Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеякинский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Түбән Яке балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Нижние Яки, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-632-94-19 |
| E-Mail: | Alfiya.Shigapova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеякинский ДС" |
| Руководитель: | Шигапова Альфия Галимулловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 10(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеякинский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Түбән Яке балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46
-
Көзге табигатьне күзәттек. 06.09.2014
Көз. Табынга килгән икмәк, ризык төсендә әлеге ел фасылы. Алмасы күмәч кебек кызарган. Кыяры, кәбестәсе киселергә, туралырга дип куналарга куелган. Бәрәңгесе, гөмбәисләре дә чыгарып, табаларда чыжылдый. -
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 02.09.2014

Белем көне — һәр ел 1 сентябрь көнне билгеләнгән бәйрәм. 1984 елдан бирле билгеләп үтелә.
Беренче сыйныф укучылары өчен бу Беренче кыңгырау бәйрәме, ә, гомумән, бу бәйрәм — уку елы башлануы тантанасы. Элек бәйрәм уку көне булган, хәзер исә тантаналы җыелыш һәм бәйрәм чаралары үткәрелә.
-
23.08. - Түбән Якедә Мәдәният йорты ачылды! 25.08.2014

<span pt="" sans',="" sans-serif;="" font-size:="" 14px;="" line-height:="" 18px;"="">Түбән Яке авылында составына фельдшер-акушерлык пункты ,китапханә урнаштырылган яңа күп функцияле мәдәният үзәге ачылды. Ачылу тантансында безнең балалар бакчасына йөрүче кызларда катнашты.
-
VII детская спартакиада «Вперёд, Юниоры!» 31.05.2014

30 нчы май конне "Олимп" спорт комплексында 7 нче балалар спартакиадасы булып узды.Безнең балалар бакчасыннан 2 бала "Кирмән зонасы" командасында катнаштылар:Юнысова Мәдинә һәм Мухамадиева Динә.
-
9 май -Җиңү көне! 08.05.2014

Ветераннар, ветераннар
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,
Сез булганда матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан,
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган,
Һәр ветеран – чын каһарман.
-
9 май -Җиңү көне! 08.05.2014

Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.
Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр. Шуңа күрә: Исән чакта, кадерләрен белеп,
Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен
Эшләр, сүзләр калыр,
Саклап булмас
Музейларда мәңге үзләрен.
-
Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты
02.05.2014
1 май көнне Түбән Яке мәдәният йортында "Яз һәм Хезмәт " бәйрәменә багышланган концерт булды.Без балалар белән концертта катнаштык: җырладык,биедек,шигырь сөйләдек.Авыл халкына балалар бакчасының чыгышы бик ошады.
-
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме! 02.05.2014

Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Ялларыгызны табигатькә хозурланып, якыннарыгыз белән аралашып, файдалы эшләр башкарып үткәрсәгез иде.
-
"Тукай безнең күңелләрдә!" 26.04.2014

Тукай турында шигырь язмаган татар шагыйре була алмый. Бөекләр турында язганда «кайтты», «кайталар» кебек сүзләр кулланылса, Тукай өчен бу сүзләр артык. Аның «кайтасы» юк, чөнки ул китеп тә тормады. Тукай турында сүз барганда «яшәгән», «яши», «яшәячәк» сүзләре дә артык, Тукайның һәрчак булачагы беркемдә дә шик тудырмый.
Тукай — татарның милли җаны, йөз аклыгы! Шагыйрьләр өчен югары иҗат биеклеге дә ул! -
12 апрель -Космонавтика көне. 12.04.2014 Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы семьясында туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагарин семьясы Гжатск шәһәренә күчә. 15 яшендә Люберце шәһәрендә Ю.А.Гагарин ремесло училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала. 1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендәге мәктәпне тамамлый. Оренбург авиация училищенда белем алып, очучы теләге тормышка аша. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.







