Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 324 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Соревнования "Борьба на поясах" 18.11.2019

На районных соревнованиях по Борьбе на поясах команда Гимназии заняла 3 место. На громкую победу свой вклад внесли: Загриев Фахим - 3 место, Фаррахов Ильназ - 3 место, Халиуллин Айнар - 3 место, Фаррахов Рамазан - 3 место, Балакаев Эдвард - 3 место, Салимов Нияз - 1 место,Нуруллин Айзат - 3 место, Фахразиева Алина - 3 место, Мухаметшина Алия - 3 место. Поздравляем всех победителей и призеров !!!
-
Соревнования по гиревому спорту 18.11.2019

На районных спортивных соревнованиях по гиривому спорту многие учащиеся гимназии заняли призовые места и прославили нашу школу. Это: Ханов Тимур - 1 место, Козелков Андрей - 1 место, Исламов Ильдан - 2 место, Валиева Зульфия - 1 место, Гафтятуллина Индира - 3 место. Молодцы, безбулдырабыз!
-
"Әдәби марафон" проектын йомгаклау 15.11.2019

"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелә торган онлайн-проект. Проект Татнеты үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә оештырылып үткәрелә. 21 көн дәвамында бара торган бу бәйге татарлар арасында әдәби китаплар белән кызыксыну, китап укуны активлаштыру максатыннан оештырыла. Йомгаклау тантанасында гимназиядән дә бәйгедә катнашкан укучылар һәм укытучылар катнашты. Афәрин!
-
Республикакүләм семинар 14.11.2019

13 нче ноябрь көнне гимназиядә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Мөслим, Актаныш, Зәй, Менделеевск, Минзәлә районнарының педагоглары, мәктәп директорлары, методистлары катнашында зона семинары-киңәшмәсе узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлеге белән бергәлектә оештырылган бу киңәшмә татар теле укытучыларының педагогик осталыкларын һәм иҗади үсешләрен камилләштерү проблемасына багышланган иде. Киңәшмәдә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, актив язучы Факил Сафин да катнашты. Пленар утырышта Мәгариф министрлыгының милли эшләр буенча бүлек мөдире Лилия Ахмәтҗанова, Г.Ибраһимов ис.ге Фәннәр академиясенең өлкән хезмәткәре Диләрия Абдуллина, ТР Фәннәр академиясенең өлкән укытучысы Гөлнара Хадиевалар чыгыш ясады. Семинарның гамәли өлешендә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашты. Семинар бик файдалы һәм нәтиҗәле узды.
РҮ
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 28.10.2019

Уңган малайларыбыз: Лобанов Саша һәм Хәлиуллин Айнар тагын бәйгеләрдә булып, җиңүләр яулап кайттылар. "Казанская радуга" дип аталган бәйге аларга зур уңышлар алып килде. Алар бәйгенең 1 нче һәм 2 нче дәрәҗәсендәге Дипломнарга лаек булдылар. Афәрин!
-
Халыклар дуслыгы көне 28.10.2019

28.10.2019 4 нче ноябрь - Халыклар дуслыгы көне уңаеннан, 5-11 нче сыйныф укучылары өчен "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" темасына бердәм ачык дәрес үткәрелде (җаваплы - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы - Гайфетдинова Т. И. ) Чакырылган кунаклар: Михайлова Ирина Марксовна - директор ММЦ «Веста», председатель Дома Дружбы народов Татарстана в Мензелинском муниципальном районе, Токарев Марк Олегович - помощник главы по вопросам противодействия коррупции
-
Казан кооператив институты вәкилләре белән очрашу 28.10.2019

9-11 нче сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, Казан кооператив институты вәкилләре белән очрашу үткәрелде.
-
Көзге куркынычсызлык турында кисәтү 28.10.2019

Бүген гимназия укучылары өчен көзге куркынычсызлык турында кисәтү ясалды. ОБЖ укытучысы Бәдриев Марат Фәез улы укучыларга сулыклар янында үз-үзеңңе тоту турында кисәтте.
-
Шахмат бәйгеләре узды 28.10.2019

Чираттагы Шахмат бәйгеләре узды. Гимназиядән Нуриев Ислам призлы 3 нче урынга лаек булды. Афәрин!
-
"Көзге бал" бәйрәме 27.10.2019

Мәктәптә "Көзге бал" бәйрәме гөрләп узды. Әлеге бәйрәмне каникул алдыннан барлык балалар көтеп ала. Кечкенәләр өчен аерым, 5-8 сыйныфлар өчен аерым бәйрәм үткәрелә. Бәйрәмдә төрле бәйгеләр оештырыла, һәр сыйныфның уңган Көзбикәләре сайлана.














