Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45
-
1 – сентябрь – Белем бәйрәме
01.09.2014
Исәнме, бакча, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
-
“Эш беткәч уйнарга ярый” 19.04.2014

Балалар бакчасында язгы өмә оештырылды. Һәр бала кызыксынып тирә-якны чистартып, тәртипкә китерү өстендә эшләде бу көнне. Безнең балалар бакчасы шау-гөр килеп торды. Кардан арчылып бетмәгән урыннарда кар тараттык, кипкән җирләрне тырмалам, себереп чүпләрдән арындырдык.
-
7 апрель – халыкара сәламәтлек көне.«Сәламәт тәндә — сәламәт рух» . 07.04.2014

Саулык – иң зур байлык, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә, тирә - юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик кәнегүләрдән канәгатьлек ала.
Безнең балалар бакчасында да сәламәтлеккә зур игътибар бирелә.
-
Педагогик киңәшмә.
27.03.2014
Тема:"Балалар бакчасында яңа укыту методик комплектын куллану".
-
Торыгыз, тор, хуҗалар! Нәүрүз җитте, беләмсез? Нәүрүзчеләр килде сезгә, Ни сөенче бирәсез? 22.03.2014

БЕЗНЕҢ МӘКТӘПТӘ – НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ!!!
Яз җитү белән авылларда Нәүрүз бәйрәмен үткәрү гадәткә кереп бара. Бу бәйрәм кышны озату, язны каршы алу буларак кабул ителә. Кешеләр элек-электән язны көтеп алганнар, аңа яңа өметләр баглаганнар. Бер-берсенә изге теләкләр теләп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юраганнар.
Быел Нәүрүз бәйрәмен мәктәп укучылары, авыл халкы белән билгеләп үттек. Иң баштан балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык. Өйдән-өйгә йөреп, карга боткасына ярма, йомырка, он, май җыйдык. Авыл халкының да күңелен күреп, яз килү белән котладык.
-
Хатын-кыз көне бүген, Әнием бәйрәме! 07.03.2014

Көннең яктылыгы кояшта,
күкнең матурлыгы йолдызларда,
җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сезне шул җир йөзен бизәген
халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,
табигатьнең самимилеген өстәп,
күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек,
өегезгә иминлек алып килсен ! -
Чана-чаңгы шуу нинди күңелле! 28.02.2014

Ә безгә, балаларга, кышын бигрәктә рәхәт. Кар йомарлап атышабыз, җепшек кардан кар бабай, кар кызы ясыйбыз. Тимер-аякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Үзеңнең юешләнеп беткәнеңне дә сизмисең. Куртка җиңнәре бозланып ката. Бияләйләреңнән су тама. Алай да урамнан керәсе килми...
-
Ата-аналар җыелышы. 14.02.2014

Ата -аналарга ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәттек. Тема:Сөйләм үстерү буенча йомгаклау шөгылье. Кыш (УМК кулланып
-
Ата-аналар җыелышы. Тема:"Гайлә,бала һәм тәрбияче". 14.02.2014

Тәрбияче Равия Адгаровна "Ата-ана ,бала һәм тәрбияче" дигән темага чыгыш ясады.
-
Көрәш буенча зур уңышларга ирешкән, Республикада яшь буенча беренчелекне яулаган егетебез Хакимов Данис буген бездә кунакта! 12.02.2014







