Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Подготовительные курсы по физике 17.10.2015

В районе многие выпускники интересуются предметом Физика. Показатели сдачи ЕГЭ с каждым годом увеличиваются в количественном и качественном разрезе. В этом году из дополнительных мероприятий по подготовке к ЕГЭ являются организованные на базе гимназии курсы для учащихся 11 класса по подготовке к ЕГЭ. Преподаватель - специально приглашенный преподаватель из ЕГПУ, учителя также обучаются вместе со своими учениками. Курсы проводятся еженедельно по субботам, начало - в 9.30.
-
Сабир Өметбаев хәтерен зурлап 17.10.2015

Минзәлә шәһәре театрында Сабир Өметбаев хәтерен зурлап шахмат туры үткәрелде. Минзәлә шәһәре дәүләт драма театры Г.Тукай бүләге иясе булган, ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре С.Өметбаев исемен горур йөртә һәм, исемен мәңгеләштерү максатыннан, төрле чаралар үткәреп тора. Гимназия укучылары да әлеге чарада актив катнашты.
-
Театрга сәяхәт 16.10.2015

Бүген 1 нче сыйныфтан алып, 5 нче сыйныфка кадәрге укучылар Минзәлә театрына сәяхәт иттеләр. Хәзер театр бинасы мәктәбебезгә якын урнашканлыктан, укучыларыбыз җәяүләп кенә барырга булдылар. Саф һавада рәхәтләнеп урамда йөреп кайту бик файдалы булды. "Йолдыз малае" спектакле дә кызыклы, нәкъ менә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен куелган. Рәхәтләнеп карады балалар! Алдагы театр урта һәм югары сыйныф укучыларына да булса иде.
-
Сынап карау тестлаштыруы 14.10.2015

Бүген гимназиядә метод кабинет тарафыннан 9 нчы А, Б сыйныфы укучылары өчен татар теленнән Бердәм республика тестлаштыруына репетиция оештырылды. Укучылар нәкъ тестлаштыру вакытындагы кебек, парта саен бер генә укучы утырып, эшләрен кара төстәге гельле каләмнәр белән башкардылар. Эшкә 45 минут вакыт бирелде, бүгенгә изложение һәм сочинение өлешләре буенча белемнәр тикшерелмәде. Укучыларның белемнәренә "ревизия" ясау өчен, мондый эш оештыру бик кирәк.
Тиздән Мәгариф министрлыгы 11 нче сыйныфларда сайлап алу предметларыннан сынап карау имтиханы оештыра. Информатика, тарих фәннәреннән (безнең укучылар шушы фәннәрне сайлаган) тестлар биреләчәк. Уңышлар телибез!
-
Креативность - требование времени 13.10.2015

Одной из ценностей гимназии по программе Школы Превосходства является КРЕАТИВНОСТЬ. Две другие ценности - образованность и духовно-нравственные ценности более понятные для всех. Креативность же как одно из составляющее качество личности обозначилась сравнительно недавно, в начале 21 века. А как воспитывать у современной молодежи такое ценное и необходимое качество - поблема мало изученное. В традиционной и советской педагогике об этом также не говорится. Сегодня коллектив гимназии закончил обучение по данной проблеме и научился многому. Занятия, проводимые методистами ИМЦ Максимом Андреевичем, Мариной Николаевной, Насимой Миргалифзяновной педагогам очень понравились. Тренер из Сингапура Ширин удивляла своим необыкновенным спокойствием и преданностью своему делу. Она с удовольствием рассказывала о Сингапуре и о его разнообразной национальности. Отвечала на все вопросы учителей. Педагоги с интересом изучали структуры "Скампер", "Тригексафлексагон", "Чоп чилли чоп" , "Делай то, что я говорю", и другие, побывали в роли картонки и упаковочной коробки, не раз ставили себя вместо детей.
Не удивимся, если уже завтра с уроков дети выйдут весело подпевая "Чоп чилли чоп, чоп чилли, чоп".
-
Креатив фикер йөртү - заман таләбе. 12.10.2015

Балаларны креатив (гадәти булмаган) фикер йөртә белергә өйрәтү - бүгенге заман мәктәбенә куелган таләпләрнең берсе. Бүген көне буе укытучылар әлеге юнәлештә белемнәрен яңарттылар, сингапур структуралары куллану аша XXI гасыр кешесе тәрбияләүнең серләренә төшенделәр. "Перекрестная наметка идей", Сэйм Бат Дифэрэнт", һәм башка шундый структуралар тиздән мәктәптә кулланышка керәчәк дип, көтәргә генә кала. Ширин исемле Сингапурдан килгән тренер үзенең борынгы хикәятләрдә генә очрый торган исеме, яшьлеге, гадилеге һәм игътибарлы булуы белән үзенә җәлеп итте. Хезмәттәшлек дәвам итә, иртәгә - янәдән укуларга!
-
Мәктәпкә әзерлек дәресләре башланды 09.10.2015

Узган атнада башлангыч сыйныфлар укытучысы, югары квалификацияле укытучыбыз Гыймадиева Рәзинә Байчуриновна иң кечкенәләр өчен мәктәпкә әзерлек дәресләрен башлап җибәрде. Инде беренче дәрескә үк 19 бала җыелды. Сыйныфта 25 укучы булуын исәпкә алсак, урыннар бик аз калып бара - бары 6 урын гына калган. Милли белем һәм тәрбия алырга теләүчеләр - ашыгыгыз!!!
-
Сингапур укулары үткәрелә 09.10.2015

Яңа бинада быел беренче тапкыр Сингапурдан олы кунаклар көтелә. 12, 13 октябрь көннәрендә гимназия укытучылары өчен сингапурның "Educure" компаниясе тренеры җитәкчелегендә махсус укулар үткәрелә (укучылар бу көннәрдә өйләрендә үзлектән шөгыльләнә). Методкабинет методистлары Казанда ике атналык курсларда булып кайттылар, хәзер алар район укытучыларын да "Пробеманы креатив юллар белән чишәргә" өйрәтәчәк. Моңа кадәр гимназия укытучылары кооператив укыту, критик фикерләүгә өйрәтү буенча укулар үткән иде. Шушы көннәрдә гимназия укытучылары өчен http://pdonline.educare.sg сайтында educare PD Portal эшли башлады. Биредә һәр укытучыга аерым логин һәм пароль каралган, сайтта структураларга өйрәнергә дә, үз тәҗрибәң белән уртаклашырга да була.
Теләге булган кешегә, өйрәнергә юллар бар!
-
Укытучылар гимназиядә кунакта 08.10.2015

Бүген хөрмәтле ветеран педагоглар гимназиядә кунакта булып, укытучыларның бәйрәм шатлыгын уртаклаштылар. Укучыларыбыз (8 нче сыйныф) яхшы гына кичә әзерләгәннәр, уен-көлке, җыр, котлаулар белән үрелеп барган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Тышта дулаган кар-буран да, табигатьнең кисәк көйсезләнүе дә - бернәрсә дә безнең кәефләрне боза алмады. Тәрбия буенча директор урынбасары Ильина Миләүшә Әхтәм кызына Татарстан Республикасының "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды. Тагын бер бүләк үзенең иясен тапты: Гильмиева Алсу Миннезаһировнага республика олимпиадасында җиңүчеләр әзерләгән өчен район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Ә Акимова Эльвира Валерий кызы Мәгариф бүлегенең Мактау грамотасын алды.
Котлыйбыз!!!
-
"Илһам" бәйгесе җиңүчесенә бүләк. 08.10.2015

Кечкенә бүләгебез, нәни җиңүчесен тапты. Башлангыч сыйныфлар арасында "Илһам" конкурсында катнашып, дипломант исеменә лаек булган укучыбызга, Казаннан бүләге кайтып төште. Без, Эльвина, синең өчен бик шат. Илһам чишмәң бердә саекмасын.Уңышлар сиңа "нәни шагыйрәбез".














