәм көйсезләнгән тавышлар акрынлап тына, чөнки саубуллашу күз яшеннән башка булмый. Иртәнге күнегүләр,манный боткасы да зур һәм көчле булып үсәр өчен бик тиз ашалып бетә. Төркемдә башка балалар белән уйнау, саф һавада йөрү, йокы сәгате – болар барысы да кирәккә әверелә. Бу яңа тормашка өйрәнергә сабыйларга сизгер һәм ягымлы тәрбияче апалары ярдәм итә.
“Первая встреча”
Ещё совсем недавно первый раз переступили ребятки младшей группы порог детского садика. Первые дни они старались поскорее спрятаться за маму или папу - настолько шумной казалась новая жизнь по сравнению с привычной размеренной домашней обстановкой.
С самого утра еще слышны плач и капризы, которые постепенно утихают – ведь прощаний без слез не бывает. Гимнастика по утрам, манная каша уже быстро съедается, чтобы вырасти большими и сильными, игра с другими детьми в группе, прогулка на свежем воздухе, тихий час – всё это становится очень нужным. Адаптироваться детям могут помочь только чуткие воспитатели.
-
Бөҗәкләрне күзәтәбез 21.06.2017

«Ләйсән» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары табигатьтә бөҗәкләр күзәтәләр.
Старшая группа детского сада “Ляйсан” наблюдают на природе за насекомыми.
-
"Матур гадәтләр" 20.06.2017

Матур гадәтләр турында китаплар уку көне уңаеннан икенче кечкенәләр төркемендә “Казлар- аккошлар” рус халык әкияте укылды. Әкияттә тасвирланган геройларның гамәлләре аша, бер-береңә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.
Сегодня во второй младшей группе день был посвящён чтению книг про красивые манеры. Дети с воспитателями прочитали русскую народную сказку “Гуси-лебеди”. В конце провели беседу о героях сказки, и о том, как нужно бережно относиться друг к другу.
-
Җәйге урман 19.06.2017

Беренче кечкенәләр төркеме бүген җәйге урманга сәяхәткә бардык. Урман җәнлекләре аю, куян, төлке белән таныштык. Җәнлекләрнең килеш-килбәләрен, хэрэкэтлэрен күзәттек. Аюга күчтәнәчкә кисеп ябыштырып җиләк ясадык.
Сегодня первая младшая группа нашего детского сада «Ляйсан» побывала в гостях у лесных жителей. Они подружились с зайчиком, медведем и с хитрой лисичкой. И в добавок подарили медведю сладкое угощение – землянику.
-
“Мин җәйне яратам” 13.06.2017

2 нче кечкенәләр төркемендә “Мин җәйне яратам” темасына әңгәмә уздырылды. Җәй ел фасылын чагылдыручы рәсемнәр каралды. Табигатьтәге җәйге үзгәрешләр турындагы күзаллауларны киңәйтү максатыннан кәгазьдән аппликация ясалды.
Во второй младшей группе детского садика «Ляйсан» прошла беседа на тему « Я люблю лето». Дети смотрели картинки ,рисунки на эту тему и делали к ним аппликации из бумаги.
-
Дидактик уеннар 07.06.2017

“Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, хөрмәт итү сыйфатларын үстерү максатыннан көннәрен дидактик уеннар уйнауга багышладылар.
Старшая группа детского садика «Ляйсан» провела день играя в дидактические игры. Они проявляли уважение, умелость, целеустремленность, ловкость рук .
-
Җәйге рәсемнәр 06.06.2017

Табигатьтәге җәйге үзгәрешләр турындагы күзаллауларын киңәйтү максатыннан икенче кечкенәләр төркеме җәй темасына рәсем ясадылар.Балалар җәйнең матурлыгын рәсем аша тасвирлап күрсәттеләр.
Дети второй младшей группы сделали рисунки на тему лета. Иллюстрировали красоту лета в своих рисунках.
Я рисую лето –
А какого цвета?
Красной краской –
Солнце,
На газонах розы,
А зеленой – поле,
На лугах покосы.
-
Балалар яклау көне 01.06.2017

Беренче июнь - балаларны яклау көне уңаеннан бакчабыздабалалар өчен бәйрәм үткәрелде. Бүлмәбез матур итеп бизәлде,әкият дөньясыннан кунак булып песи белән эт һәм клоун килде.Бәрәмебездә төрледән -төрле уеннар:кашыкка йомырка куеп йөгерү,ат чабышы, күз бәйләп әйбер кисү балалар күңеленә хуш килде.Алар барысы да бик теләп уеннар да катнаштылар,җырладылар ,биеделәр,бүләкләр алдылар.Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле,матур үтте.
1 – июня день защиты детей. В нашем садике «Ляйсан» прошел праздник посвященный этому дню. К нам пришли в гости герои сказок : это песик, кошечка и клоун. Мы красиво украсили наш садик, дети играли, веселились, пели песни, участвовали в конкурсах и в конце праздника все получили подарки. Всем очень понравилось, дети остались довольны проведенным мероприятием.
-
Бакчабызны матурлыйбыз 31.05.2017

“Ләйсән” балалар бакчасында җыештыру эшләре дәвам ителә. Коллективыбыз бар тырышлыгын куеп территорияне чистартуга үз көчен куя.
Коллектив детского садика «Ляйсан» продолжает обустраивать свои участки. Мы работаем не покладая рук.
-
Сау бул,бакча! 29.05.2017

Бүген бакчабызда бик зур бәйрәм узды. Ул- бакча белән хушлашу. Матур да, шул ук вакытта моңсу һәм дулкынландыргыч та бәйрәм . Балаларыбыз үзләренең онытылмас биюләрен,җырларын , җылы сүзләрен әти-әниләренә,тәрбияче апаларына бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында теләкләрен теләп, матур шарларын очырдылар.Бездэ балаларыбызга алдагы тормышларында уңышлар теләп калабыз.
До свидания, наш детский сад ! Вот и закончился учебный год. Сегодня в нашем садике «Ляйсан» прошел выпускной вечер. На празднике дети пели, играли, рассказывали свои стихотворения и смотрели веселые сценки. В конце праздника выпускников поздравили воспитатели, педагоги и родители. Затем дети запустили в небо воздушные шары. Праздник прошел очень замечательно!








