Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Ветераннарны зурлау. 17.02.2018

10 нчы сыйныф укучылары гимназиянең хезмәт ветераны Гыйбадуллина Җ.А. кырында кунакта булдылар. Укучыларыбыз Җәүһәрия Абдулловнаның хәлен белеп, күчтәнәчләр дә илттеләр. Әңгәмә бик күңелле үтте.
-
"Яшь буынны тәрбияләүдә волонтерлык хәрәкәтенең роле" исемле фәнни конференциядә 17.02.2018

15 февральдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә уздырылган укытучылар һәм педагогик хезмәткәрләрнең "Яшь буынны тәрбияләүдә волонтерлык хәрәкәтенең роле" исемле фәнни конференциядэ гимназия укытучылары да катнашты һәм Җинүче дипломына ия булдылар.
-
Нәниләр мәктәпкә әзерләнә 17.02.2018

Мәктәп яны Әзерлек үзәге елдан-ел әзерлек төркемендәге балалар бакчаларына йөрүчеләр өчен кызыклы чаралар үкәреп килә. Шимбә көнне үткәрелә торган бу әзерлек дәресләрен балалар да көтеп алалар. Менә бүген дә Гөлүсә Хатыйп кызы нәниләрне үз тирәсенә туплады. Бүген бигрәк күңелле, балалар кул эшләре белән мәшгуль.
-
Кечкенәләр өчен мастер-класс 17.02.2018

Хәкимҗанова Рәилә Рөстәм кызы үткәргән мастер-класста кечкенәләр зууур картина ясадылар. Рәсем ясау буенча дәресләргә һәркем языла ала. Сәләтеңне кечкенәдән үстерсәң, киләчәгең ышанычлырак булачак!
-
Театр? Театр. Те-а-а-а-тр! 17.02.2018

Еракта булу сәбәпле, үзебез бара алмаган театрлар кайчак үзләре безгә килә. Шулай, шушы көннәрдә нәни укучыларыбыз өчен Кариев исемендәге яшь тамашачы театры тамаша куеп китте. Балалар спектакльне бик яратып карады.
-
Ветераннарга хөрмәт 16.02.2018

Укучыларыбыз гимназиянең хөрмәтле ветераннарында кунакта булып, аларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итеп кайттылар.Илгиз абый тормыш иптәше Наҗия апа белән балаларны ачык йөз белән шатланып каршы алдылар, чәй янында кунак итеп, рәхмәтләр әйтеп озаттылар. Афәрин, 11 нче сыйныфлар!
-
Батырлык дәресе 16.02.2018

Бүген гимназиядә 5-11 сыйныфларда Батырлык дәресләре үтте. Дәресләрне кызыклы итеп тарих һәм татар теле укытучылары Гәйфетдинова Т.И., Заһриева Г.Р. әзерләгәннәр иде.
-
УРОК МУЖЕСТВА 16.02.2018

16.02 в МБОУ «Гимназия» с целью патриотического воспитания был проведен Урок Мужества для учащихся 8-11 классов, с участием воинов-интернациалистов, прошедшие Афганистан : Варламов Валерии Павлович ( механик-водитель БТР-60 ПБ), Усманов Флюс Назипович (механик-водитель БМП Рембат БТ, г.Кабул), Гильмутдинов Фанзур Фахразиевич (десантно-штурмовая группа, г.Пяидж) и Каюмов Ильшат Ильгизович, начальник отделения подготовки к призыву граждан на военную службу военного комиссариата Мензелинского района.
-
Кечкенәләр өчен Батырлык дәресе 16.02.2018

Башлангыч сыйныфлар Батырлык дәресендә катнашырга үзебезнең үткәндәге укучыбыз, хәзер инде мөстәкыйль тормыш сукмагына аяк баскан Рәхимҗан абыйларын чакырдылар. Ул аларга Россия хәрби армиясендә хезмәт итүе турында бик кызыклы итеп сөйләде, балаларның күп төрле сорауларына җавап бирде. Бик зур рәхмәт!
-
Афганистан ветераннары белән очрашу 15.02.2018

Бүген 7 нче сыйныф укучылары шәһәребезнең Мәдәният йортында оештырылган Әфганистан ветераннары белән очрашуда булып, үзләренә онытымаслык хисләәр җыеп кайттылар. Булачак ватанны яклаучыларыбыз җиңүнең җиңел генә бирелмәвен, кеше гомере хакына килүен аңлап, Җиребездә сугышлар булмасын иде дигән теләкләрен белдерделәр.














