Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязский лицей» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан. / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Олыяз лицее"
Визитная карточка
| Адрес: | 422146, РТ, Мамадышский район, с. Олуяз, ул. Шайхи Маннура, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-632-25-51 |
| E-Mail: | LOluyaz.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Олуязский лицей" |
| Руководитель: | Хасанов Альфат Гараевич |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 76, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 22 |
Новости МБОУ "Олуязский лицей"
Лицейда хәтер көне
Опубликовано: 17.02.201617 нче февраль көнне лицеебызда зур чара - хәрби бурычын үтәгәндә Әфганстан сугышында һәлак булган авылдашыбыз Гәбдрерәүф Сәләхиевне искә алу көне үткәрелде. Әлеге чара класслар арасында оештырылган чаңгы ярышлары белән башланып китте.
Хәтер көненә багышланган чараның икенче өлеше лицейның спортзалында дәвам итте. Анда класслар арасында маршировка , "Аҗаган" уеннары үткәрелде. Хәрби - патриотик чарада укучылар шигырьләр сөйләделәр, темага кагылышлы җырлар башкардылар.
Барлык ярышлардан соң гомуми нәтиҗә ясалды. Укучыларга истәлекле бүләкләр, грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Кичәнең спонсорлары Олыяз җирлегендә яшәүче Әфганчылар һәм аларның дуслары иде.
Бу чараның барышын Мамадыш телевидиниясеннән килгән операторлар видеоязмага да төшереп киттеләр. Әлеге язманы җомга көнне районыбыз телевидиниясеннән дә карарга мөмкин булачак.
Лицеебызның ТИН укытучысы һәм әфганчы авылдашыбыз Гибадуллин И.Т Хәтер көненә багышланган мондый чараны киләчәктә район күләмендә үткәрергә кирәк дигән теләген җиткерде һәм чарада катнашкан барлык укучыларга, авылдашларга рәхмәт сүзләрен әйтте.
Мондый сугышлар бүтән беркайчан да кабатланмасын, ә яу кырларында ятып калган авылдашларыбызны без онытмыйк.
К списку новостей






