Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
"Шигъри тәлгәш" бәйгесе 27.04.2018

Нәни укучыларыбыз Тукай көннәрендә биигрәк актив булдылар. Шәһәрнең балалар китапханәсе тарафыннан үткәрелгән "Шигъри тәлгәш" бәйгесендә катнашып, 5 нче сыйныф укучысы Козелков Андрей 1 нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Афәрин!
-
Сәнгать Йорты бәйгеләр уздыра 27.04.2018

Районыбызның Сәнгать Йорты уздырган шигырь бәйгеләрендә быел 2 нче сыйныф укучылары актив катнашты. 5 укучы да Дипломнарга лаек булды. Алар арасында Җиңүче дипломы да бар. Класс җитәкчеләре Рәзинә Байчуриновнага зур рәхмәт!
-
Конкурс строевой песни и марша 27.04.2018

Конкурс строевой песни и марша прошел сегодня в гимназии среди классных коллективов. Все классы выступила на "отлично". Среди начальных классов I призовое место присужден 2 классу, II - 3 классу, III - 4 классу. 1 класс победил в нминации "Юный боец". Среди 5-11 классов жюри I место присудил 6 классу, II - 8 классу, III - 9 классу. Молодцы!
-
Ветераннарны хөрмәтләү 27.04.2018

Бүген гимназиядә зур кунаклар булды. Бу - безнең хөрмәтле ветераннарыбыз. Пешекчеләребез тәмле ризыклар белән сыйлаганнан соң, укучыларыбыз ветераннар хөрмәтенә кечкенә концерт, шуның эчендә строй җырлары да күрсәттеләр. Марат Фәез улы, гадәттәгечә, матур итеп, гармунда уйнап җырлады. Кичәне алып баручы малайлар үзләрен чын профессиональләр итеп күрсәттеләр. Бик матур кичә килеп чыкты, ветераннарыбыз бик канәгать калды.
-
Тукай бәйрәмендә катнашу 27.04.2018

26 нчы апрель көнне укучыларыбыз Тукай бәйрәмендә катнаштылар. Митинг М.Җәлил һәйкәле янында уздырылды. Укучылар анда шигырьләр сөйләде, башкаларны тыңлады. Туган телебезгә хөрмәт йөзеннән оештырылган бу бәйрәм Тука мирасын саклау йөзеннән дә уздырыла.
-
ВПР уздырылды 27.04.2018

Кичә 4 нче сыйныф быелгы уку елы өчен соңгы впр эшләрен эшләде. Ул - әйләнә-тирә дөнья дәресеннән иде. Укучылар эшне бик яхшы башкарганнар.
-
5 нче сыйныфлар впр эшли 27.04.2018

Быел 5 нче сыйныфлар берничә предметтан впр эшләде Кичә шуларның биология фәненән эшләр килде. ВПР вакытында сөйләшергә, йөрергә, әйберләр алмашырга да ярамый. Укучыларыбыз бу кагыйдәләрне яхшы белә. ВПР вакытына тәртип бозучылар булмады.
-
6 ларда - впр 27.04.2018

Бүген 6 ларда впр булды. Укучыларыбыз география фәненнән впр башкарды. Баллар әлегә билгеле түгел.
-
Тукай туган көн белән! 26.04.2018

Бүген бөек Тукаебыз туган көн, телебезгә, милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә сак карарга өндәгән, милләт сагында торган олуг шәхесебезне искә ала торган көн. Бәйрәм белән сезне!!!
-
Котлыйбыз! 25.04.2018

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Низамова Сөмбел VI Халыкара олимпиада җиңүчесе булды. Аны бу зур җиңүе белән котлыйбыз! Халыкара олимпиада татар теле һәм әдәбиятыннан, татарстан тарихыннан уздырыла, укучы җыр-бию сәнгатендә, сәнгатьле сөйләм буенча да сынала. Олимпиадада татар теле, әдәбиятыннан республика турында призер булучылар катнаша ала. Шундый зур сынауларга Сөмбелне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ильина Миләүшә Әхтәм кызы әзерләде. Афәрин!














