МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Әтиләр бәйрәме 20.02.2017

20 нче февраль көнне мәктәптә әтиләр бәйрәме уздырылды. Укытучы Гайсина Р.З. “Саләмәт яшәү серләре“ темасына чыгыш ясады. Укучылар әтиләргә концерт номерлары күрсәттеләр.
-
Бәйрәмгә әзерлек 15.02.2017

Мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә әзерлек бара.
-
Истәлекле дата 11.02.2017

Бүген Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулуга багышланган чараларда 5-9 класс укучылары һәм укытучылар коллективы катнашты. Чарада Мөслим, Тукай, Сарман, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән килгән әфган сугышы ветераннары белән , район , хәрби комиссариат, авыл җирлеге җитәкчелеге, район җәмәгатьчелеге, әмәкәйлеләр катнашты. Чараларда катнашучылар әфган сугышында һәлак булган Илфар Фаррахов , кайткач арабыздан киткән бертуган Филис, Фаяз Исмагиловлар каберләренә чәчәкләр салдылар, өч бертуган Исмагиловлар йортына истәлек элмә такта куюда катнаштылар. Әмәкәй мәктәбендә оештырылган бәйрәм табыны артында район мәдәният йорты үзешчәннәренең махсус концерт программасын карадылар.
-
Парламент дәресе 07.02.2017

Бүген мәктәптә парламент дәресе үткәрелде . Укучылар алдында Җирле үзидарә депутаты Гарифуллин Х. чыгыш ясады.
-
Cтудентлар белән очрашу 04.02.2017

3 январь көнне мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар чакырылды . Алар үзләренең уку йортлары турында сойләделәр, укучыларны студент тормышы белән таныштырдылар. Соңыннан укучылар, студентлар, авыл яшьләре волейбол буенча көч сынаштылар.
-
Встреча 31.01.2017

31 января 2017 года муниципальный служащий Салихова Л.З. совместно с оперуполномоченным ОУР отдела МВД России по Муслюмовскому району подполковником полиции Шаймардановым Э.И. провела лекцию на тему: “О вреде употребления наркотиков, об административной и уголовной ответственности за не медицинское употребление наркотических средств” и “О последствиях правонарушения среди несовершеннолетних” среди учащихся 5-9 классов, на котором присутствовало 20 учащихся и 10 преподавателей. Так же проведено анкетирование среди учащихся.
-
Кышкы спартакиада 28.01.2017

27 нче гыйнвар көнне Мөслим гимназиясендә педагогик хезмәткәрләрнең кышкы спартакиадасы булып узды. Мубараков И.М.,Исламов Р.А., Әхмәтгалиев И.Р., Хәкимова Г.Ш., Мубаракова Д.Ф. составында безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясады. Мәктәп директорлары арасында чаңгыда шуу буенча Мубараков И.М. икенче, турникта тартылу буенча Әхмәтгалиев И.Р. өченче, отжимание буенча Хәкимова Г.Ш. икенче урын алдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мәктәп командасы 2 урынга лаек булды. Коллегаларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Кошларга ярдәм 26.01.2017
Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп, азык эзләүче кошларны күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны күздә тотып, мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары кошларга ярдәм итәргә булдылар. Җимлекләр ясап, мәктәп һәм өй янындагы агачларга элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге кошларны көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән сыйлыйлар.
Кыш җиттеме – кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!
Җимлек ясап элгән балаларга, аларның әти-әниләренә рәхмәтебезне белдерәбез. -
Межрегиональный семинар учителей русского языка и литературы 25.01.2017

В нашей школе прошёл межрегиональный семинар учителей русского языка и литературы на тему "Проблемы экологии языка". Учителя Гайсина Р.З и Фаррахова Р.Г. провели открытые уроки. Учитель Кубяковской СОШ Фатихова Э.А провела мастер - класс на тему "Применение проектной деятельности на уроках". Представители РБ , учителя МБОУ СОШ с. Кадырово поделились опытом работы с одаренными детьми.
-
Музейга экскурсия 21.01.2017

М.Шәймиев атналыгы кысаларында "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге әгъзалары түгәрәк җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. һәм тарих укытучысы Әхмәтов Р.Ә. белән берлектә М.Шәймиевның Әнәк авылындагы музей-йортына экскурсиягә бардылар. Музей җитәкчесе Г.Гибадуллина М.Шәймиев, аның шәҗәрәсе, гаиләсе турында эзлекле, эчтәлекле итеп сөйләде. Укучылар М.Шәймиев турында бик күп мәгълүмат алдылар. Беренче президентыбызның туган авылына экскурсия бик файдалы булды.









