МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Балаларның ирекле уеннары 03.12.2019

Мәктәпкә әзерлек төркемендә эшчәнлекләрдән соң балалар төрле ирекле уеннар уйнарга яраталар. Кызлар сюжетлы-рольле уеннар уйнарга яратсалар, малайлар төрле дидактик, өстәл уеннары яраталар. Бакчада балаларга төрле ирекле уеннар оештыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 02.12.2019

Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирелә. Һәрдаим график нигезендә иртәнге гимнастика, физкультура эшчәнлекләре узалар. Барлык эшчәнлекләр барышында да физминуткалар кулланалар.
-
Нигә икән туган көннәр елга бер генә? 02.12.2019

Бакчада балаларның туган көн бәйрәмнәре бик күңелле уза. Кунакка төрле әкият персонажлары киләләр. Алар балаларга төрле кызыклы уеннар оештыралар, балалар белән бергә бииләр, җырлыйлар, рәхәтләнеп күңел ачалар.
-
Чираттагы педагогик киңәшмә узды 29.11.2019

Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы педагогларының чираттагы киңәшмәсе узды. Анда өлкән тәрбияче Л.Басырова педагогларны "Балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү эшчәнлегенең торышы" темасына узган тематик тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Бакча мөдире М.Ә.Солтанова педагогларны көн үзәгендә торган мәсъәләләр белән таныштырды.
-
Үзең эшләгәч тәмле ул, кирәк эшләп ашарга 28.11.2019

Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче И.Хабирова белән винегрет ясау серләренә өйрәнделәр. Үз кулларын белән эзерләнгән ризык бик тә тәмле була икән.
-
Ачык чаралар карау бара
27.11.2019
Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасында еллык план нигезендә балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү буенча ачык дәресләр узды. Ачык эшчәнлекләр икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә уздылар.
-
Поздравляем Динару с победой 26.11.2019

Воспитатель МБДОУ "Кояшкай" Нугманова Динара Фанилевна стала лауреатом всероссийского конкурса "Зирәк остаз-XXXX" в номинации "Сценарий праздника" с авторской разработкой "Төкле аягың белән, Көз кызы Сөмбелә". Организатор конкурса - журнал Гаилә һәм мәктәп". Поздравляем Динару с победой в конкурсе.
-
"Әниләр көне" уңаеннан 25.11.2019

Һәр төркемдә дә тәрбиячеләр "Әниләр көне" уңаеннан балалар белән берлектә кадерле әниләренә бүләкләр ясадылар, видеокотлаулар юлладылар. Әни-дөньядагы иң газиз, иң кадерле зат ул. Әни диеп баланың теле ачыла. Әнидән дә изге кеше юк бу дөньяда.
-
Кечкенәләр әвәләргә өйрәнәләр 21.11.2019

Беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Р.Габдулхакова балаларны пластилин белән әвәләргә өйрәтә. Балаларга әвәләү бик күңелле, кызыклы шөгыль. Бүген балалар пластилин кисәгеннән агачның кечкенә ботакларын әвәләделәр.
-
Үзешчән смотр-концертында катнаштык 20.11.2019

Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы район күләмендә оештырылган смотр-концертта катнашты. Эзерләгән концерт номерларын тамашачылар бик җылы каршы алдылар, бигрәк тә кызлар башкаруындагы чегән биюен көчле алкышларга күмделәр. Район хакимияте җитәкчелеге тарафыннан район үзәгендәге барлык балалар бакчалары коллективларына шундый бай эчтәлекле концерт программасы эзерләгәннәре өчен рәхмәтләр җиткерелде.







