Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Осторожно, грипп! / Грипптан саклан! 22.01.2020

22 декабря медсестра гимназии Гарипова Г.Р. во 2 классе провела беседу с обучающимися на тему "Осторожно! Грипп". В ходе беседы учащиеся узнали о вирусе гриппа и мерах его профилактики.
22 нче гыйнвар көнне гимназиянең медик хезмәткәре Гөлнара Гарипова 2 нче сыйныф укучылары белән "Сак булыгыз, грипп!" дигән әңгәмә үткәрде. Сөйләшү барышында балалар грипптан ничек саклану ысулларын белеп калдылар.
-
Грипптан сакланабыз 22.01.2020

Укучыларыбыз белән грипптан саклану буенча даими рәвештә чаралар үткәрелеп тора. Мәктәпнең шәфкать туташы Гөлнара Рәис кызы бүген бик күп сыйныфларда "Грипп куркынычы яный, сакланыйк!" исеме астында әңгәмәләр үткәрде. 10 нчы сыйныф укучылары үзләре белергә теләгән сорауларга җаваплар алдылар. 2 нче сыйныф укучыларына ата-аналары белән бергәләп өйрәнү өчен памяткалар да таратылды. Әңгәмәләр бик файдалы узды!
-
Популяризации использования юными пешеходами фликеров 22.01.2020

22 января в гимназии отрядом ЮИД была проведена профилактическая акция "ФЛИКЕР", целью которой является снижение количества ДТП с участием детей-пешеходов и популяризации использования юными пешеходами светоотражающих элементов. Фликер (цветоотражатель) на одежде - реальный способ уберечь ребенка от травмы на неовещенной дороге. Отряд ЮИД перед началом уроков проверил наличие СВЭ у учащихся, родителей, а также у учителей гимназии.
-
Спорт комплексларына абонементлар тапшырылды 21.01.2020

20 нче гыйнварда Рәмзил Бәдриев гимназиядә кунакта булып, күптән урнашкан традицияне дәвам итте. Ул линейкада гимназиянең уку алдынгалары һәм активистларга спорт комплексларына бушлай йөрү мөмкинлеге бирүче абонементлар тапшырды. Афәрин!
-
Активисты получили подарки 21.01.2020

20-го января руководитель МБУ "СШ "Юбилейный" Мензелинского Муниципального района вручил передовикам учебы и активистам абонементы на бесплатное посещение спортивных комплексов.
-
ТАССРның 100 еллык юбилеена багышлап 21.01.2020

Гимназиядә ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган чаралар уза. 3-4 нче сыйныф укучылары арасында узган "Әдәби марафон"ның йомгаклау турына 21 укучы чыкты. Алар үзара ярышачак. Уңышлар!
В гимназии проходят мероприятия, посвященные 100-летию ТАССР. На заключительном туре "Литературного марафона" будут участвовать 21 учеников. Успехов им!
-
И.Г.Һадиуллин белән очрашу күңелләрдә якты хисләр калдырды 16.01.2020

10 нчы гыйнвар көнне гимназиябездә Һадиуллин Илсур Гәрәй улы - Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары - кунакта булып, педагоглар белән очрашты, мәгариф системасында булган һәм булачак зур үзгәрешләр турында сөйләшү оештырды. Һәркемне дә борчыган мәсьәләләрдән уку сыйфатына ирешү юллары, ОГЭ, ЕГЭ, ВПР аша белемнәрне тикшерүне гадел оештыру турында үз фикерләрен җиткерде. Укытучылар үз чиратында гадел җитәкчебезнең һәр сүзе белән килешүләрен белдерделәр, үзләрен борчыган дәреслек мәсьәләләре турында сорауларын да бирделәр. Очрашу күңелләрдә яхшы хисләр һәм алдагы көннәргә ышану хисе калдырды.
-
Һөнәри бәйгеләр үстерә 16.01.2020

"Ел укытучысы - 2020" бәйгесендә гимназиядән хөрмәткә лаеклы укытучыларыбыз: башлангыч сыйныф укытучысы Мөхәммәдиева Раушания Шамил кызы һәм татар теле укытучысы Галиева Лилия Альберт кызы катнашты. Бәйге комиссиясе алдында алар ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр инде. Остазларыбызның хезмәте мактауга лаек. Афәрин! Уңышлар телибез!
-
Кошларны кайгырттылар 16.01.2020

Кышның уртасы җитүгә табигатьтә ризык бетә, кошларга һәм җәнлекләргә авыр көннәр башлана. Мондый чакта алар кешеләргә сыена. Укучыларыбыз кышын кышлаучы кошларыбызга ярдәмгә ашыкты. Бүген алар җимлекләр ясап алып килделәр, аларны мәктәп бакчасындагы агачларга элделәр. Хәзер инде көн саен, онытмыйча, җимлекләргә җим салырга кирәк. (Җимлек - кормушка, җим - еда для птиц).
-
Каникуллар күңелле үтә 04.01.2020

Кышкы каникул вакытында гимназия укучылары актив ялны сайлыйлар.Алар, педагоглар күзәтүе астында саф һавада уеннар уйныйлар, күңелле итеп ял итәләр.














