Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязский лицей» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан. / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Олыяз лицее"
Визитная карточка
| Адрес: | 422146, РТ, Мамадышский район, с. Олуяз, ул. Шайхи Маннура, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-632-25-51 |
| E-Mail: | LOluyaz.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Олуязский лицей" |
| Руководитель: | Хасанов Альфат Гараевич |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 76, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязский лицей» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан. / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Олыяз лицее" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Поздравляем! 05.03.2016

Наши учащиеся участвовали на республиканском туре олимпиад школьников. Ученики 8 класса стали призёрами: Мурзин Салават по математике, Сонгатуллин Гадел по физкультуре. А ученица 9 класса Шарафиева Ильнира стала призёром на олимпиаде по татарскому языку.
Это результат каждодневной, неустанной работы учащихся и учителей. От всей души поздравляем наших учеников и учителей: Саматова И.Н, Абдуллину Р. Р, Хабибуллину Р.Н. Желаем им дальнейших успехов.
-
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел 20.02.2016

15 нче февраль көнне Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты герой -шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 елга багышланган әдәби кичә үткәрелде. Бу чарада барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Укучылар аның төрле шигырьләрен яттан сөйләделәр, сәхнәләштереп күрсәттеләр, җырлар җырладылар.
-
Зарница 19.02.2016

19 нче февраль көнне Тәкәнеш мәктәбендә " Зарница" уенының зона этабы үткәрелде.
Олыяз лицей командасы кечкенә группада 1 нче урын алды, зурлар арасында 9-10 класс укучылары 2 нче нәтиҗәгә ирештеләр.
-
2016 нче елның " Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" 18.02.2016

18 нче февраль көнне Кемеш Күл, Дүсмәт мәктәбе, Олыяз лицее укытучылары арасында " Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе" конкурсы үткәрелде. Бу конкурста 7 сыйныф җитәкчесе катнашты. Ә җиңүче - Олыяз лицееның 10 нчы сыйныф җитәкчесе Ганиева Гөлназ Нургалиевна. Коллегабызны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Лицейда хәтер көне 17.02.2016

17 нче февраль көнне лицеебызда зур чара - хәрби бурычын үтәгәндә Әфганстан сугышында һәлак булган авылдашыбыз Гәбдрәүф Сәләхиевне искә алу көне үткәрелде. Әлеге чара класслар арасында оештырылган чаңгы ярышлары белән башланып китте.
Хәтер көненә багышланган чараның икенче өлеше лицейның спортзалында дәвам итте. Анда класслар арасында маршировка , "Аҗаган" уеннары үткәрелде. Хәрби- патриотик чарада укучылар шигырьләр сөйләделәр, темага кагылышлы җырлар башкардылар.
Барлык ярышлардан соң гомуми нәтиҗә ясалды. Укучыларга истәлекле бүләкләр , грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Кичәнең спонсорлары Олыяз җирлегендә яшәүче Әфганчылар һәм аларның дуслары иде.
Бу чараның барышын Мамадыш телевидиниясеннән килгән операторлар видеоязмага төшереп киттеләр. Әлеге язманы җомга көнне районыбыз телевидиниясеннән дә карарга мөмкин булачак.
Лицеебызның ТИН укытучысы һәм Әфганчы авылдашыбыз Гибадуллин И.Т Хәтер көненә багышланган мондый чараны киләчәктә район күләмендә үткәрергә кирәк дигән теләген җиткерде һәм чарада катнашкан барлык укучыларга, авылдашларга рәхмәт сүзләрен әйтте.
Мондый сугышлар бүтән беркайчан да кабатланмасын , ә яу кырларында ятып калган авылдашларыбызны без онытмыйк.
-
Шәрәфиева Ильнира - татар теленән республика олимпиадасы призёры 15.02.2016

Лицеебызның 9нчы А сыйныфы укучысы Шарафееева Ильнира Казан шәһәрендә татар теленнән үткәрелгән республика олимпиадасында призёр булды. Ильнираны һәм аның укытучысы Абдуллина Р.Р ны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Лыжня 2016 14.02.2016

Сегодня в лицее прошли массовые соревнования " Лыжня - 2016". В соревнованиях участвовали руководители лицея и сельского поселения, все учителя и учащиеся, родители, дошкольники и жители села. Для лыжников приготовили горячий чай, блины с мёдом и вареньем.
-
Лицеебыз горурлыгы 13.02.2016

11 нче класс укучысы Шарифуллина Эльвира - Мамадышта уздырылган академик К.А. Вәлиев исемендәге 1 нче Идел буе фәнни- гамәли конференция дипломанты.
-
Бер очрашу үзе бер гомер 06.02.2016

Лицеебыз бусагасыннан чыгып киткән укучыларын үзенә кунак итеп чакырды. Төрле уку йортларында белем алучы студентлар 11 нче сыйныф укучылары белән очрашуда катнаштылар. Укучылар студентларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Студентлар уку шартлары белән таныштырдылар, аларның әйтер сүзләре, уртаклашыр фикерләре күп иде.
-
Гордость лицея 05.02.2016

Ученик 8 класса Мурзин Салават-гордость нашего лицея. Он-призёр республиканского этапа Российской предметной олимпиады школьников по математике.
Выражаем огромную благодарность его учителю- Саматову И.Н.






