Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Колобок" 08.04.2019

Русс теле дэресендэ без балалар белэн русс халкынын "Колобок" экиятен сэхнэлэштердек. Балалар рольлэрне узлэре сайлап алдылар. Театральләштерү аша балаларның сүзлек байлыгын үстерү, активлаштыру, шигырь юлларын истә калдыру, чиста hәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;
шулай ук игътибарлылыкларын, хәтерлэрен үстерү ;
экиятләргә уңай караш, дуслык, хезмәтне ярату тәрбияләү өстендә эшләү унай нэтижэ бирэ.
-
Кунелле стартлар... 05.04.2019

Группада ике командага буленеп "Кунелле стартлар" уткэрдек. Бу уенда без торле кызыклы уеннар уйнадык, биремнэр утэдек, сорауларга жаваплар таптык. Шулай ук бармаклар маторикасын ныгытуга халат тоймэлэрен сэдэплэргэ ойрэндек, урамга чыкканда киенеп-чишену тэртибен искэ тошереп уен уйндык,туп белэн дэ торле ярышлар оештырдык.
-
«Туган тел » айлыгы - апрель
01.04.2019
-
Технология кабинетына экскурсия 29.03.2019

Балалар белэн технология кабинетына экскурсиягэ кердек. Монда безгэ укытучы Вазих Василович узе хэм укучылар ярдэме белэн ясалган макетлар белэн таныштырды. Аларнын ничек тозелешен, детальлэрен курсэтте. Кайда хэм ничек куллануы турында сойлэде. Балаларга бу экскурсия бик ошады. Алар узлэрен кызыксындырган сорауларны бирделэр, макетлар белэн ныграк таныштылар. Мондый экскурциялэрне без алга таба да планга кертербез дип ометлэнэбез.
-
Профилактические мероприятия против коронавируса 29.03.2019

-
«Халкыбызның хәзинәләре» 26.03.2019

Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, бакчабызда кечкенә генә музей булдырдык. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбиялибез. Сөлгеләрнең сабантуй батырларына бирелгәнен, кызларның кич утырып төрле әйберләр чигеп, анда күңел серләрен төйнәгәннәрен һәм әлеге чиккән эшләнмәләр белән өйләрне бизәгәннәрен аңлатабыз. Балаларда егетләрнең чиккән кәләпүш, кызларның калфак киеп йөрүләре турында да күзаллау булдырырга тырышабыз. Шулай ук милли ризыклар турында да белемнәрен тирәнәйтәбез
-
Коллектив эш 20.03.2019

Коллектив белэн рэсемнэр кисеп, урман хэм авыл куренешен ябыштырдык. Бу эш балаларга бик ошады.
-
Экяттэ-кунакта! 13.03.2019

Китапханэче Фэнзилэ апа белэн очрашу. Ул балаларга торле экиятлэр укыды, эчтэлеклэр сойлэде. Янадан-яна китаплар белэн таныштырды. Балалар аны бик игътибар белэн тынладылар, кызыклы сораулар бирделэр. Очрашуны Фэнзилэ апа : " Китаплар кайсы гына өлкәгә карамасын, безне матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә; тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә, һәм гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша. Китап чын мәгънәсендә безнең якын дустыбыз. Син аңа җанын теләгән сорау белән мөрәҗәгать итә аласын. Китаптан башка жәмгыятебездә белем, рухи байлык, сәнгать кебек төшенчәләр дә булмас иде.
Китапханәләргә ешрак йөрегез һәм сез үзегез өчен яңа сихри дөнья ачарсыз! " - дигэн сузлэр белэн тэмамлады.
-
"Әниләр Һәм бәбиләр!!" 07.03.2019

7 март көнне Югары Ушмы авыл клубында әниләр белән берлектә “Әниләр Һәм бәбиләр”дип исемләнгән , Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды.Балалар ,тәрбияче Карамиева И.И. белән берлектә ,әниләренә, әбиләренә шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар.Бәйрәмдә әниләрдә чыгыш ясадылар.Бәйрәм азагында әниләренә үз куллары белән ясаган буләкләрен тапшырдылар. Килгән кунаклар балаларның һәрбер чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәмнән балалар да, килгән кунаклар да канәгать калдылар.
-
Лего-конструктор – безнең иң яраткан уеныбыз! 28.02.2019

Группада " Иң оста төзүче" дигән уен үткәрдек. Корымаларның эчтәлегенә, техник катлаулыгына, бизәлешнең эстетикалы булуына, идеяләрнең оригинальлегенә, матурлыгына, зәвыклылыгына, төрлелегенә игътибар иттек. Балалар конструкторлар белән бик теләп уөнадылар. Үзләре уйлап төрле корылмалар төзеделәр.






