Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида№5 "Зоренька" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "5нче номерлы гомуми үсеш тибындагы "Таңкай" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Кадомцевых, д.63 "А" |
| Телефон: | 88(5555)3-14-92 |
| E-Mail: | Mdou.Dou5@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ№5 "Зоренька" |
| Руководитель: | Файзуллина Зиля Шархамулловна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 87 воспитанников (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 9 педагогов |
-
15нче февральдә татар халкының атаклы шагыйре - Муса Җәлилгә 120 ел тулды 18.02.2026

Муса Җәлил, Муса Җәлил -
Халкыбыз каһарманы.
Үлемсез анын исеме,
Мәңгелек аның даны.
15нче февральдә татар халкының атаклы шагыйре - Муса Җәлилгә 120 ел тулды. Шул уңайдан безнең бакчабызда "Җәлил безнең йөрәкләрдә" исемле бик матур әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бәйрәмдә балалар Муса Җәлилнең сүзләренә язылган җырларны жырладылар, шигырьләрне төрле телләрдә сөйләделәр. Айлин һәм Ляман әзербайҗан телендә Муса Җәлилнең "Җырларым" шигырен сөйләделәр. Уртанчылар төркеме "Карак песи" шигырен бик матур итеп сәхнәләштергәннәр. Шулай ук элек-электән балаларның яратып уйнаган уеннарын да уйнадык.
Тәрбиячеләр дә бик матур сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Тәрбияче апаларын балалар аеруча, рәхәтләнеп тыңладылар.
Шулай ук, " Муса Җәлил иҗаты рәсемнәрдә" исемле рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылды. Балалар грамоталар белән бүләкләнделәр. Әти-әниләргә бик зур рәхмәт.
Муса Җәлил чын мәгънәсендә халкыбызның бөек горурлыгы. Аның шигырьләре, якты тормышы безнең йөрәкләребездә мәңге яшәр. -
«Дружная семья ЮИД на страже ПДД стоит» 24.11.2025

Минзәлә шәһәренең 5нче “Таңкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Яшь инспекторлар хәрәкәте тату гаиләсе юл хәрәкәте кагыйдәләре сагында тора” исемле агитбригадалар бәйгесендә катнашты.
5 яшьлек Махмудова Айлин беренче тапкыр зур сәхнәдә әнисе белән чыгыш ясады. Бәйгедән соң шатлыгыннан: “Әнием, мин хәзер ни өчен юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңладым “,- диде.
Бу бәйгедә катнашу, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтү, аралашу күнекмәләрен үстерү һәм зур команданың бер өлеше булып хис итү өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Мондый бәйгеләр балаларга юл хәрәкәтенең һәр катнашучысының җаваплылыгын аңларга ярдәм итә.
Балаларга әти-әниләре белән чыгыш ясау бик күңелле булды. Убырлы карчык белән урман шүрәлесе юл кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, бәйрәмгә соңга калалар. Машина белән юл һәлакәтенә очрап, алар тән җәрәхәтләре алалар.
Балаларга бит без әкиятләр ярдәмендә тәрбия бирәбез. Аларның күңелләрендә мондый әкиятләр ныграк сакланып кала.
Безнең балалар бакчасы үз тәрбияләнүчеләре белән горурлана һәм бәйгедә катнашучы һәр әти-әнигә рәхмәтен белдерә!
-
«По стопам Д. И. Менделеева» 21.11.2025

Воспитанники нашего детского сада приняли участие во Всероссийском конкурсе «По стопам Д. И. Менделеева» и заняли призовые места.
Ларионов Кирилл в номинации: макет «Профессия химик» награжден дипломом II степени .
Набиев Альмир в номинации : плакат «Нахимичим» награжден дипломом III степени. Поздравляем!!!













