МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Җәйге табигать" 06.07.2023

Балаларның табигать белән уңай аралашуын тәрбияләү мөһим, моның өчен әйләнә – тирәгә карата экологик дөрес,гуманлы карашка таянып эш итәргә кирәк. Балаларны табигать белән таныштыру әйләнә –тирәнең мөһитен аңларга ярдәм итә. Табигать белән аралашу аша бала сөйләм телен баета. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән табигать турында әңгәмә кордык, "Җәйге табигать" темасына аппликация ясадык.
-
Иҗади эш 29.06.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Лилияләр чәчәк аткан чак" исемле күмәк эш башкардылар
-
Бәйрәм белән! 28.06.2023

Иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете мөбәрәк булсын! Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен.
-
Тәҗрибә участогында хезмәт 26.06.2023

Хезмәткә хөрмәт һәм кызыксыну максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыбелән тәҗрибә участогында суган, кишер, чөгендер утырттык, купъеллык чәчәкләрне тәрбиялибез. Балалар үсемлекләргә су сибәләр, чүпләрен утыйлар, ничек үсүләрен күзәтеп торалар.
-
"Песи белән тычканнар" 22.06.2023

"Песи белән тычканнар"- почмак алыш уеннарының бер төре. . Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган балалар, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.
-
Саф һавада уеннар 21.06.2023

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
-
Җиңү паркына сәяхәт 20.06.2023

Бакчабызның уртанчылар төркеме бүген Җиңү паркына сәяхәт кылды. Анда алар чик сакчылары белән таныштылар
-
Кызыклы очрашу 19.06.2023

Бүген бакчабыз балалары өчен бик күңелле очрашу булды. Әкият геройлары бездә кунакта булды
-
Иртәнге гимнастика 16.06.2023

Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормальләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйткәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дисциплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.Безнең балалар бакчасында иртәнге зарядка бик рәхәтләнеп үткәрелә. Кече яшьтәге балалар да тырышалар, тәрбияче апалары артыннан кабатлыйлар.
-
Уртанчылар төркемендә аппликация 14.06.2023

Россия көне алдыннан уртанчылар төркеме тәрбиячеләре балалар белән Туган ил турында, һәр илнең үз гербы, флагы һәм гимны барлыгы турында әңгәмәләр үткәрделәр. Балаларның алган белемнәрен ныгыту өчен коллектив аппликация ясадылар. Ул үзендә өч төсле Россия флагы дәүләт символикасын үз эченә ала.







