Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеякинский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Түбән Яке балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Нижние Яки, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-632-94-19 |
| E-Mail: | Alfiya.Shigapova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеякинский ДС" |
| Руководитель: | Шигапова Альфия Галимулловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 10(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеякинский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Түбән Яке балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46
-
Күзәтү:"Күләгә һәм кояш" 11.04.2014

-
"Челтерәгез чишмәләр"-экскурсия. 10.04.2014

Безнең авылыбызда чишмәләр күп. Чишмәләр- барлык төр сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганагы. Чишмә яшәүдән туктаса, елга күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак.
Тау итәген ярып чишмә типкән,
Салкын гына суы саф көмеш
Челтер- челтер итеп агып киткән,
Дөнья буйлап киткән саф килеш.
Анда килеп намаз укыганнар
Мосафирлар дога кылганнар.
Чишмә башы- изге урын диеп
Тәсбих әйтеп торган урманнар.
-
Туган көннәрне яратабыз! 08.04.2014

Туган көннәрне без бик яратабыз!!!Бүген Әмирнең туган көне булып узды.Без аны туган көне белән котлап саф һавага чыккач "Ак калач" уйнадык.
Әмир сине чын күңелебездән котлыйбыз!Теләкләрнең иң изгеләрен телибез!Гомерлэрең бэхетле,бэхетең гомерле булсын!!хыялларын тормышка ашсын!
-
"Сәламәтлек көне" 07.04.2014

Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора. Ник дигәндә, без балаларны ата һәм аналарыннан кабул итеп бакчада алып калганда сау һәм сәламәт килеш кабул итәбез. Ә инде бала үзен икенче төрле тотса: кәефе булмаса, йөткерсә, көйсезләнсә, температурасы югары булса, без баланы кабул итәргә тиеш түгел. Терелеп сау-сәламәт килгән очракта баланы табиб биргән справка белән кабул итәргә тиеш икәнлеген тәрбияче беренче чиратта төп кагыйдә итеп кабул итәргә тиештер, диеп уйлыйм мин.
-
4 районный фестиваль-конкурс "Радуга детских талантов" 05.04.2014

4 апрель көнне район мәдәният йортында фестиваль-конкурс "Радуга детских талантов" булды.Түбән Яке балалар бакчасыннан 2 бала катнашып призлы урыннарга ия булдылар.
-
4 районный фестиваль-конкурс "Радуга детских талантов" 05.04.2014

Юнысова Мәдинә "Әбием-әбекәем" җыры белән Гала- концертка узды.3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
4 районный фестиваль-конкурс "Радуга детских талантов" 05.04.2014

Фазырахманов Линар "Каратист" шигырен сөйләп Гала-концертка узды.1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
Тал песиен күзәттек. 02.04.2014

-
1 апрель-Көлке көне! 01.04.2014

Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Аның барлыкка килүен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Кайберәүләр аның тарихы Борынгы Рим чорына ук барып тоташа, ди. Тәңречелек заманында Көлке алласы хөрмәтенә Наданнар бәйрәме уздырганнар. Һиндстанда исә йола буларак такмаклар бәйрәмендә күңел ачканнар. Элек 1 апрельдә кояшның язгы торгынлыгы бәйрәм ителгән, гадәттә, төрле күңелле уеннар оештырылган. Өченче версиясе календарь алышыну белән бәйле. XVI гасырда Яңа ел 1 гыйнварда түгел, ә 1 апрельдә билгеләнгән. Яңа ел каникуллары 25 мартта башланып 1 апрельдә тәмамланган. Ул вакытта да елны озатканда шау-гөр килеп күңел ачканнар. Бәйрәмдә шаяру гадәтләрен кешеләр табигатьтән алган, диючеләр дә бар. Яз көне һава торышы төрлечә була, әле кояш чыга, аннары суытып та җибәрергә күп сорамый.Сезнең йөзләрегездә елмаю беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен! Елмаеп, көлеп яшик!
-
"Кошлар-безнең дуслар!" 01.04.2014

Кошлар – җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Аларның төрләре бик күп. Кошлар очарга җайлашкан. Аларны кырыс Антарктида да да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин.
Кошларның файдасы гаять зур.Үсемлек орлыкларын таратуда канатлы дусларыбыз зур өлеш кертәләр. Алар миләш, шомырт, кара җиләк кебек күп төрле үсемлекләрнең сусылҗимешләрен чүпли-чүпли бер урыннан икенче урынга күчерәләр, зарарланмаган орлыкларны читкә тараталар. Имән чикләвеген дә башка урынга күчерә алалар.Без балалар белән "Тутый кош"ны күзәттек.






